Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Буш урындыкка уйнамадык”

28 Февраль 2019 1826
Татарстан урамы буйлап киләчәккә таба атлыйм. Көтмәгәндә каршымда Камал театры артисты Наил Дунаев пәйда булды.
– Наил абый, күзләрең моңсу...

– Төрле чак була торгандыр.

– Нәрсә уйлап килә идең?

– Уйларымны сиңа сөйли алмыйм...

– Кая барасың?

– Өйгә кайтам.

– Ә мин сине театрга бара дип уйлаган идем.

– Юк, театрга бармыйм, бүген уйнамыйм.

– Шул рольне уйныйсым килә дигән хыялың калдымы?

– Бүтән актерлар хыялларын сөй­лиләр: “Гамлетны уйнарга иде, фәлән-төгән”, – диләр. Зур классикларга омтылышым булмады, Аллага шөкер, биргәннәренә канәгатьмен. Рольсез тормадым, буш урындыкка уйнамадык, гомер буе зал тулы булды, Аллага шөкер...

– Яшеңнән куркасыңмы?

– Миңа шуның кадәр гомер биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт кенә укыйм, яшьли үлеп китәргә дә мөмкин бит. Күп дусларым, танышларым шулай китте.

– Кар ява. Шундый көн ошыймы сиңа?

– Бигүк ошамый.

– Ник?

– Таймас өчен гел аяк астына карап йөрергә кирәк.

– Нинди ел фасылын яратасың?

– Көзне.

– Ни өчен?

– Көз көне бер ел инде үтеп киткән кебек тоела. Ел буена үскән уңыш җыела. Яңа елны мин 31 декабрь көнне түгел, көз аенда каршы алам, ел үткәнлеген аңлыйм. Көздә сагыну, балачак искә төшә. Безнең авылдан урманга бара торган җирдә көз көне эскертләр тора иде. Умарталык урманда иде безнең, анда әкрен генә барасың, биш чакрым. Әти профессиональ умартачы иде. Ул үзе кебек умартачы булуымны теләде. Көз көне ишегалдында утырабыз шулай, балавызлары, кәрәзләре алынган, чис­тартылган рамнар элеп куелган. Әти: “Менә бит, калмыйсыз, китәргә телисез. Бу йорт ташланып кала, умартачылык буенча һөнәр югала”, – дип әйтә иде.

– Ник ташлап киттең?

– Миңа югары уку йортына керергә кирәк иде. Ул вакытта югары уку йортына керсәң армиягә алмыйлар, хәрби кафедралар бар иде.

Патша заманында бабай да хезмәт итмәгән безнең. Әти дә хезмәт ит­мә­де, сугышка да бара алмады. Аның телендә ниндидер нәрсә бар иде, шуның аркасында җиде мәртәбә комиссиягә җибәрделәр. Сугыш вакытында җиде мәртәбә борылып кайтты. Ахырда Казаннан районның хәрби комиссариатына: “Бу кешене кабат Казанга җибәрмәгез!” – дип язып җибәрәләр.

– Ни өчен артист һөнәрен сайладың?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 8 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ