Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Буыннар сызлавын көл дәвалый

6 Май 2020 2977
1. Җиләк-җимеш бирә торган агачларны кисәргә туры килсә, ташламагыз, яндырыгыз. Көле бик шифалы. Бераз гына җылытып, буыннарга сөртергә һәм гади тукыма белән бәйләп куярга кирәк. 2 сәгатьтән соң алырга һәм көл эзен сөртергә, юасы түгел. Берничә көн шулай эшләсәгез, сызлану бөтенләй бетәргә дә мөмкин.

2. Аш тозы, чәй содасы, корт балы һәм йод катнашмасы да бик файдалы.
Бер үк күләмдә тоз, сода, бал алына һәм 14 тамчы йод салып болгатыла. 3әр кашык салсагыз, 2 тез, 2 кул буынына сөртергә җитәчәк. Мунчада (җылы урын кирәк) буыннарга шушы катнашманы сылап, 20 минут артык кайнар булмаган урында утырырга кирәк. Катнашма тулаем сеңеп бетә. Шуннан соң каен себеркесе белән катнашма сылаган урыннарны ышкып аласы, чабасы түгел. Мунчадан чыкканда гади тукыма белән ике тез буынын бәйләп куярга кирәк.
3 сеанстан соң ук сызлану кими.

3. 1 литр кайнаган суга 1 кг (бер кап) тоз саласың да болгатып тозны эретеп бетерәсең. Газны сүндереп, тозлы суга киндер тукыманы саласың. Ул тозлы суны яхшы сеңдерә. Артык суытмаска кирәк, пешмәслек булса, суы агып тормаслык итеп сыгарга һәм сызлаган буынга бәйләп куярга.

Даими шулай эшләнсә, иренмәгән кеше авыруыннан котылачак.

***

ЯЗма «Авырмас  өчен 101 киңәш» газетасының архив саннарыннан алынды .
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2990
3 Сентябрь 2020 10:07 1990
22 Сентябрь 2020 10:33 1456
14 Сентябрь 2020 10:17 1136
ӨСКӘ