Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чәчүгә чыгарлык рәт бармы?

8 Апрель 2016 2326
Язгы чәчүгә ким дигәндә ике атна вакыт калып бара. Быел басу-кырларда туң катламы юк ди агрономнар, шуңа да кояш чыгып, Ходай берничә яңгыр бирсә, туфрак тизрәк өлгерәчәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язгы чәчү кампаниясе хуҗалыкларга 16 миллиард сумга төшәчәк. Быел хәлләр күпкә катлаулырак. Кайбер хуҗалыкларда әле һаман да ашлама складлары буш, техника әзер түгел.
“ХОРШ”КА БЕР ТИМЕР КИСӘГЕ – 3 МЕҢ СУМ

Язгы чәчүгә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү өчен быел 1 миллиард 500 миллион сумлык запчасть кирәк. Запчастьларның бәясе узган ел белән чагыштырганда 30дан алып 50 %ка кадәр арткан. Аеруча чит илнекеләрнең янына килә торган түгел. Теләче районы “Алан” хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов бер “Хорш” чәчүлек комплексын язгы чәчүгә “киендерү” быел 1 миллион сумга төште ди. Ә менә Биектау районының “Бөреле” хуҗалыгында шул ук “Хорш”ны әзерләү чыгымнары 500 мең сумнан артмаган.

Кризис аркасында, монда  кайбер импорт запчастьларның гомерен озайт­каннар. Мәсәлән, “Хорш”ның  ел саен сезон алдыннан “табан”нарын алыштырырга кирәк. Аның яңасы 3 мең сум тора. Ә алар чәчкеч комплекста 80 данә. Димәк, акчага әйләндергәндә табаннарны алыштыру гына да “Хорш”та 240 мең сумга чыга. “Бөреле”дә иске табаннарны эретеп ябыштырып, тагын бер сезонга ресурсын озайтканнар. “Хорш”ның дискларын да хуҗалыкта үзләре ясыйлар икән. Экономия шулай ук йөзәр меңнәр белән исәпләнә. 

Запчастьларның бәяләре нигә шулай котырып арта соң? Монда   санкцияләр, евро һәм доллар курсының уйнавы гына гаеплеме, әллә инде башка сәбәпләр дә бармы? Татарстанда импорт авыл хуҗалыгы техникасы үз вакытында бик күп сатып алынды.  Болар – “Хорш”, “Макдон”, “Джон Дир” кебек зур чәчкеч комплекслар, бәрәңге утыртучы “Грим”, печән чабучы “Ягуар” машиналары, “Нью Холланд” тракторлары. Аларның барысын да әзерләү быел хуҗалыкларның кесәсенә нык сугачак. Соңга калганнар моны аеруча сизәчәк.

– Яңа елга кадәр запчастьларны 20-30 %ка арзанрак бәягә сатып алып була иде, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Чәчүгә килеп терәлгән саен аның бәясе дә арта. Кызганыч, безнең “Сөт иле”, “Красный Восток Агро”, “Ак Барс холдинг” кебек инвесторлар елның елында соңга кала...

Сүз уңаеннан, эре агрохолдинглар бу көнгә үзләренең бүлек, филиалларына запас частьларның  яртысын гына кайтарткан. Сүтелгән тракторлар запчасть көтеп ята. Өстәвенә, әле 34 чәчү комплексы әзер түгел. Бу техника Кукмара, Арча, Буа, Яңа Чишмә, Алексеевск, Мөслим, Спас һәм Яшел Үзән районнарында. 

ЧИТ ИЛ ТРАКТОРЫ РОССИЯ МАЕНДА ЭШЛӘМИ

Татарстанда бүген бер мең төр импорт запчастьның аналогы җи­тештерелә. Дөрес, бездә ясалган аналоглар сыйфат ягыннан нык калыша. 

– Арзанлыгына кызыгып сатып алабыз инде, – ди “Бөреле” хуҗалыгында импорт техника буенча инженер Динар Гобәйдуллин.–   Сыйфаты начар. Кайберләре хәтта сезон ахырына кадәр дә җитми – тарала. Ә менә двигатель, “коробка”, гидравлика майларын оригиналны салырга тырышабыз. Бер чит ил тракторына составы буенча охшаган үзебезнең майны салып караган идек. Килешмәде. Кабызып булмады.

– Чит илнеке генә түгел, үзебезнең техникага да запчастьлар кыйммәт бүген, – дип зарланды “Алан” хуҗалыгы баш инженеры Шәүкәт Котдусов. – “ДТ-75”  тракторына  бер пар чылбыр 80 мең сум тора. Аның сыйфаты хәзер начарайды. Металлы юка. Тиз туза. Чылбырны ел саен алыштырырга туры килә. 

АШЛАМА САТЫП АЛЫРГА АКЧА ЮК

Кризис һәм икътисади кыенлыклар хуҗалыкларның ашлама  сатып алу мөмкинлекләрен дә чикли. Респуб­лика хуҗалыкларында бу көнгә  68 мең тонна минераль ашлама тупланган. 1 гектар җиргә бүлгәндә  23 кило туры килә. Бик аз бу. 23 – ул әле уртача күрсәткеч. Мәсәлән, Зәй районында  бер гектар җиргә керәчәк ашламаның күләме 65 килограммга җитә, Сарманда – 51, Тукай районында – 47. Шул ук вакытта Яңа Чишмә, Чирмешән, Апас, Кама Тамагы һәм Минзәлә хуҗалыкларында  хәл бик катлаулы. Бу районнарда  1 гектар җиргә нибары 8-9 килограмм ашлама туры килә.

– Кызганыч, безнең дәүләт бу мәсьәләдә ашламаны үзебезнең товар җитештерүчеләр сатып алырлык ташламалы бәя урнаштыра  алмады, – ди Марат Әхмәтов. – Ә бит Россиядә җитештерелгән ашламаның 88 %ы бүген читкә сатыла. Үзебездә калган 12 %ны гына көйләрлек бәяне дәүләт куя алыр иде...

ЧӘЧҮГӘ КАЙЧАН ЧЫГАБЫЗ?

Яз иртә килә дигән фаразлар быел да чынга ашмады. Чәчүгә аграрийлар  апрель аеның икенче яртысында чыгарга мөмкин. 

– Быел яз вакытында килә, – ди  “Алан” хуҗалыгы баш агрономы Хәтмулла Хафизов. – Башка елларда 18-20 апрельдә кырга чыга идек, быел да шулай булырга охшаган. Кырда әле кар күп булса да туң катламы юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә су тиз китәргә тиеш. Ходай Тәгалә яңгырын да, кояшын да бирсә, ике атнадан кырга чыгарлык булачак. 

Нинди генә кыенлыклар булмасын, быел республикада бер гектар  җир дә буш калмаска тиеш. Татарстанда чәчүлек мәйданнары  2 миллион 900 мең гектардан артык. Орлык материалы белән кытлык юк, ә инде ташламалы 70 мең тонна ягулык  якын арада биреләчәк. 

Ташламалы ягулыкка кил­гән­дә, узган ел кайбер хуҗа­лык җитәкчеләре ягулык инспекциясенә  аның сыйфатыннан зарланган. Әмма тикшерә башлагач, моны дәлилли алмаганнар.  

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ