Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бу дөнья–уен гына”

15 Январь 2021 844
Кешенең тормышында берəр мəшəкать, уңышсызлык килеп чыкса, гадəттə ул гаепне башкалардан эзлəргə керешə. Нишлəптер үзенең гаепле буласы килми. Бу хəл хəтта мөселманнар арасында да күзəтелə. Эшсез, акчасыз калдык, хəлəл җефетебез ташлап китте, балабыз хəлебезне дə белми, туганнар белəн ара бозылган һ.б. күңелсезлеклəргə юлыкканбыз икəн, гаеп кемдə? Үзебездəме? Əллə болар барысы да язмыш сынавымы? Бу сорауларны сəхифəбезнең даими кунагы, “Туган авылым” мəчете имам-хатыйбы Нурулла хəзрəт Зиннəтуллинга бирдек.
– Нурулла хəзрəт, үзеңнең уңышсызлыкларыңда башкаларны гаеплəү дөресме?

– Бу мəсьəлəне икегə бүлəргə кирəктер: Аллаһы Тəгалəдəн килгəн сынау һəм шуның синдə чагылуы. Əйтик, авариягə юлыктың, машинаңа килеп керделəр, ди. Дөньяви яссылыкта караганда, монда үзеңне гаеплəүдəн мəгънə юк, чөнки юл йөрү кагыйдəсен бозмадың. Рухи якка игътибар итсəк, соңгы арада бəлки син дə юлда үзеңне агрессияле тота башлагансыңдыр. Аллаһы Тəгалə шуңа сынау җибəргəндер. Машинаңны бəрдерүченең дə гөнаһлары юк түгел. Ул зина кылган булырга мөмкин. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Зина кылгач, кешегə хəерчелек килə”, – ди. Авариядəн соң машинаны төзеклəндерү – чыгымлы эш. Шуңа да, уңышсызлыкка юлыккансың икəн, беренче чиратта, гаепне үзеңнəн эзлə. Əмма бу башны иеп яшəү дигəн сүз түгел. Алайса, күп кенə дини кешелəр нинди зыян күрсəлəр дə үзлəрен якламый, үзен гаеплегə саный. Өстəге күршесе су бастырса да, əлеге сынау үз гөнаһ-хаталарым өчен килде дип, акча сорарга да оялалар.

– Дин кешесенə алай соранып йөрү килешəме?

– Өстəгелəр су бастырып, ремонтны үз хисабыңа ясасаң, гаилəң өлешенə керергə туры килə. Ягъни хатының, балаларыңның да хакы бар бит əле. Тик сынау килгəндə рухи гаебең булуын онытырга ярамый. итə. Хакыңны сораганда да, ачуланып, кызарып-бүртенеп бармыйсың. Əгəр су бастырган күршең китергəн зыянның бəясен түли алмый икəн, аны сугып егар дəрəҗəгə җитмисең, гафу итəргə тырышасың. Ягъни калебтə рухи һəм дөньяви баланс саклана. Əйе, уңышсызлыкка юлыкканда кемнедер гаеплəү иң җиңеле һəм бу үз кимчелек лəреңне күрмəү, белергə телəмəүдəн килə. Үзеңне белмисең, чөнки башкаларны күп тикшерəсең. Бер галим əйтүенчə, үз хаталарын күргəн кешенең башкаларныкын тикшерергə вакыты калмый.

– Аларның кимчелеген үзлəренə əйтергəме?

– Берəү дə камил түгел. Кеше кимчелеген күреп, аны сөйлəп, көлеп йөрергə һич ярамый.  Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Кеше кимчелеген фаш итсəгез, үзегездə дə шундый хата булмыйча  үлмəссез”, – ди. Ягъни шул ук тырмага китереп басачакбыз. Кимчелек шəхси яки җəмгыяви була. Кемдер өенə кайта да хатынын кыйный, ə эшендə яхшы хезмəткəр, ди. Хатынына кул күтəрүе – шəхси кимчелеге, син моны белсəң дə, башкаларга сөйлəп йөрергə хакың юк. Ихлас күңелдəн яхшылык телəсəң, үзенə аңлат, “Ирлəргə бер дə килешə торган гамəл түгел”, – дип үгет-нəсихəтне бир. Əйткəнеңне яратмаса, гафу үтенеп китеп бар. Ул барыбер синең сүзлəреңне ишетми, уйланмый калмый. Ə инде берəрсенең җəмгыятькə зыяны тия, алдый, урлый һ.б. икəн, бергə утырып, аның кимчелеге турында сөйлəшү дə гайбəт хөкеменə керми. Аны хəтта социаль челтəрлəрдə фаш итəргə рөхсəт.

– Бөтен кеше дə киңəш бирергə сəлəтлеме?

– Юк. Моның өчен тормыш тəҗрибəң җитмəсə, телеңне тыеп калу хəерле. Иң мөһиме – башкаларны кимсетмəү, үзеңне өстен куймау. Максат – дөрес юл күрсəтү.

– Кемдер, талантлы булса да, кайда гына эшлəмəсен, һəрчак берəрсе белəн бəхəскə керə, бер урында озак тормый. Аннары эшлəргə ирек бирмəделəр, ди. Монда кем гаепле?

– Сүз тыңлый белми торган кешелəр бар. Алар “мине өйрəтəлəр, əмер бирəлəр”, дип уйлый, буйсына алмыйлар. Буйсына алмау ир белəн хатын арасында да күзəтелə ала. Хатыны берəр сүз əйтсə, ире: “Нəрсə мине өйрəтəсең?”– дип сүгенергə тотына. Бу – психологик проблема.

– Без бит əле тагын язмышны гаеплəргə, сүгəргə яратабыз...

– Язмыш – Аллаһы Тəга лəдəн. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Тəкъдирегезне үзгəртəсегез килсə, дога кылыгыз”, – ди. Əгəр язмышыңа язылганнар ошамаса, Аллаһы Тəгалəдəн хəерлесен сорап, дога кылырга кирəк. Тəкъдирнең яхшысы да, начары да юк, иманлы икəнсең, барысы да күркəм күренə. Расүлебез: “Мөселман кешесе сынауга сабыр итə һəм савап ала. Куаныч килгəндə дə, шөкер итеп савап
эшли”, – ди. Шуңа күрə язмыштан зарлану мəгънəсезлек. Бала əнисе карынында дүрт айлык чагында аның бəхетле буламы-юкмы икəне языла. Əмма безнең бурыч – дөрес итеп яшəү. Кемгəдер ялгыз гомер кичерү язылган. Сабыр ит, җəннəтле булырсың! Кемдер гаилə кора, балалар үстерə. Шөкер ит, шулай ук җəннəткə керерсең! Кайберəүлəрнең бөтен туганнары үлə. Нинди зур сынау! Əмма син моны бернишлəтə алмыйсың, ул Аллаһы Тəгалəдəн килə. Риза бул, сабыр ит, савап ал! Ачуланып кына язмыш үзгəрми. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.) хəдисендə Аллаһы Тəгалəнең сүзлəрен җиткерə: “Минем колларым арасында байлар бар. Əгəр аларга фəкыйрьлек бирсəм, иманнары үзгəрə. Колларым арасында фəкыйрьлəр дə бар. Аларга байлык бирсəм, шулай ук иманнары үзгəрə”, – ди. Бай фəкыйрьлəнсə: “Йа Раббым, намаз укыдым, дога кылдым, ə Син хəерчелек бирдең. Гыйбадəтне ташлыйм”, – дип əйтергə мөмкин, ягъни иманы какшый. Мондый хəл килеп чыкма- сын өчен Аллаһы Тəгалə аны бай килеш тота. Фəкыйрь бəндə мəчеткə йөри: “Йа Раббым, байлык, муллык бир”, – дип дога кыла, ураза тота. Тормышы хəллəнгəч, намазын да, уразасын да ташлаячак, бөтен нəрсəм бар дип уйлаячак. Аның да иманы бозылды дигəн сүз. Аллаһы Тəгалə: “Колларым арасында сəламəт кешелəр бар. Авыру бирсəм, иманна- ры бозыла”, – дип дəвам итə. Авыру кешелəр турында да шундый ук сүзлəр əйтə. Тəкъдирне яхшыртырга телəсəң, иң элек йөрəгеңне үзгəрт. Иманың нык калса (əгəр ул хəерле икəн), Аллаһы Тəгалə язмышыңны да хəерлегə юнəлтəчəк.

– Авырлык-сынаулар гөнаһлар сəбəпле генə бирелəме?

– Төп сəбəплəрне белмибез . Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Аллаһы Тəгалəнең кайберəүлəрнең дəрəҗəсен күтəрəсе килə, лəкин алар моның өчен берни эшлəми”, – ди. Кайчак кеше дин юлына баскач, борчу-мəшəкатьлəре күбəя генə. Аллаһы Тəгалəнең канаты астына күчеп, рəхəттə яшəрмен дип уйлау – ялгыш фикер. Бу очракта сынау белəн бергə дəрəҗə дə арта. Тимерне дə, нык булсын дисəк, утка тыгып кыз- дырырга кирəк. Сəхабəлəр вакытында бер хатын кияүгə чыга. Тормышларында бернинди сынау булмагач, ул иренə: “Мин синнəн аерылам”, – ди. Ире: “Ник?” – дип гаҗəплəнə. Хатыны: “Бик əйбəт яшибез. Аллаһы Тəгалə сынамый икəн, Ул безне яратмый. Димəк, син тəкъва кеше түгел”,– ди. Казыйга барганда ире чокырга төшеп аягын сындыра. Хатыны шунда: “Аллаһ сынау җибəрде. Син иманлы, тəкъва икəн”, – дип аерылышмый калалар. Бүген без шул тикле зəгыйфьлəндек, үзебезне əүлиягə тиңлибез. “Миңа бу сынау ни өчен?” – дип əйтеп кенə дə күпме гөнаһ кылганыбызны белмибез.

– Тормыш уенмы?

– Əйе. Коръəни Кəримдə: “Бу дөнья – уен гына”, – диелə. Фани дөньяда җитди берни юк, кыямəт көненə дə һич нəрсə күчми. Аллаһы Тəгалə: “Җеннəрне һəм кешелəрне Үзебезгə гыйбадəт кылу өчен яраттым”, – ди. Ягъни безнең роль – гыйбадəт кылу. Гыйбадəт кылмасак, үз ролебезне уйнамыйбыз дигəн сүз.
Сəхнə тормышына кереп, декорациялəр арасында адашып йөрибез булып чыга. Берəү актерлар турында: “Алар чын кеше түгел. Яртысы рольгə кереп, яр- тысы чыгып бетə алмый”, – дигəн иде. Аллаһы Тəгалə Коръəни Кəримдə: “Бу дөнья – мактану, сез, балалар, мал белəн мактанасыз. Яшəү мəгънəгезнең сəбəбе шул. Бу бернигə тормый”, – ди. Тормыш- ны уен дип уйласак, яшəве җиңелəер, уңышсызлыкларга артык борчылмас, кешелəрне гаеплəмəсəк идек.

– Һəркем берничə битлек кия, дибез. Кешенең чын йөзен ничек белергə?

– Расүлебез: “Теге дөньяда ике телле кешелəр булыр. Алар берəүлəргə – бер, икенчелəргə икенче йөзен куялар”, – ди. Икейөзлелек бик начар нəрсə, кыямəт көнендə аның өчен җəза көтə. Чын йөз исəсынау килгəндə күренə. Бервакыт Гомəр янына берəү килеп: “Кызымны фəлəн- фəлəнгə кияүгə бирəм”, – дигəч: “Син аны белəсеңме?” – дип сорый. “Мəчеткə йөри, намаз укый”, – ди теге кеше. Гомəр: “Син
аның белəн күрше булып, сəфəргə чыгып яки акча эше алып барып карадыңмы?” “Юк!” “Димəк, син аны белмисең.” Менə шушы өч гамəлдə кеше беленə. Моннан тыш, уен сүзне күтəргəн зат та хəерле. Дустыңны сыныйсың килсə, мəҗлес җыярга, ə аны чакырмаска киңəш ителə. Берни əйтмəсə, тагын мəҗлес уздырып, күршелəрен дəшəргə кирəк. Моңа да үпкəлəмəсə, ачу белдермəсə, андый дусны ычкындырырга ярамый. Хуҗа Насретдин да хикмəтле сүзлəр əйткəн: “Казаның
кайнап торганда дуслар күп була. Лəкин бу синең дусларың түгел, ə өстəлеңнеке”, – дигəн.

– Язмыш алдан язылгач, максат кую, план төзү дингə карыш килмиме?

– Алар – кирəк һəм дөрес əйбер. Бүгенге мөселманнарга шул җитми, бер көн белəн яшилəр. Максаттан, планнан башка тормышның тəртибе югала.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 январь 2020 № 1

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ