Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өч бала анасын бүлмәләреннән куалар

19 Апрель 2016 1476
Сигез квадрат метрлы торакта берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән яшәп буламы? Була икән. Шәүкәт белән Гөлиянең гаиләсе моңарчы шулай яшәгән. Ләкин аларны шушы куышларыннан да мәхрүм итмәкче булалар.
– Кияүгә иртә чыктым, – дип сүз башлады Гөлия. – Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбен тәмамлагач, Буа ветеринария техникумына укырга кердем. Беренче ирем белән шунда таныштык. Кияүгә чыктым. Унтугыз яшемдә кызымны таптым. Тик ирем белән озак яшәмәдек, аерылыштык. 2012 елда, техникумны тәмамлаганнан соң, Казанга эшкә килдем. Шунда Шәүкәт белән таныштым. Кызым әти-әни янында калып торды.

Нәкъ шул елны ир белән хатын "Дракон" оешмасы булдыра – Осиново бистәсенә караган авылларны су белән тәэмин итә башлыйлар. Җирле җитәкчеләр аларга социаль найм программасы буенча Осиново бистәсе Комсомол урамындагы тулай торактан 8,7 квадрат метрлы бүлмә бирә.

– Узган ел май аенда бүлмәбезне приватизацияләргә теләп, документлар артыннан йөри башладым, – ди Гөлия. – Ләкин Яшел Үзән районы хакимияте исеменнән хат килде: безнең бүлмә яшәргә яраксыз икән, ягъни торак өчен файдаланырга тиеш түгел диелгән. Ә дүрт ел элек яшәргә яраган! 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

P.S. Өч бала анасы  Гөлия Хәйретдиновага яши торган бүлмәләренә приватизация ясарга рөхсәт биргәннәрме? Әллә суд юлын таптарга мәҗбүрме? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 21 апрель көнне чыгачак 16нчы санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ