Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Буа башлыгы хатынының иртәсе нәрсәдән башлана?

13 Ноябрь 2015 2916
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Буа районы башлыгы Азат Касыйм улы Айзетулловның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, бик күп танылган җырлар авторы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова.
– Хәерле иртә, Гөлнур ханым!

– Барыбызга да хәерле иртәләр булсын!

– Иртәгез нәрсәләрдән башлана икән? Шулар турында сөйләп китсәгез иде.

– Мин бик иртә уянам. Биш тулганчы мин инде аякта. Җырлап йөреп, чәйләр кабызып җибәрәм. Иремне эшкә озатасым бар. Ул бик иртә тора. Район язмышы аның кулында бит инде. Һәр көнне ниндидер мең проблеманы хәл итәсе бар. Аның иртәсе нинди булуы миннән дә мөһим. Шулай итеп, иртәне чәй әзерләүдән башлыйбыз. Иртәнге якта илһам килгәндә, шигырьләр дә язып куям. Гомумән, иртә белән иҗат итәргә яратам. Бөтен шигырьләрем иртә белән язылган. Кичен яисә төнлә иҗат иткән бер шигырем дә юк. Чөнки иртән кояш чыгуга, якты көнгә карау гына да кешене рухландыра дип уйлыйм. Гәрчә үзем шулай. Ничектер күңелгә дәрт бирә. Һәр иртәдә позитив рух белән уянырга тырышам.

– Сез шактый гомерегезне укыту эшенә багышлагансыз. Бүген дә балаларга белем бирәсез.

– Укытучы һөнәрен бик яратып башкарам. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Әле узган атнада гына укытучылар имтихан тапшырды. Укучылар гына түгел, укытучылар да имтихан тота хәзер (елмая). Буа районыннан 60 укытучы имтиханга көр күңел белән килеп, соңыннан бергә фикерләр алышып, рәхәтләнеп эшләп чыктык. Ниндидер кыенлыклар алдында куркып, каушап кала торганнардан түгелбез. Без бит җигелеп, туган телебезгә, тарихыбызга хезмәт итә торган кешеләр. Гомеребезне укытуга багышладык. Быел 34нче “сезонымны” башладым. Сайлаган һөнәремнән канәгатьмен. Укучыларымның мине яратып, миңа хөрмәт итеп караулары зур дәрәҗә, иң зур бүләк дип саныйм.

– Башлык хатыны булу ничек соң?

– Бик авыр. Сүз дә юк, Азат Касыйм улы белән 34 ел буе матур гына аңлашып яшибез. Балалар үстердек, инде оныклар рәхәтен күрәбез. Авырлыгы нәрсәдә чагыла дип әйтим инде?.. Районның бөтен проблемалары, шәһәр өчен борчылулары беренче чиратта өйгә дә кайта. Иремнең йөзенә карап, эшенең нинди авыр булуын сизәм һәм аны артык борчымаска тырышам. Үземнең эшчәнлегем белән аңа да ярдәм итәргә тырышам. Кайбер чараларны әзерләгәндә фикерләремне әйтәм. Аның хезмәте өчен шатланам. 2 елдан артык ирем шушы авыр хезмәттә. Күзгә күренеп шәһәребез, районыбыз үзгәрде. Менә дигән юллар салынды. Йөгереп җырлап уза торган хәзер. Мин моны район башлыгы хатыны буларак кына әйтмим. Гап-гади район, Буа шәһәре кешеләреннән ишетәм мин аны. Яңа хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр, медпунктлар ачылды. Җиңү мемориалы гына ни тора! Авыл хуҗалыгы проблемалары да бик таныш миңа, авыл кызы бит мин. Авылда чакта үзем дә гектарлап чөгендерен дә, суганын да утадым, көтүен дә көттем. Райондагы һәр матур эш өчен үзем дә куанам.

– Иҗатыгыз нихәлдә?

– Аллага шөкер, анысына да өлгерәбез. Берничә дистә яңа җырлар иҗат иттем. Быел бишенче китабым дөнья күрде. “Күз яше ачы була” дип исем бирдек. Әле язарга теләгән җырларым, яза башлаган зур күләмле әсәрләрем шактый. Халкыма әйтер сүзләремне җыр итеп тә, рәхмәт сүзе итеп тә җиткерәсем килә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ