Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Cөт бәясен кем төшерә?

10 Май 2017 1481
Авыл халкы зарлана: сөт бәяләре тагын төшә башлады. Соңгы ике айда гына шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең литры урыны белән 7-8 сумга арзанайган. Трейдерлар һәм эшкәртүчеләр моны сезонлы күренеш дип аңлата. Язгы чорда сыерларда сөт арта, диләр. Кызык, ничек арта икән ул?.. Сыерлар бит әле көтүгә чыкмады... Ни өчен Югары Осланда бүген сөтнең литрын 16 сумнан алалар да, Кукмара, Балтачта 20дән җыялар?
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, сөткә иң югары бәяләр бүгенге көндә Балтач районында – 20 сум 68 тиен; Кукмара һәм Әлкидә – 20 сум 50 тиен; Актанышта – 20 сум 24 тиен; Питрәчтә һәм Зәйдә – 20 сум.

Иң түбән бәяләр: Чүпрәле – 17 сум 95 тиен; Яшел Үзән – 17 сум 55 тиен; Азнакай – 17 сум 25 тиен; Яңа Чишмә – 16 сум 50 тиен; Алексеевск – 16 сум 49 тиен; Буа – 16 сум 19 тиен; Югары Ослан – 16 сум.

Бу мәсьәләдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  җавабы нинди?

11нче  майда чыгачак, "Акчарлак" газетасының 18нче саныннан укый аласыз.  
Рубрика: АНОНС Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ