Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Булат Нигъмәтуллин: “Җырдан китәм” дип беркайчан да кычкырып йөр­мәдем ”

20 Июнь 2019 828
Берничә елга сузылган тәнәфестән соң, ни­һаять, җырчы Булат Нигъмәтуллин Казан тамаша­чысын үз концерты белән сөендерде. Булат үзе дә, киемнәре, җырлары да бөтенләй үзгә, яшьләрчә иде бу юлы.
– Моңа кадәр гел сеңлем Дилә белән концерт куя идек. Быел халыкка үземне башка яктан ачасым килде, – дип сөйләп китте ул.

– “Торналар” җырын башкардыңмы соң?

– Әйе. “Якын дустың барын онытма”, “Миләүшәләр үскән аланда”, “Сөям диеп яз әле”не дә яңартып башкардым. Элеккеге җырларны тамашачы көтеп утырды кебек, сиздем. Шулай ук үзем язган җырларны да башкардым. Бу яктан композитор Марат Мухинның да өлеше зур. Бергәләп яңа җырлар иҗат иттек.

– Хәзер шундый заман: бер җырчы икенче җырчының популяр җырын аннан сорамыйча гына алып башкара. Имеш, авторлары белә. Синең “Тор­налар”ыңны Элвин Грей алса, риза булыр идеңме?

– Авторлардан “Торналар”ны сорый алмас ул, чөнки музыкасын иҗат иткән Радик Гатауллин инде мәрхүм. Менә 15-20 елдан соң җырласалар ярый. Әле мин карт түгел бит, үзем рәхәтләнеп башкарам.

– “Сәнгатьтән китәм дә үземне башка өлкә­­дә сыныйм”, – дигән чакларың булдымы?

– Булгалады. Әмма мин “җырдан ки­тәм” дип беркайчан да кычкырып йөр­мәдем. Ләкин параллель рәвештә икенче эш белән шөгыльләнеп карадым.

– Төзелеш өлкәсендәге бизнесыңны әйтәсеңме?

– Төзелеш тә, башка өлкәдә дә булды.

– Әле дә бизнесың барамы соң?

– Юк, хәзер фәкать сәнгать белән генә шөгыльләнәм. Бизнес – ул энергияне суыра торган эш.

– Ә артист булу энергияне суырмыймы? Халык алдына чыгасың бит?

– Бу очракта энергияне бирәсең дә, халыктан аласың да. Сиңа рә­хәтлек алып килә торган эш белән шөгыльләнергә кирәк.

– Быелгы концертыңда нишләп яшь­ләрчә киендең?

– Бер җырчы миңа: “Үз тамашачыларым белән бергә картаясым килми”, – дигән иде. Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк бит. Универсаль артист буларак эшлисе килә.

– Син белемең буенча – икътисадчы. Күпме акча кергәнен, чыкканын исәплисеңме?

– Аны бөтен кеше саный инде...

– Бу концертыңнан соң керем булдымы?

– Казан концертында иң мөһиме – чыкканны каплау.

– Яхшы концерт эшләү өчен күпме акча кирәк?

– Минимум 500 мең.

– Кем булышты? Спонсорларың бармы?

– Спонсорларым юк. Халык күтәрде, дусларым да ярдәм итте, аларга зур рәхмәт!

– Хатының Рәзилә кайсы өлкәдә эшли?

– Ул эшендә дә, өйдә дә баш бухгалтер.

– Улыгыз Айданны бер интервьюда: “Данлыклы хоккейчы чыгар дип өметләнәм”, – дигәнсең. Уңышлары ничек?

– Хәзер алай дип уйламыйм инде. Өмет һәр кешедә була, бер-ике елдан ул өмет бетте. Хоккей белән көне-төне шөгыльләнергә кирәк шул.

– Улыңны сәхнәгә алып чыгасың, җырга тартыла түгелме?

– Ул Казан музыка көллиятендә Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар хорында шөгыльләнә. Концертымда да шул хор белән чыгыш ясадылар. Айданга 15 яшь. Җыр аңа хобби кебек кенә. Күбрәк гуманитария белән шөгыльләнә. Йә журналистика, йә юристлыкны сайлар, мөгаен.

– Тугыз ел элек бер әңгәмәдә “йорт салырга җыенам”, дип сөйләгән идең...

– Салмадым әле. Ул эшне башладым инде, җире алынган. Фатирда яшәве рәхәт, кар көрисе юк. Кайттың, кердең, йокладың. Йортны карап торырга кирәк, мәшәкате күбрәк. Ләкин йорт салу теләге бар.

– Туган ягың Марий Эл республикасы Бәрәңге районына еш кайтасызмы?

– Төп йортта әти тора. 68 яшь ту­ла үзенә. Ике атнага бер кайтып йөрибез.

– Җәй җитсә, җиләк җыйган, печән чап­кан фотоларыңны интернет­ка куя­сың. Әллә җиләк җыярга яратасыңмы?

– Җиләге эре һәм бер урында күп булса, яратам, ята-ята җыям. Вак булса, җыярга яратмыйм.

– Нинди кешене гафу итмәс идең?

– Яхшылыкка начарлык белән кайтарган кешене. Үзем озак ачу саклап йөри торган кеше түгелмен.

– Битеңдә, кашыңдагы яра эзе ничек барлыкка килде?

– Бу – яшьлек “шрам”нары. 1998 елда юл һәлакәтенә эләккән идем.

– Аларны бетереп булмыймы?

– Юк. Шул җөйдән таныйлар мине, бетереп булмый.

– “Спортзалга йөрим, йөзәм”, – дисең. Ябыгасыңмы?

– Мин хәзер 96 кило, элек 102гә менгән вакытлар бар иде. Мин шундый эре инде, нәсел шундый, ит күп миндә, Аллага шөкер.

– Авылга кайтып, сыерлар асрап яшәр идеңме?

– Әгәр язмыш кушса, җыр­ламаган булсам, авылда яшәр идем.

– Шушы гомер эчендә ничә машина алыштырдың?

– Хәзер “Мазда 6”да йөрим. Биш машина булгандыр. Мин машинага береккән кеше түгел. Аның белән мактанып та йөрмим.

– Синең өчен бүген беренче урында торган хыял?

– Үземне аякта нык басып торучы ир итеп тоеп яшисе килә һәм, әлбәттә, яраткан эшем – иҗат белән шөгыльләнү.

– Үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

– Мин күптән популяр инде. Ләкин популярлыкның да дәрәҗәсе бар. Халык онытмасын өчен яңалык кертергә кирәк. Ә минем халыкка күрсәтеп бетермәгән якларымны ачасы алда әле.

– Сез сеңлең белән беренче абый-сеңелле дуэт булдыгыз. Нишләп аерым җырлап йөргән җирдән Дилә белән эшли башладың?

– Сәхнәгә баш­та – мин, ан­нан Дилә чыкты, минем кон­цертларда чыгыш ясап йөр­де. Аннан үз кон­цертларын оештырды. Кыз балага үзенә ге­нә оештыру авыррак бит. Уйладык та, абый-се­­ңел проекты эшләдек. Татар эстра­дасында бүгенгә кадәр мондый дуэт без генә. Һәрберебез­нең аерым тамашачысы бар. Кемдер кем аркасында популярлык казанмады.

– Сүзгә килгәндә, Дилә “компро­мисс”­ка тиз киләме?

– Аның бераз кирелеге бар...

– Гаиләләрегез белән еш очрашасызмы?

– Еш түгел. Һәркемнең үз гаилә­се, эше, ә болай сөйләшеп торабыз.

– “Савыт-саба, идән юу – хатын-кыз эше”, дип уйлый кайбер ирләр. Килешәсеңме?

– Минем идән юган юк. Савыт-саба юарга туры килә инде кайвакыт.

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 17 нче санында чыкты, 2019 ел.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 903
ӨСКӘ