Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Борындыкта кемгә җир җитми?

25 Июнь 2015 1651
“Бакчага трактор кертә алмыйбыз”

Көз-кыш айларында гына җир мә­сьә­ләсе азрак “ял итеп” тора да, чирәмнәр баш калкыткач, бакча эш­ләре башлангач, тагын кабыргасы белән килеп баса. Кайчандыр әти-әнисенең милке булып, онытылып беткән кишәрлеге искә төшә, ике күршегә дә җитми башлый, берләшеп, өченче кешегә дәгъва белгертергә дә “булыша” ул җир. Шәһәрдә аның бик кыйбат һәм дефицит булуын беләбез, әмма, ни хикмәт, шәһәр халкы җир җитмәүдән зарланып шалтыратмый безгә. Гектар-гектар, сутый-сутый буш җирләре булса да, һаман авылда туа әлеге проблема. 

“Без – өч күрше пенсионер – өй артында урнашкан бакчага трактор кертә, бәрәңге утырта алмыйбыз. Моңа кадәр рәхәтләнеп трактор кереп йөри торган араны авылдагы яшь гаилә рәсмиләштереп, тимер сетка белән әйләндереп алды”, – дип шалтыраттылар Кайбычның Борындык авылыннан.

“Рәсмиләштереп” дигән сүздән соң ук сагая калсам да, юлга кузгалдым. Берәр ялгышлык киткәндер дә, элек бер хуҗалык рәсмиләштергән кишәрлекнең күршесен икенче кеше алганда, төгәлсезлек киткәндер, минәйтәм... 

“Безгә өч метр җир кирәк!”

Билгеләнгән сәгатьтә зарын әйтеп шалтыратучы Дания апа Нигъ­­мәтҗанова каршы алды. Чай­калып түгелергә торган кү­ңеле шулкадәр тулган булган күрәсең, мине күрүгә хәл-әхвәлен бәян итә дә башлады.

– 1971 елда бу нигезгә килен булып төш­тем, – дип башлады ул сүзен. – 24 ел элек ирем үлде, биш ба­ла­ны үзем генә аякка бастырдым. Бакча башыннан гомер-гомергә трактор керерлек юл бар иде. Күрше карты белән икәү капка да ясап куйдык хәтта. 2012 елда шуны Әскәровлар алды да шуннан бирле трактор кертә алмыйбыз, – дип зарланды.

Дания апаны тыңлагач, мәсьәләгә әкренләп ачыклык керә башлады. Мин әле Борындыкка юл тотканда хуҗасыз, ташландык яткан җир өчен көрәш барадыр дигән уй башыма ялгыш та кермәде. Ә хәзер инде барысы да аңлашыла кебек: теркәлмәгән җирне рәсмиләштереп теләсә кем куллана ала бит. Аның өчен авыл кешесе булу да кирәкми, тиешле кәгазьләрне җыеп тапшырсам, миңа да бирәләр. Ә хәл болайрак була: 138нче санлы “Күпбалалы гаиләләргә җир бирү турындагы” Федераль Закон нигезендә, шушы ук авылда яшәүче Әнисә һәм Ирек Әскәровлар гаиләсенә җир бүлеп бирелә. Авыл җирлегендә башка буш урыннар булса да, нигәдер шушы кишәрлекне бирергә булалар аларга. Нәтиҗәдә, Ленин урамы 19, 20, 21 йортта яшәүче Наҗия Гәрә­фиева, Дания Нигъмәтҗанова, Мансур Гыйләҗевлар бакчасына яз-көз трактор кертү өчен юллар ябыла. Яшь гаиләгә бүлеп бирелгән җир кишәрлеге нәкъ менә әлеге пенсионерларның бакча башында урнашкан. Эт өрә тора, бүре йөри тора дигәндәй, юктан тавыш чыгарырга җитә кала шул җир, инде менә дүрт елга якын тыныша алмый авылдашлар.
  
– Закон буенча 15 сутый җир тиеш булса да, күбрәк мәйдан били ул кишәрлек, ким дигәндә 18 сутый анда, – ди Дания апа. – 2012 елда язын бакчаны сукалатырга кирәк, ә трактор керерлек урын юк. Ирек янына бардым, “Мин бу җирне сатып алдым”, – диде ул. Аптырап, авыл советына киттем. “Главабыз” Рифат Илмасович исә: “Коймаңны каерып керт”, – диде. Менә, шуннан бирле конфликт бара. Шул көннән бирле тынычлыгым югалды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына бардым, авыл советына гариза яздым. Судлар да булды, тик уртак фикергә килә алганыбыз юк. Судтан чыккач прокурорга гариза яздым. Әмма “Ул җир өч балалы гаиләгә, өченче бала өчен бирелде” дип, авызымны яптылар. Авыл советы, җир комитеты, прокуратура, хакимият башлыгы да берләшеп, Әскәровлар ягына басты. Безнең якта беркем юк. Авыл депутатлары: “Кадастр инженерларын чакырт та, үлчәп бир, калганыннан кереп йөрсеннәр” дигән иде, Рифат тыңламады.

– Бакчаны ничек сукалатып, бәрәңге утырттыгыз соң? – дип яңа тишелеп килүче үсентеләргә ымлыйм. – Соңга калып утырттык. Арттан керергә рөхсәт булмагач, күрше белән ике арадан, газ торбасы астыннан керде трактор. Яңгырлы көн иде, аяк асты пычрак. Чүт кенә торбаны сындырмады. “Апа, башка монда килмим, җирегезне сукаламыйм”, – дип әйтеп китте тракторчы. “Газ торбасы астыннан техника белән йөрмәгез” дип, газовиклар да шелтә белдерде, – дип ачыргаланды танышым.

“Ике арада буш җир, нигә шуннан йөрмәскә?”
  
Авыл җирендә тавыгың күршегә кереп йомырка салса да, бу турыда авыл җирлеге башлыгы белмичә калмый. Әнә, Дания апа да ниндидер ышаныч, яклау эзләп, күп таптаган авыл советы бусагасын. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев Дания апалардан ике-өч йорт аркылы гына тора икән. Төшке аш вакыты булу сәбәпле, туп-туры рәиснең өенә бардым. Журналист икәнлегемне әйтүгә, нинди мәсьәлә белән йөрүемне бик тиз аңлап алды зирәк хуҗа. Әлеге вазыйфага билгеләнгәненә 5 ел тулган, шуннан бирле әлеге җир мәсьәләсе кара сакал кебек артыннан ияреп килә икән. 270 хуҗалыктан торган авылда иң үзәгенә үткән проблема шушы булса кирәк, үзе дә тәмам аптыраган инде.

– Закон буенча бервакытта да артык җирне бирмиләр кешегә, – диде ул. – Техник инвентаризация бюросыннан (БТИ) җир төзелеше буенча техник Марсель Хәйруллин килеп үлчәде, кәгазьләре тәртиптә, бернинди артык җир юк анда, кәгазьдә күпме язылган, шуның кадәр генә, – дип сөйли башлады, беренче соравыма җавап итеп.
  
– Авыл бит инде ул шәһәр түгел. Бөтенесе бер-берсенә туган, кода дигәндәй... Бер-береңнең хәленә керү юлы белән шул сукмакны калдырып булмый идеме?

– Ничек әйтим, монда гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Дания апа Ирек­ләрдән матур гына барып сораган булса, каршы килмәсләр иде дип уйлыйм. Бер-берсенә әйтмәгән сүзләре калмады, китте талаш, китте кычкырыш. Суд та берни эшли алмады. Хәер, җир законлы рәвештә бирелгән, нишләтсен ул аны?! Анда кишәрлекләр шулай итеп урнашкан: Ленин урамында яшәүчеләр белән Карл Маркс урамында гомер итүчеләрнең бакча башлары бер-берсенә терәлеп тора, трактор йөрер урын юк. Инде Дания апаның күңелен күреп, капка калдырган булсак, бүленгән кишәрлек 15 сутыйга тулмый иде. Дания апа белән Наҗия апа йортының ике арасында рәхәтләнеп үтеп йөрерлек урын бар. Быел трактор шуннан кереп, бакчаларны эшкәртеп чыкты. Менә, тракторның бакча сукалап чыгып килгәнен фотога да төшереп калдым, – дип телефонындагы сурәтне дә күрсәтеп алды рәис. – Тракторчының үзен күрдем, сөйләштем. Трактор рәхәтләнеп кереп-чыгып йөри ала, торба җирдән 3,60 метр биеклектә. Ә тракторның буе 3 метр да юк!

– Авыл җирлегендә шуннан кала башка җир юк идеме?
  
– Җир бар ул. Кешегә бит начарны биреп булмый. Сез ул җирне барып карадыгыз инде, мин сезне күрдем. Анда хәзер люцерна чәчелгән. Ә аңа кадәр анда чүплек иде. Мәчет каршында авылның бөтен чүп-чары өелеп ятсын әле! Нишләргә дә белми аптырагач, Әскәровларга тәкъдим иттек.
  
  – Аңлавымча, сез әлеге мәсьә­ләнең чишелешен тракторны бакча башыннан түгел, ике арадан йөртүдә күрәсез?

– Әлбәттә! Әмма җирне башта рәсмиләштерергә кирәк! Дания апа ул җирдән законсыз рәвештә файдалана бит әле! Мин бит, җитәкче буларак, аңа чара да күрергә тиеш, юкса! Ике хуҗалык арасында 13 сутый җир бар. Аннан трактор гына түгел, башка техника да кереп йөри ала. 

“Каткан күңелем эремәячәк”

 Таяк ике башлы булган кебек, теләсә нинди проблема ятьмәсенә уралучы да, гадәттә, икәү була. Каршы як фикерен дә ишетергә теләп, Әскәровларга юл тоттым. Аларның мәш килеп бакчада печән әзерләп яткан мәлләре иде. Әнисә ханым да бу җир мәсьәләсеннән туйган инде.

– Әлеге җирне алганнан бирле журналистлар гына килгәне юк иде әле, башка барлык белгечләр белән аралаштык, – дип сүз башлады ул. – Нәрсә әйтим, йә, нәрсә ишетәсегез килә? 2011 елда закон чыккач, өч балалы хатын буларак миңа теркәү палатасына барып, җир сорап гариза язарга куштылар. Яздым. Шуннан башка берни белмим. Кадастр инженерлары килеп үлчәгәнне дә, бүлгәнне дә күрмәдем. Берничә ай үткәч, “Өч балагызны да ияртеп, җир кәгазегезне килеп алыгыз”, – дип шалтыраттылар. Олы балама ул вакытта – 17, игезәкләргә 14 яшь иде. Башта безгә Дания апа белән Наҗия апа арасындагы җирне алырга әйттеләр. Ике күрше арасына кысылмыйм дип, аннан баш тарттым. Карл Маркс урамы, 24а адресы белән без рәсмиләштергән ул җир чүплек иде. 15 трактор арбасы чүп түктек без аннан.
  
– Дания апа белән мөнәсәбәт­ләр шул вакытта ук кискенләштеме? – дип сорыйм.
  
– Без чүп түккәндә дә, кишәрлекне сетка белән тотып алганда да килеп күренмәде ул. Бәрәңге утыртыр вакыт җиткәч кенә, китте сүз, китте тавыш. Авыл советына барып: “Ник ул җирне безгә бирдегез, туйдым”, – дидем. Район башлыгына кадәр килде, хилафлык тапмады. Дания апа сүз көрәштерүен дәвам итте: үзебезгә дә, кеше аркылы да сүзне ишеттерә торды. Өстебезгә сүз сөйләп, тырнак астыннан кер эзләп йөрмәсә, елга ике тапкыр трактор кереп йөргәнгә без дә сүз әйтмәгән булыр идек. Хәзер каткан күңелем эремәячәк! Суд булды, судья минем файдага, “рәсмиләштергән җирдән трактор йөртмәскә” дигән карар чыгарды. Ул миндә дә, Дания апада да бар. 
  
Соңгы сүз

Кемнән яклау табарга бел­мәгән Дания апа Нигъмәт­җанова соңгы тукталыш итеп безне сайлаган. Тик ни кызганыч, ситуацияне үзегез күреп торасыз: авыл җирлеге рәисе дә, каршы як та трактор кереп йөрерлек ара бүлеп бирүгә кискен каршы. Әскәровлар ул җиргә бәреп кермәгән, законсыз рәвештә уратып алмаган, аңа өчтән артык балигъ булмаган баласы булган һәр гаилә дәгъва кыла ала. Аннан соң барлык документлар да тәртиптә, рәсмиләштерелгән.    Әмма гомере буе шушы авылда бил бөккән, маңгай тире түккән пенсионер Дания апаның да хәлен аңларга була. Рифат Илмасович: “Ике арадагы җирне рәсмиләштерсен дә, трактор шуннан кереп йөрсен”, – ди. Әмма мин моның җитәкче авызыннан чыккан гади сүз, миңа биргән гади җавап кына булып калуын теләмим. Тәкъдимем шул: авыл җирлеге рәисе үзе башлап йөреп, әлеге хуҗасыз җирне Дания апа исеменә рәсмиләштерсә, газ участогы белгечләрен чакыртып, газ үткәргеч торбаны кимендә ярты метр өскәрәк күтәртсә, бер атуда ике куянның койрыгын тоту булыр кебек. “Бакчам сукаланмый кала” дип лаф оручы Дания апа да, “Тагын шул җир” дип хафаланган Әскәровлар да, “Бетмәс проблема булды” дип пошаманга төшүче авыл советының да бер селтәнүдә барлык проблемалары бетәр, дус-тату, тыныч яшәрләр иде. Сарык та исән, бүре дә тук булыр иде, кыскасы...

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Кайбыч – Борындык – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ