Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Булат Хәкимов өендә трактор ясаган

1 Июнь 2017 973
Шушы көннәрдә Азнакайда һәм Башкортстан якларында командировкада булып кайттык. Матур, батыр, тырыш гаиләләр белән таныштык.
Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылында яшәүче 70 яшьлек Булат абый Хәкимовка тимер җене кагылган. Сөйләшергә бик ачык кеше булып чыкты ул. Эшләгән эшләре турында тәмләп, яратып сөйләде. Үз гомерендә машина, мотоцикл детальләреннән биш трактор ясаган Булат абый.

– Җиңел эш түгел инде, – дип башлады ул сүзен. – Эш кораллары, ясарга урыны, детале кирәк дигәндәй... Иң мөһиме: теләк кирәк! Һәм сәләт. Кулың ятып тормаса, әллә ни майтара алмыйсың. Тракторның өчесе үзебезнең ихатада. Берсе малайда, абыйга да бирдем.

– Тимер белән дуслык күптәннән киләме? – дим.

– Җиде яшемдә тимер чүки башлаган идем, шуннан туктаган юк.

– Бер трактор ясау озак вакытны аламы?

– Бөтен әйбере булса, озак түгел. Бер тракторны 15 көндә ясап куйдым.

– Алар нәрсәләрдән җыелды соң?

– Өчесенең дә моторы – “Урал” мотоциклыныкы. Менә бу соңгы трактор ике мостлы. “УАЗ” машинасыннан алдым анысын. Рульгә “гидроусилитель” көйләдем. Шуңа җиңел борыла. Бер карбюраторы бар. Утыргычы – җиңел машинаныкы, тәгәрмәчләре – “УАЗ”ныкы.
Бер тракторына тиз генә күзәтү ясап чыккач, Булат абый икенче гаражга алып китте.

– Монысы билдән бөгелә, “К-700” тракторы кебек, – дип тагын иҗат җимешләре турында тәмләп сөйләргә кереште әңгәмәдәшем. – Бакча эшләре өчен махсус ясалган. Гидросистемасы бар. Сука да, тырма да тагам. Шуның белән бакча сукалыйм, тырмалыйм, бәрәңге утыртам, аннан арасын эшкәртәм. Печән дә чабам, тирес тә түгәм. Авыл халкы ярдәм сорап килсә, аларга да булышам. Кыскасы, 15 төрле функция башкарып була. Тагын да күбрәкне ясарга мөмкин. Иң кызыгы: бу тракторны җыйганыма 30 елдан артык. Бакалыда яшәгәндә өч бүлмәле фатир биргәннәр иде. Шуның бер бүлмәсен остаханә иттем. Әлеге тракторны шунда бер кышта җыйдым. Өйдә тимер чүким. Төнге 2-3ләргә кадәр мавыгып эшлим. Күршедә яшь гаилә яши иде: “Бала йокламый, җитәр инде”, – дип стена шакыгач кына туктый идем. Эретеп-ябыштыру эшләрен өйдә эшләп булмый бит инде, анысын җәй көне төгәлләдем...

Сүзгә Булат абыйның хатыны Ләбибә апа да кушылды:

– Өйгә йокларга да ашарга гына керә инде ул. Пропискасы шунда, – дип елмайды. Булат абый белән өч бала тәрбияләп үстергән алар. Бергә яши башлауларына 35 ел булган.

– Гаражда мич бар. Кыш көне дә ягып куям да, рәхәтләнеп шунда чыгып эшлим. Бетергәч керәм дисең дә, ике-өч сәгать сизелмичә үтә дә китә.

Гаражның стенасында, идәннәрендә тезелешкән тимер-томырга карап торуымны күргәч, Булат абый җавабын да биреп куйды:

– Тәртип салып карадым мин монда. Бер көн дә тормады. Эшли башлагач, тагын шул хәл. Һәрберсен чөйгә элеп йөреп булмый бит. Вакытны ала. Берәрсе җыештырса, бөтенләй хәлләр мөшкел. Ә болай кая нәрсә ташлаганымны якынча хәтерлим. Эзләп алам.

Булат абый Хәкимов изге эшләрдән дә читтә калмаган. Авыл башындагы чишмәне төзекләндереп, янына менә дигән җил тегермәне эшләп куйган.

– Чишмәсе элек-электән бар иде аның. Юлы гына юк, сазлык урын иде. Башта юл салдык, аннан бетон тездек, буралар бурап куйдык, түбәләрен яптык. Хәзер авылда су беткәндә запас вариант бар. Халык өчен яхшылык эшлисем килде, – ди ул тыйнак кына.

Сабантуй бәйрәмнәрендә дә Булат абый мәртәбәле кунак. Үзе ясаган тракторларын бәйрәм болынына алып чыгып, олысын-яшен хезмәт җимешләре белән таныштыра икән. “Тимерне җиңдем, тыңлаттым, дигән горурлык яши инде эчтә”, – ди ул.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 910
ӨСКӘ