Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чәч таралмаган, күз шешенгән булырга да мөмкин”

13 Январь 2021 547
“Сәлам бөтенегезгә дә!” дип язылучыларын сәламләүче башкорт блогеры Миләүшәне карыйсызмы сез? Аны инде хәзер Татарстан халкы да бик яратып күзәтә. 70 меңгә якын язылучысы бар. “Иртән иң беренче эш итеп сине карарга керәбез, кәефне күтәрәсең”, – диләр аңа.
– Ничек блогер булып киттегез?

– Бер дә уйламаган-көтмәгән җирдән. Ватсапта туганнар төркеме бар. Һәркем көне буе нәрсә эшләгән, кая барган – шунда видеолар, фотолар җибәрәләр. Мин инде “менә ашарга пешерәм”, “менә биеп йөрим”, “кунакка килдем әле” дип җибәрә башладым. Шунда бер туганым: “Миләүшә апа, видеоларың бик кызык, бөтен туганнар да күрсен әле, инстаграмда “бит” яса, шунда куй”, – диде. Шулай эшләдем. Инстаграм битемә бөтен дуслар, туганнар кушылды. Алар өчен генә: “Истәме, балачакта мин шулай эшләгән идем...” – дип көн дә иртән үзем белән бәйле кызык тарихларны сөйләргә керештем. Берзаман карыйм: миңа бик күп кеше кушыла башлады. Аптырап киттем. Барысы да ят кешеләр. Энем: “Сине ниндидер пабликка куйганнар”, – ди. Кереп карасам, мине баштанаяк эт итеп сүккәннәр. “Үзе симез, үзе дөрес туклану турында сөйли...”, “Шешенеп беткән”, “Үзен көзгедән күрдеме икән бу кеше?” һ.б... Мин бит инде туганнарга сөйләгәч, ничек бар – үземне шулай күрсәтә идем. Иртән торгач, чәч тә таралмаган, күз дә шешенгән, юынмаган да булырга мөмкинмен…

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ