Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бушлай медицина кая киткән?

19 Январь 2017 1233
Безнең җәмгыятьтә бүген бушлай һәм түләүле медицина бар. Алардан теләгәнчә файдалана алабыз. Әмма безнең халык тәкърарлавы буенча хәзер бушлай медицина юк инде, барысы өчен дә түләргә кирәк. Менә бер хат. Аны Казаннан Лилия Иванова язган.
“Бездә бушлай медицина юк! Акчаң булмаса, кычкырып, тилмереп үләсең. Әнине дә үтерделәр! Моннан өч ел элек аналыгында яман шеш табып, аңа операция ясаганнар иде. Узган елның ноябрендә кабат хастаханәгә эләктек. Янә яман шеш таптылар. Авыртуга чыдый алмагач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Мескенебез башта коридорда ятты, әллә ничә тапкыр аңын җуеп егылды. Табиблар киләләр дә китәләр, бернинди ярдәм күрсәтүче юк. Сорагач, авыртуны баса торган укол кадый башладылар, система куйдылар. Дөрес, УЗИга җибәрделәр. Ә бер атнадан арт якка тибеп диярлек өйгә үләргә кайтарып җибәрделәр. Әниебез бер айдан җан бирде. Хәзер хастаханәләргә танышлар аркылы гына яталар. Танышың булса да, акча түләргә, күчтәнәч бирергә кирәк. Әлеге хастаханә табибларын тикшерсәгез иде. Акчабыз булмагач, алар әнине үтерде. Поликлиникаларда да шушы ук хәл. Табиб янына кереп җитеп булмый. 10нчы поликлиникада бөтенләй мәхшәр. Терминаллар куйганнар. Чиратың килеп җитеп, кая басарга кирәклеген аңлап, талон алганчы егылып үләргә мөмкинсең. Анда да акча көтәләр микән?”


Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының бүген чыгачак 2нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ