Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Буада инвалид булалмыйлар яки улым күтәреп йөртә

31 Август 2016 1191
Инвалидлык алу турындагы күңелсез күренешләр, вакыйгалар күптән бара. Кайбер беренче төркем инвалидлар чаба-йөгерә дөнья көтә, өченче төркемнәр исә урын өстендә ята. Сораулы карашны күрүгә “акчабыз юк, шуңа өченче генә группа алдык” дип күз дә йоммый, курыкмый җавап бирәләр. Шунысы кызганыч, моңа берәү дә гаҗәпләнми.
Буа районының Каенлык (Черки-Дюртиле) авылында яшәүче, кырык ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Фәния Саммитова менә инде байтак еллар урын өстендә ята. Аның урам күргәне юк, мунчага да күтәреп кенә баралар. Мин килгәч утыртып куйганнар иде, анда да бөтен җире дер калтырый башлады, тир бәреп чыкты, ул да булмый, тәмам хәле бетеп урын өстенә ауды.

P.S. Фотода Фәния Саммитова улы Фәнис белән. Ә бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 1 сентябрь көнне чыгачак 35нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ