Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әбри ХӘБРИЕВ: “Профессиональ музыка белеме алган җырчылар өчен йөрәк әрни”

23 Июль 2015 1715
“Татар радиосы” ди-джее Әбри Хәбриевка шалтыратам. Ә ул авылда ял итеп ята икән. Дөресрәге, эшкә чумып, мәш килгән чагы иде. “Ишегалдын бетонлап маташам әле. Отпуск ялыннан чыккан көнне үк очрашырбыз”, – дип әңгәмәбезне кичектереп торды. Вәгъдәсен үтәде: авылдан килгән көнне үк, радиода эфир сәгате тәмамлану белән билгеләнгән урынга килеп тә җитте ул.

– Иң элек шуны сорап куйыйм әле: сиңа Әбри дип эндәшергәме, әллә әтиең кушкан Данияр исеме якынракмы?

– Миңа күбесенчә Әбри дип эндәшәләр. Соңгы елларда Аллаһ каршында кушылган Данияр исемен дә еш ишетәм. Күпләр тәһәллүстән тыш чын исемне дә белә башлады. Ничек эндәшсәң дә ярый. Икесе дә үземнеке. Якын дуслар “Әбришка”, “Данкиш” дип мөрәҗәгать итә.

– Исем белән тәһәллүс буталчыклык­лар тудырмыймы соң?

– Каян чыккандыр, анысын белмим, мине күпләр тумышым белән Лаеш районы Хәерби авылыннан дип уйлаганнар. Фамилия белән охшашлык бар бит. “Рәвешләр” белән Хәербигә баргач: “Ниһаять, Әбри белән Хәерби очрашты”, – дигән идем, тамашачы дәррәү кул чапты.

– Күптән түгел (9 июль) туган көнең булды. Уразага туры килгән бәйрәм ничек узып китте?

– Тыныч кына. 31 яшьне тутырдым. Туган апай (абыемның тормыш ип­тәше), кызлары, абыйсы белән баҗай кайттылар. Мунча кереп, шашлык ашап, үз җаена уздырып җибәрдек. Бик күп шалтыратулар, хатлар кабул иттем.

– Биектау районындагы Мүлмә авылында үз йортың белән яшисеңме?

– Җәен авылда әни белән яшибез. Туган йортымда. Анысы да үземнеке түгел әле. Әти вафат булгач, бертуганнары милек бүлешә башлады. Әле эшне ахырына җиткереп булмый. Авыл баласы булгач, кан шунда тарта. Балаларга да иркен, рәхәт. Йорт-кураны акрынлап рәткә китерәм. Мунча әзер, бассейн ясадык. Былтыр абый белән гараж салдык. Барлык төзелешне аның белән икәү эшлибез. Фундаментыннан түбәсенә кадәр гаражны икәү генә башкарып чыктык. Быел идәннәрен бетонладым. Көзен Казанга күченәбез, Алла боерса. Кызым балалар бакчасына шунда йөри.

– Әниең ни белән шөгыльләнә?

– Әни инде лаеклы ялда. Әтинең вафатына 1 октябрьдә 7 ел була. Икесе дә укытучылар иде. Мин үзем дә беренче белемем буенча педагог. Арча педагогия көллиятенең музыка укытучыларын әзерләүче бүлекне кызыл дипломга тәмамладым.

– Гаиләдә нинди яңалыклар бар?

– Гаиләдә бар да элеккечә. Тормыш иптәшем әлегә декретта. Финанс өлкәсендә эшли. Ә балаларыбызның һөнәрләре көннән-көн арта. Алты яшьлек кызым Камиләнең рәсем ясау, кул эшенә сәләте барлыгына көннән-көн инанам. Ике яшьлек улым Дамир үз-үзенә җырлап, көйләп йөри. Ләкин кушылып җырлаганнарын бер дә яратмый. Минем кебек псих (көлә).

– Син юмарт әтиме?

– Юмарт дисәң дә була, ләкин рус әйтмешли “в пределах разумного”. Узындырырга тырышмыйм. Безнең балачак уенчыкларга бик бай түгел иде. Аларныкы баерак булсын дип тырышам.

– Ничек уйлыйсың, хатыныңа Әбри белән яшәү җиңелме? Еш талашасызмы?

– Әлбәттә! Ансыз кызык түгел бит. Элек талашканнан соң озак суына идем. Хәзер үземне көйләдем, тәрбияләдем. Ачу озак тормый. Дуслашканда шундый рәхәт хәзер. Бер-береңә булган хөрмәт тагын да ныгый. Минем белән яшәү җиңел дип әйтмәс идем. Мин кырыс кеше. Төрле чагым була. Һава торышы кебек. Миңа түзгән хатынга рәхмәт.

– Яшьлектә акылдан шаштырган мәхәббәт тарихы булдымы?

– Кем белгән инде аны? Кем хә­терләсен! Мин бик хисле кеше бит. Романтик. Күбрәк инструменталь, акрын композицияләр тыңларга яратам. Һәрбер очрашу, күрешү, сөю һәм сөелү үзенчә баргандыр инде. Узганнарны актарырга яратмыйм. Ул шуңа күрә узган инде.

– Әбринең җен ачуын нәрсә чыгара ала?

– Бик күп нәрсә! Икейөзлелек, алдау, ялагайлану... Иң зур ачу чыгаручы фактор – татар эстрадасы! Безнең эстрадада 80-90% чүп хәзер! Нотага эләкмичә җырлаучы җырчылардан тора хәзерге татар эстрадасы. Яхшы җырчыларны бармак белән генә санарлык. Нотага эләгү генәме соң? Аларның күбесе аның нәрсә икәнен дә белми. Бишәр, унар ел профессиональ музыка белеме алган җырчылар өчен йөрәк әрни. Ә җыен килделе-киттеле җырчыларга тамашачы шаша, мөкиббән китә. Минем өчен бу – феномен! Йолдызланып йөрүчеләрне җенем сөйми. Мин кешедә гадилекне яратам. Үзем дә шундый. Шуңа күрә дусларым да күп.

– Син менә хәзер җырчыларны сүгәсең, ә бит редакциягә шалтыратып сезнең “Рәвешләр” төркемен тәнкыйть утына бастыручылар да бар. Билдән түбән, мәгънәсез юмор сөйлиләр дип...

– Мин ул язмаларны газетагыздан укып барам. “Әнә, тагын сезне язганнар”, – дип хәбәр итеп торалар. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Безнең халыкны мин, гомумән, аңлый алмыйм. Татар кешедән гаеп кенә таба белә, ә мактый белми. Безнең мәгънәле һәм гыйбрәтле номерларыбыз да бар. “Тормышка карашны үзгәрттегез, китекләрен күрсәттегез, көлдердегез дә, уйга да батырдыгыз”, – диючеләр дә байтак. Нигә шул номерлар турында язмыйлар соң ул кешеләр? Гаеп эзләп утыручы кеше башта үзенең җитешсезлеген төзәтсен иде. “Тәнкыйтькә адекват карарга кирәк”, – диярсең. Мин аңа һәрвакыт уңай карадым. Чөнки тәнкыйть үсәргә ярдәм итә. Ә ул эшне (юмор) башкарып карамаган, ул өлкәдә эшләмәгән, аның авырлыгын татымаган кеше, зинһар, безне тәнкыйтьләмәсен. Чөнки ул тәнкыйть түгел, ә буш сүз! Соңгы ике елда үзебез­нең тактиканы үзгәрттек. Күренешләребезне мораль, ягъни тәрбияви фикер белән тәмамлыйбыз.

– Бер концертта халыктан кепкагызга акча җыйдыгыз. Ул импровизация идеме? Күпме акча җыелды?

– Тамашачы белән аралашуы – тулысынча импровизация. Бары тик җырлары гына әзерләнгән. Күпме җыелганы мөһим түгел. Кешенең акчасын санарга гомеремдә яратмадым, үземнекен санаганнарын да өнәмим.

– Юмористларны тормышта пессимист, диләр. Бу сүзләрдә никадәр хаклык бар?

– Хаклык юк түгел. Ләкин бу пессимизм вакытлыча күренеш һәм бу халәт кешенең үзеннән тора. Минем дә андый чакларым була. Ул вакытта көч бирә торган бик тә яхшы фразам бар: “Барысы да яхшы булачак!” Бу жөмлә мине инде бик күп тапкыр коткарды. Авыр вакытларда ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне күз алдыма китерәм. “Аллага шөкер, минем бит барысы да яхшы. Шундый хәлгә калырга язмасын”, – дип куям да җиңел булып китә.

– Бай дусларың бармы?

– Бар. Ләкин мин алар белән байлык­лары өчен түгел, ә кешелекле булганнары өчен дус.

– Әҗәтләрен кайтармыйча йөрүче дуслар белән эшләр ничегрәк тора?

– Берничек тә тормый. Алар белән ара шундук өзелә!

– Тамадалык хезмәтең күпмедән бәяләнә?

– Анысын да игълан итми генә калыйм. Кирәк кеше мине “Вконтакте” социаль челтәреннән эзләп таба ала. Шунысын әйтим, кайберәүләр кебек 60-100 меңгә йөрмим. Һәр эшнең үз бәясе булырга тиеш. Популяр булып китеп, бәя күтәрү – тамашачыга һәм клиентларга карата ихтирамсызлык, аларны санга сукмау!                    

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ