Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Болгар борычын ашларга кирәкме?

18 Май 2017 874
Баллы борычны даими урынга – туфракка күчереп утырткач, ничек тукландырырга?
Чәчәк атканда аны мондый төнәтмә белән ашлыйлар.

100 л мичкәгә 5-6 кило яшь кычыткан, үги ана һәм бака яфрагы, мокрица, тузганак, 10 л черемә, 10 аш кашыгы көл алына. Барлык компонентларны мичкә төбенә салып, өстенә су коегыз. Шуннан соң болгатып, бер атна төнәтегез дә, борычка сибә башлагыз. Бер төпкә 1 л исәбеннән алына. Калган төнәтмә белән башка яшелчәләрне сыйларга да мөмкин.

Уңыш бирә башлагач та борычны ашларга кирәк. Моның өчен 100 л мичкәгә 5 л кош тизәге, 10 л янган сыер тизәге алына. Беренче очрактагы кебек су коярга да 4-5 көн төнәтергә кирәк. Ашлауны дымлы туфракка башкаралар. Туендыру арасы – 10 көн.

Моннан тыш, чәчәк атканда һәм уңыш биргәндә борычны коры көл белән дә туендыралар. 1 квадрат м туфракка 1-2 стакан көл.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1977
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1411
16 Март 2020 12:44 1388
ӨСКӘ