Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җәлил хәзрәтнең авылы Борбашта аракы саталар

28 Июнь 2016 1785
Җәмәгать, Балтач районы Борбаш авылына килдем бит әле. Авылда 250 хуҗалык бар, 890 кеше яши. Каршымда  өч кибет, шуның берсенә сугылдым. 
– Матур апа, ипиләрең кыйммәтме?

– 23тән башлана, Казаннан килгәне кыйбат – 27 сум.

– Кибет ишегенең пыяласына: "Бурычларыгызны түләп бетерегез, тикшерү килә", – дип элгәнсез, түлиләрме?

– Акчасы булганнары түли, булмаганы юк.

Шулвакыт товар күтәреп кибетнең хуҗасы да кайтып керде. 

– Җәлил хәзрәтнең туган авылында кибеттә аракы сатыла. Хәзрәт тыймыймы?

– "Сатмасаң әйбәт", – дип әйтә үзе. "Сатмагыз", – дип әйтә алмый, салым түлибез бит.

– Дин буенча хәрәм акча бит, аның рәхәтен күрәсезме соң?

– Хәрәм акча дип... Бер безнең кибет кенә сатмый, калган ике кибет тә сата. Ике ел туктап тордым, бүтән кибетләр саткач, ник мин генә сатмыйм соң әле, дип янәдән башладым.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 30 июнь көнне чыгачак 26нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ