Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әбри ХӘБРИЕВ: “Гайрәтне чигергән, ачуны чыгарган артистлар бар”

26 Ноябрь 2020 1281
“Рәвешләр” юмор театры таркалды. Хәзер Әбри Хәбриев үзе генә икенче елын “сольный” концертлар куеп йөри.
– Әбри, төркемегез ник таркалды? Син аерылып, “башка чыгып киткәч”, егетләр үпкәләп калмадымы?

– Безнең уртак фикер булды ул. Иҗат юлын бүген Фәрит Галиев белән бергә дәвам итәбез. Ник таркалды дигәндә, эшлисен эшләдек, яңа миниатюралар ясадык. Үзгә стильдә эшләдек. Тик безнең тамашачы әлегә безнең стильгә әзер түгел иде. “Рәвешләр”нең номерларында шаяруның асылын тамашачы үзе аңларга тиеш иде. Максат шундый булды. Тик, кызганыч, безнең халык уйларга яратмый. Аңа чәйнәп каптырырга кирәк.

–Үзеңә генә сәхнә тоту җиңелрәкме?

– Әйе.

– Бүген үзең теләгән күләмдә, хыял­ларыңны тормышка ашырырлык акча эшлим дип әйтә аласыңмы?

– Аллага шөкер, дип яшим. Теләгән әйберне алабыз. Ала алмасак, тырышам, чабам, йөгерәм, булсын диям. Билгеле бер вакыт узганнан соң, барыбер ул әйберне үземдә булдырам. Акчага табынмыйм, әмма хөрмәтлим. Нихәтле хөрмәт белән карыйсың, шулкадәр күбрәк килеп тора, дигән әйбер бар бит. Иң мөһиме – ач тормыйбыз. Хатыным нәрсә сорый, шуны алып бирергә тырышам.

– Күңелне тырнап торган күренешләр бармы?

– Бик күп. Һәрберсенә игътибар биреп, уйлана башласаң, батасың шунда. Эшләү һәм яшәү теләге бетә. Бик еш төшенкелеккә биреләм, депрессиягә кереп киткән чаклар да байтак була. Тик үземне кулга алам. Тормыш дәвам итә, ашарга ризыгың, торырга урының, гаиләң, туганнарың, дусларың бар, дип тынычландырам үземне. Безнең халыкта башкаларның байлыгына кызыгу, хөсетләнү дигән әйбер бар. Әмма “мин дә шул дәрәҗәгә меним әле, мин дә булдыра алам бит” дип уйлау­чылар сирәк. Мин әнә шул әйберне үземдә булдырдым. Үземне һәрвакыт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән чагыштырам. Проблемаларга җи­ңел карарга өйрән­дем. Һәм алар шул­кадәр тизрәк, җайлырак чишелә.

– Татар эстрадасында нәрсә ошамый?

– Гайрәтне чигергән, ачуны китергән артистлар бар. Кемнәр икәнлекләрен әйтмим. Үзенең җырлый, сөйли белмәгәнен аңламыйча, сәхнәгә тыгылган кешеләрне аңламыйм. Музыка дөньясында “до” белән “фа” нотасы клавиатураның кайсы баскычында урнашканын белмәгән кеше сәхнә өлкәсендә эшләргә тиеш түгелдер. Хәзер бит бөтенесе сәхнәгә омтыла. Төзүчесе дә, медицина хезмәткәре дә... Шушы чүп сәхнәне тутыра. Андый кешеләргә һәрвакыт тискәре карадым. Халыкны кем тәрбияли? Артист! Менә шушы зәвыксызлар чыгып, тамашачыны тискәре якка тәрбияли. Акчасын түгеп белем алган профессиональ җырчыларның ипиен урлый. Берәү биш, ун елын белемгә багышлап, җыр сәнгатен үзләштерә, ә күтәрелә алмый. Чөнки сәхнәне әрсезләр басып алды. Эстраданы андый кешеләрдән чистартырга иде.

– Клипларыңа, төшкән киноларыңа карасаң, син бик романтик, хисле кешегә охшагансың...

– Психологиядәге дүрт характерның дүртесе дә яши миндә. Кечкенәдән романтик, классик музыка тыңларга яраттым. Тыныч җырларны үз итәм. Мәгънәле драмалар яратам. Күз яшен чыгарыр өчен күп кирәкми. Берәр социаль ролик карасам да, хәзер лепердәп тырпая да чыга күз яше.

– Соңгы акчаңны биреп, кешегә булышканың бармы?

– Бар. Тик бу әйбер белән мавык­маска тырышам. Гел ярдәм итеп торсаң, гел сорап киләләр. Ә инде ан­нары мөмкинлегең булмыйча бер тапкыр яр­дәм итми калсаң, дош­манга, иң начар кешегә әйләнергә мөмкинсең.

– Син йорт салып маташа идең кебек... Бүген кайда яшисез?

– “Салават күпере” торак комплексында өч бүлмәле фатирда торабыз. Әкренләп ремонтларын ясыйбыз. Буйыйбыз. Моңарчы җиде ел 14 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Дымлы, исле... Ә йортка килгәндә, аның фундаменты гына бар. Йорт салу буенча кечкенә генә, кечкенә генә түгел инде, алда зур проблема тора. Әти вафатыннан соң аның бертуганнары өй бүлешә башлады. Әле шуның очы-кырыена чыгып җитеп булмый. Мондый проблемалар белән күп кеше очраша... Тик мин туган авылымнан китәргә җыенмыйм. Картлык көнемә оныкларны, балаларны шәһәрдән каршы алып көтеп торырга, үз куышымны әзерләргә исәп. Проблеманы ахырына кадәр чишеп бетереп булса, өен дә сала башларбыз әле, бәлки.

– Балалар тәрбияләргә вакыт җитәме?

– Юк шул. Бөтенесе әнисе өстендә. Вакытым булганда, әлбәттә, балалар бакчасына, мәктәпкә илтеп куям, кичен түгәрәкләрдән алып кайтабыз. Кызым биюгә, җырга, кул эшләренә, фольклорга йөри. Улым быел футбол белән кызыксына башлады. Биюгә дә бирдек.

– Хатының хыялыңдагы кеше булып чыктымы? Аңлашып яшисезме?

– Хатыным – иң зур терәгем. Төшен­келеккә бирелгәндә, иркәләп-назлап, “син булдырасың” дип көч биреп торучым. Аллага шөкер, гармониядә яшибез. Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен, күз тимәсен. Бөтен кешегә дә шундый тормыш иптәше насыйп булсын! Әлбәттә, талашабыз да, төрткәләшәбез дә. Ансыз тормыш бармый. Кызык та булмас иде ул. Дуслашу мизгеле үзе кызык бит. Ул мине күп әйбергә өйрәтте. Акча тотарга, мәсәлән. Кызган вакытта тиз суынырга. Әле дә бер-беребезне тәрбиялибез.

Тискәре якларыңны барлыйк әле...

– Тиз төшенкелеккә биреләм. Тиз кызам... Ялынырга яратмыйм. Ләкин бүгенге заманда ул бик кирәк әйбер. Ялагайлар уңышка тизрәк ирешә. Миндә ул сыйфат юк. Бәлки бу яхшыдыр да. Ә аннан... ялкау мин. Шуны җиңеп булмый.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 декабрь 2019 № 49

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2630
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ