Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

БУА ВЕТЕРАННАРЫН КЕМ ТАЛАГАН?

3 Апрель 2013 1020
Ветераннарны фатирлы итәм дип, әй, Буа хакимияте оятка калды да бит! Ничәмә ничә оешма килеп тикшерде үзләрен, түрәләрнең караклыгын фаш итеп язмаган газета калмады. Инде аптырагач, район башлыгын республика Президенты да халык алдында бастырып сүкте.
Ул чакта Буа районы җитәкчесе кызарына-бүртенә ветеран йортларын тәртипкә китерәбез дип антлар эчкән иде. Соңыннан Рафаэль Әбүзәров күзәтчелек итүче органнарга “җитешсезлекләр бетерелде, ветераннар өй туена әзерләнә” дип аңлатма да бирергә онытмады. Әмма ике ел буе ул Президентны да матур гына алдап килгән булып чыкты, чынлыкта Буада берни эшләнмәгән. Барысы да “тишелгәч”, район башлыгы: “Мине кул астымдагы кешеләр алдаган”, – дип тагын да кызыграк итеп акланырга тотынды.

Мәчеләр урамы

Дөресен генә әйткәндә, бу программа нигезендә Буа хакимияте әллә пенсионерларны юк итмәкче булганмы икән дигән шикле уйлар да йөгереп узды баштан. Менә, Кадыйров урамын гына мисал итеп китерик. Шәһәр чите, Шикәр заводының канализациясе кырые бу. Кыскасы, үзе җәһәннәм, үзе бик сасы урын. Даруханә, хастаханә, кибет – берсе дә офыкта күренми, транспортка да шактый тәпилисе. Җитмәсә, шушы “концлагерь бараклары”на “Җиңүгә 65 ел” дигән плакатлар ябыштырып чыкканнар. Картларны юри мыскыл иткән кебек. Әлбәттә, кыр уртасына күченеп килергә юләрләр юк Буада! Әби-бабайлар үзләренең авылдагы иске-москы өйләрендә ятуны артыграк күргәннәр. Ә бу 22 фатирлы урамга бүген мәчеләр хуҗа...

Сәяхәтемне дәвам итеп, Буаның икенче читен – Вахитов урамын барып күрдем. Монда да тормыш гөрләп тормый, йортларның күбесе буш. Алай да, бирегә килеп төпләнгән Петуховлар гаиләсе белән танышып киттек.

– 700 меңгә сатып алдык шушыны, эх, юләр булдык! – дип кул селтәде София Петухова. – Моны 300 меңгә дә сата алмыйлар бит, әнә, күршеләр дә ничек котылырга белми. Бүрәнәләре юка, һәр яклап җил өрә. Тәрәзә яңаклары килеп төште, ишеге калтырап тора, түбәсен дә җылытырга кирәк, идәненә дә басарлык түгел. Күршеләр бәдрәфкә керсә, исе безгә чыга. Төнлә күрше хатынының чинаган тавышы да безгә ишетелә – ничек түзәргә моңа, әйтегезче?! Базыбыз да уртак, хет идән астыннан бер-береңә кунакка йөреш! Менә, 50 банка әйбер тозлаган идем әле, төшеп санаганым юк. Кыш буе тәмләп ашап чыккан булсалар да, берни әйтә алмыйсың.

– Язын ташу суы ызбага керә, узган ел астарак торучылар нык интекте. Быел канау ясарга планлаштырабыз инде. Бу йортларны тәртипкә китерү өчен өр-яңадан эшләп чыгарга, тагын шул кадәр үк акча түгәргә кирәк. Ике фатирлы йортны салып чыгу дәүләткә бер миллион сум чамасына төшкән дип сөйли халык. Ә ветераннарга һәр фатирны 942 мең сумнан саттылар! – дип хатынын куәтләде Сергей Петухов.

Фатирга әйләнгән конторлар

Әле газап чигүчеләр исемлеге моның белән генә бетми. Район җитәкчеләре элек сельпо, ПМК, юл идарәсе, наркодиспансер, кошчылык фабрикасы һәм шикәр заводының административ корпуслары урнашкан биналарны да “эшкә җиккән”. Күрәсең, Буада кеше кибеткә дә йөрми башлаган, наркоманнар белән сәрхушләрне дә дәвалап бетергәннәрдер. Җайлы ич, яңа стена күтәреп, түбә ябып интегәсе, акча түгәсе юк. Бүлмәләрне әвеш-тәвеш китереп, косметик ремонт ясыйсың да, менә сиңа ветеран фатиры! Аннары шуларны картларга һәркайсын 942 мең сумнан сатып, рәхәтләнеп акча эшлисең. Буада барлыгы 12 буш бинаны шулай фатирга әйләндергәннәр. Ветеран йортларын төзүче оешма “ПМК-6”га бу биналар нинди бәягә төшкәнен беләсегез киләме? Наркологик диспансер – 3 миллион 985 мең сум, кошчылык фабрикасы бинасы – 2 миллион 931 мең, ПМК бинасы – 880 мең, шикәр заводы бинасы – 629 мең, шикәр заводының элекке кибете – 350 мең сум. Кыскасы, шалкан бәясе, андый хакка без дә йөгерә-йөгерә барып, чират торып алыр идек. Безне чакырып тормаганнар шул, аукционда “ПМК-6” һәм Чулпан Дәүләтшина исемле ханым гына катнашкан. Биналарның “ПМК-6”га эләгүенә Чулпан ханымның эче дә пошмагандыр дип уйлыйм. Чөнки ул үзе дә әлеге оешмада хисапчы булып эшли. Биналарны сатып алырга атлыгып торучы “Гранит” һәм “Профи төзелеш компаниясе”, кызганыч, аукционга үтә алмаган. Үзләре гаепле, “заявка”ларында бит санын дөрес язсыннар иде (Шуны да өстәргә кирәк: бу вакытта “ПМК-6” үзе дә бит саннарын дөрес язмаган!).

Килешү нигезендә, һәр ветеранга 39 квад­рат метрлы торак эләгергә тиеш булган. Әмма кемгә директор бүлмәсе тәтегән, кемгә иске-москы куя торган почмак кына кала дигәндәй... Стена җимереп, артык чыгым ясап тормаган төзүчеләр. Шулай итеп, мәйдан буенча да тәртип урнаштыра алмаганнар – ничек туры килгән, шулай өләшкәннәр. Әле анда да халыкны кычкыртып талаганнар! Шикәр заводының элекке кибетеннән фатир алучы Зарипованың торагы документларда 42,8 квадрат метр дип күрсәтелгән, ә чынлыкта – 38,6 гына! Дүрт квадрат метр аерманы даулап баргач, район хакимияте: “Алганчы карыйсы иде аны”, – дигәнрәк сылтау белән аның авызын томалаган. Алганчы ук уйлаучылар да булган, әлбәттә. Чөнки закон нигезендә, ветеран торакның урынын үзе сайларга хокуклы. Әнә, 1923 елгы сугыш ветераны Әнвәр Гыйматдинов – көрәшүчеләрдән. Район хакимиятендә сертификатны бирмичә тартып-сузып йөрткәч, аның балалары ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Аннан: “Сезнең сертификат өч ай элек районыгызга җибәрелде”, – дип җаваплаганнар. Эшне шулай зурга җибәргәч, Әнвәр абыйга авыл советы рәисе документын төнлә өенә үк китереп биргән.

“Исерекләр төзегән...”

Зарланучыларны эзләп озак йөрисе юк монда. Теләсә кайсы ветеран йортына кереп, берсенең ишеген генә шакыйсы. Ә ишекләрен әллә каян танып була – менә-менә җимерелеп чыгам дип утырган, ныграк бәрсәң, хәтта йодрык эзе уелып кала торган иң арзанлы ишекләр.

– Безнең фатир 32 квадрат метрлы, бер ветераннан 450 мең сумга сатып алдык, – диде Шоссейная, 8 адресы буенча, элекке кошчылык фабрикасында торучы Гүзәл Равилова. – Менә карагыз, стеналар күгәрә, бөтен җирдә дымлылык. Түбәгә кадакларны да яртылаш кына кертеп бетергәннәр, исерекләрдән эшләткәннәрдер инде.

Күрше фатирда торучы Лилия Фомина да нык зарланды.

– Фатирны әбигә бирделәр, ләкин картлар яшәрлек торак түгел бу. Бүлмәләр җылынсын өчен җылылыкны бар көченә ачарга кирәк, алай да салкынча әле. Медпункт ерак, әбиләр түгел, мин дә барып җитә алмыйм анда. Без әлеге фатирдан баш тартып маташкач, район хакимиятендә: “Алмасагыз, бүтән булмаячак, фатирсыз калачаксыз”, – диделәр. Инде зарларымны Путинга кадәр яздым.

Казан тракты, 3б адресы буенча яшәүче Лилия Хәйбуллинаның да әйтер сүзе шактый җыелган:

– Безнең йортта идәннәр чери, стеналар күгәрә, торбалар ага, тәрәзә яңаклары кап-кара булды, тараканнар күп, өйдә нык салкын. Район хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткәнем булды, килеп карамадылар да. Дөрес булса, безнең йортны кыш көне ике ай эчендә төзегәннәр диләр.

“Яшәүчеләр үзләре карасын!”

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовка бөтен зарларны түкми-чәчми сөйләдем. Ул проблеманы беренче тапкыр ишеткәндәй гаҗәпләнеп тыңлады, миңа зарланган кешеләрнең исем-фамилиясен язып алды, шушы көннәрдә тагын бер тапкыр ул йортлардан әйләнеп чыгарга вәгъдә итте.

– Йортның өч ел гарантиясе бар бит әле, шуңа күрә кабат йөреп чыгарбыз, – диде Сәлим Фәһим улы. – Ләкин халык шуны да аңласын иде: без бит бертуктаусыз аларның йортларын рәтләп йөри алмыйбыз. Бер әйләндек, ике, өч... Йә, кайчан моңа нокта куелыр соң? Безнең әти-әниләр гомер-гомергә агач йортта торган, аны гел карап тормасаң булмый инде ул. Үзеңә дә тырышырга кирәк.

– Ничек итеп?

– Агач йорт бит ул кибә, утыра, кайбер урыннары аерылып та китәргә мөмкин. Ишекләрен дә майлап-көйләп торырга кирәк, үземнең өйдәгесе дә салынып төште әле. Кеше яшәмәгәч, йорт ягылмагач, тәрәзәләрне ачып җилләтмәгәч һава алышынмый, шуңа күрә туган җитешсезлекләр ул. Йортларга күченсеннәр башта, шунда булыр тәртип! Ә бәясе төшүгә килгәндә, ул турыдан-туры тәкъдимгә бәйле. Бүгенге көндә күчемсез милек базарында әлеге йортлар сатуда күп, конкуренция зур, шуңа очсыз бәядән йөриләр.

Шундый чиле-пешле дәлилләр китереп, кеше алдында кызарып утыра район хакимияте хәзер. Буш йортларда яшәүче өй ияләре түгел, ә фатирларда җан асрарга тырышучыларның зарлануын гына онытып җибәрде Фәһим әфәнде.

Гаеплеләр

Бу проблеманың эченә кергән саен, чәчләр үрә тора. Кулымда ТР Президентының коррупциягә каршы идарәсе тикшергән нәтиҗәләр, ТР хисап палатасы тикшерүләре, халыкның төрле инстанциягә язган хатлары, җирле түрәләрнең ялган акланулары, башбаштаклыгы, Буаның финанс эшчәнлегендә ачыкланган 135 миллион сумлык хокук бозу турындагы кәгазьләр...

Ветераннарны фатирлы итү өчен, федераль бюджеттан Буага 658 миллион сумнан артык акча күчкән. Бу суммага 698 фронтовик һәм аларның гаиләләренә торак тиеш булган. Башка районнарда әлеге мәсьәләне бик җиңел хәл иттеләр. Ветераннар үзләренә ошаган фатирны тапты да, бюджеттан бүленеп бирелгән акчаны илтеп түләде. Ә Буада бу кадәр сумманы җиңел генә халык кулына тапшырырга ашыкмыйлар. Район җитәкчелеге йортлар, фатирлар төзүне тулысынча үз кулына ала. Әлеге “җаваплы” эшкә яраклы кеше дә тиз табыла – район хакимияте җитәкчесе Рафаэль Әбүзәровның бертуган энесе Раян Әбүзәров. Раян әфәнде “ПМК-6” оешмасы исеме астында җиң сызганып эшкә керешә, хәтта кызып китеп, биналар өчен дүрт миллион сумын түләргә дә онытып җибәрә, ә билгесез эшләр өчен кемнәргәдер йөзәр мең сум хезмәт хакы түли. Кәгазьләргә күз салсаң, әлеге оешмага бюджет акчасы да килешү төзелгәнче үк күчеп барган. Йә, кайсы районда күргәнегез бар мондый оперативлыкны? Ләкин “ПМК-6” акча эшләү белән артык мавыгып киткән, ахрысы. Һәр йорт төзелешендә кагыйдә бозулар ачыклануы, пенсионерларның үзләре өчен җиткерелгән торакларның нибары 33ендә (10%ыннан да кимрәге) генә яшәве шуның турында сөйли.

Буа ветераннарын нишләп шәһәр читенә сөрүләрен дә әйтеп китимме? Чөнки шәһәр үзәгендә җир юк. Анда район башлыгы Рафаэль Әбүзәровның кызы Резеда алагаем зур ике коттедж төзеп куя. Аннары шуларның берсенә тикшерү комитетын кертеп утырта, икенчесен “Россельхозбанк”ка арендага бирә. Хәзер банк җитәкчесе Зиннур Гобәйдуллин, ягъни Резеданың ире хатынына аренда өчен ай саен 87 мең сум түләп бара. Йә, начар суммамыни? Шушы арада Резеда әлеге бинаны 9 миллион сумга сатарга җыена дигән мәгълүмат та бар. Иң кызыгы – Әбүзәров кызының әлеге искиткеч ике сарайны салу тарихы. Резеда әйтүенчә, ул аларны 500 мең сумга төзегән, ә ул акчаны аңа әбисе васыять итеп калдырган. Менә бит, канализация чокыры яныннан ветеран йортына акчасы җитмәгәч...

Гомумән, акча исе сизелсә, Буа хакимияте әллә нинди “ноу-хоу”лар уйлап чыгара. Әнә, шул ук “ПМК-6” җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзеп аткан. 25 миллион сумга! Әле Раян Әбүзәров шул җир асты юлының җитешсезлекләрен төзәтү белән мәшгуль, ветераннарга аның бушаганын озак көтәргә туры килмәгәе. Моннан тыш, Буа җитәкчеләренең яңа планнары да бөреләнеп килә бугай. Халык сөйләвенчә, балалар бакчасын да тикшерелгән система буенча фатирларга әйләндереп, районга эшкә килгән яшь табибларга өләшергә җыеналар. “Ремонт” дигән сәбәп белән балалар бакчасын ябып куярга өлгергәннәр инде, дәвамын да озак көтәсе калмагандыр. Ә яшь табибларга киңәшем шул: фатирга кызыгып, кайтмагыз сез Буага!

P.S. Буадан кайтышлый күрше районнары Апаска да кереп чыгарга булдым. Андагы ветеран йортларына да күз салыйм әле, мин әйтәм. Өчәр катлы, менә дигән итеп эшләнгән, бөтен шартлар тудырылган тораклар! Хәтта үзем дә Апас әбиләреннән көнләшеп куйдым. “Җәен авылыма кайтып торам, кышын монда яшим. Шәһәрдә кыш көне рәхәт бит, кибет тә якында гына”, – дип сөенечен уртаклашты беренче йортның беренче подъездында яшәүче әби. Менә бит, Буа түрәләре хет күршеләреннән дә үрнәк ала белмәгәннәр...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
                                                                                                            

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2535
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ