Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Блогер Әлфия апа: “Туры эфирга танышларым сыерларын савып бетергәч чыгам”

5 Февраль 2019 814
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Әлфия апаны “Инстаграм”да күреп алдым. #Әниблогер дигән хештеглар белән төрле кызыклы постлар куя ул. Туры эфирларга чыга.
– Блогер булу сезгә ни бирә?

– Гел икенче тормыш инде... Күңелле!

– Реклама да ясаштыргалыйсыз ахры? Моның файдасы бармы?

– Берәр реклама куйсаң, бу сорауны бирми калмыйлар. Әйе, сториска да, кайчагында постларга да куйгалыйм. Телефонга акча салырлык булса да файдасы бар. Аны бит инде акча эшлим дип алдан уйламыйсың. Күңел өчен башлаган эш. Ләкин пенсиядәге кешегә иш янына куш була азрак. Ярдәмгә мохтаҗлар, авыру балалар турында да куям. Кайберләренә хәер булсын дип акчасын да җибәрәм.

– Аудиториядә нинди кешеләр? Якташларыгыз-танышларыгызмы?

– Күбесе – виртуаль дуслар. Италиядән, Франциядән, Төркиядән дә, Лондоннан да кушылалар. Алар үзләре безнең якташлар, хәзер менә чит илләрдә туган телләрен сагынып яталар. “Ярый сез бар әле”, – дип язалар. Алар минем белән дә, миңа язылган башка кешеләр белән дә танышып беттеләр инде. Туганнар кебек аралашып торабыз.

– “Давай поженимся” була язды бүген дә туры эфирыгыз. Яшьләр дә карый сезне, аларга да кызык, димәк...

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ