Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Борчаклы намаз

7 Декабрь 2018 1791
Бер әбине карыйм мин, 88 яшендә булса да, сөбханалла...
Бер әбине карыйм мин, 88 яшендә булса да, сөбханалла, кайбер уңмаган таза-сау ханымнарны бәреп ега әле ул. Мин килгәнче гөлләренә су сибеп, коймагын пешереп куя. Көн саен гимнастикасын да калдырмый. Узган елга кадәр “сәпиттә” йөрде. Хәзер туктады инде, әмма намазын калдырмый укып бара. Әле ничек укый намазны, исең китәрлек!

Беркөн соңга калып килеп кер­сәм, намазлыгына борчак сипкән дә, шуңа тезләнеп намаз укып ята! Без идәнгә келәм җәйгән, шуның өстенә калын намазлык җәеп укыйбыз. Алай да: “Тезләр авырта”, – дип зарланабыз әле. “Нишлисең?” – дим. Бер дә күр­гәнем булмагач, аптырадым. “Ә мин еш кына шулай эшлим. Шуңа күрә, йөгереп йөрим дә инде. Массаж була торгандыр”, – дигәч, “Авыртмыймы?” – дип кенә сорый алдым. Әбием: “Авырта, әле ничек кенә! Барыбер түзәм. Иманны да ныгыта болай уку. Аллаһы Тәгалә каршында басып торасылар бар бит әле”, – дигәч, бөтенләй сүзсез калдым.

Шуны гына беләсем килә, тагын берәрегезнең борчаклы намаз укыганы бармы? Мин өйгә кайткач укып караган идем... Ярар, көн саен укый торгач, мин дә өйрәнермен әле!


Әлфинә Нуриева.
Казан.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ