Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Битлек киеп йөрүчеләрне кызганам”

28 Июль 2020 754
Танылган шагыйрь Разил ВӘЛИЕВ белән әңгәмә.
– Разил абый, 7 класста укыганда газетада чыккан язмагыз өчен сезне кыйнаганнар икән, шул хакта сөйләгез әле.

– 6дан 7гә күчкән елны иде ул. Ул чакта мәкаләләр, шигырьләр яза идем, алар район газетасында басыла иде. Көннәрдән бер көнне әби, апаларны тыңлап утырдым. Алар күршедәге бер абзыйны тәнкыйтьлиләр иде: “Менә, заманында азып-тузып йөрде, хәзер изге булып йөри”, – дип. Шушы сүзләргә таянып, бер мәкалә яздым һәм ул район газетасында басылып та чыкты. Клубтан кайтышлый күрше абзыйның малайлары мине тотып, бик каты тәпәләде. Шуннан соң язмаң өчен кыйналырга да туры килгәнен аңладым.

– Куркып калдыгызмы?

– Юк, тагын да ярсыбрак мәка­ләләр яза башладым. Яшь чагында тәнкыйди фикерләрем күбрәк иде. Кызларны мактап, малайларны үчекләп, авылдагы хәлләрне яза идем.

– Авылыгызда яңа мәчет салдыргансыз, искесен нишләттегез?

– 1979 елда яңасын гына түгел, искесен дә ремонтлаткан идем. Ул вакытта партия көчендә иде. Китабым чыкты, советлар чорында гонорар яхшы иде. Шул гонорар акчасына Казаннан өч реставратор яллап, аварга торган мәчетебезнең манарасын ремонтлаттым, түбәсен яптырдым.

– Авылга еш кайтасызмы?

– Әнкәй исән вакытта атна саен кайтырга тырыша идем. Хәзер кайтулар кимеде. Төп йортыбыз исән. Искесен сүтеп, энекәш белән яңасын төзедек. Бәләкәй генә бүлмәм бар, рәхәтләнеп шунда язып утырам. Бер повестемне шунда төгәлләдем.

– Яшь чагында шабашкада да йөргәнсез дип беләм.

8 сыйныфтан соң әнкәйнең энеләре белән өч ел рәттән шабашкада йөрдем. Алар балта осталары иде. Үзем йорт та сала алам, дачамны үзем җиткердем.
  
– Разил абый, эшегездән тәм табасызмы?

– Эшеннән тәм тапмаган кеше – иң бәхетсез кешедер ул. Яратмаган эштә беркайчан эшли алмас идем. Шундый мохиткә килеп эләктем. Түбән Камада эшли башлагач, анда да күп язучылар килә башлады: Зәки Нури, Нәби Дәүлиләр – кемнәр генә килмәде. Алар шигырьләремне Казанга алып киттеләр. Менә шул вакыттан бирле үземне бары тик әдәбият дөньясындагы кеше итеп кенә күз алдыма китерә идем.

– Гаиләдә әдәбият белән кызыксыну бар идеме?

– Әткәйне әдәбиятка мөкиббән кит­кән кеше дип әйтә алмыйм, ул колхоз рәисе иде. Вакыты да булмагандыр: иртәнге 4тә чыгып китә, төнлә генә кайта. Эштән бушаганы юк иде. Ә менә әнкәй әдәбиятка җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Әнкәйдән ишетеп, “Мокамай”ларга гашыйк булдым.

– Сезне сүгеп язучылар да бар, андый язмаларны укыгач ничек тынычланасыз?

– Тынычланам дип, һәркемнең үз фикере булырга тиеш, аны хуплыйм. Әмма фикереңне әйткәнче уйларга кирәк. Мин бу фикеремне әйтү белән файда китерәмме, әллә зыянмы дип. Беркайчан да кешене пычрак аякларың белән изеп таптарга ярамый. Кеше ул шәхес, һәр кешенең горурлыгы бар. Без бер-беребезгә хөрмәтле булырга тиешбез.

Ачуыгыз киләме?

– Тәнкыйтьләрне күп ишетергә туры килде. 20-30 ел элек миңа каты ябырылганнар иде, анонимкалар яздылар. Укытучым Лев Ошанин, атаклы шагыйрь: “Үч саклап йөргән кеше беркайчан да зур уңышларга ирешә алмый. Үче үз-үзен генә бетерә. Боларны оныт та үз юлыңнан бар. Алар онытыла”, – дигән иде. Аның киңәшләрен тотып яшим.

– Әтиегез тирги идеме балачакта?

– 3 сыйныфта укыганда иптәш малайлар белән тәмәке тартырга ниятләдек. Өйдә әткәйнең “Север” дигән папиросы бар икәнен беләм. Малайлар котыртып, шул папиросны алып чыгарга кушты. 4-5 малай арыш басуына барып, бер пачка папиросны тартып бетердек. Исереп, хәлдән тайдык. Кайткач, әткәйдән каты эләкте: “Син үзең генә бозыклык эшләп йөрмисең, мине дә кеше алдында оятлы иттең. Ул малайларның әти-әниләре минем турыда нәрсә дип әйтер? Исмәгыйльнең улы шундый, дип әйтәчәкләр бит!” – диде. Шуннан соң тәмәке тартканым булмады. Миңа үрнәк күрсәтеп, әткәй үзе дә туктады.

– Председатель малае булгач, бай яшәгәнсездер?

– Бай яшәдек, дип әйтә алмыйм. Әткәй ар­тык кызыл, артык дөрес коммунист иде.

Сәясәтче битлек киеп йөрергә тиеш, диләр, бу арытмыймы?

– Депутатларның ихласлары бар. Туфан ага Миңнуллин ихлас иде, һөнәре буенча артист булса да. Битлек киеп йөрүчеләрне кызганам. Иң куркынычы – битараф булу.

– Заманында укытучыгыз Лев Ошаниннан бурычка акча алгансыз икән.

– Әйе. Ул чакта Мәскәүдә Әдәбият институтында укый идем. 1 курста ук өйләндем. 2 курста кызыбыз Сөембикә туды. Урамнан моңсу гына барам, гаилә белән яшәр өчен фатир эзли торгач, берничә атна лекциягә йөрмәгәнмен. Һәм мине стипендиядән мәхрүм иттеләр. Хәл шәп түгел, акча юк. Лев Ошанин – укытучым, шагыйрь – каршыма килә. “Менә сиңа акча”, – дип кесәсеннән 200 сум чыгарып бирде. Стипендия 28 сум иде ул чакта. Шаккаттым: “Алмыйм. Беркайчан сезгә кайтарып бирә алмаячакмын”, – дигәч: “Ал, хатыныңа, кызыңа бүләк алырсың. Баегач бирерсең”, – дип китеп барды. Ел ярым узгач, беренче китабым чыкты, шактый мул гонорар бирделәр. Шул гонорарны алдым да Лев Ошанин янына йөгердем: “Бурычымны бирергә телим”, – дигәч: “Юк, миннән дә баерак булгач бирерсең”, – дип китеп барды. Соңыннан кайтардым. Казанга кунакка чакыргач.

– Дәрдемәнд заманында Дәүләт Думасы депутаты, миллионер-шагыйрь, капиталист булган. Сез дә аның кебек бай депутатмы?

– Дәрдемәнд ул вакытта Россия­­дә иң бай кешеләр рәтендә булган, аның дистә­ләгән алтын приискалары эшләгән, аның белән һич кенә дә мине чагыштырып булмый. Шагыйрь яхшы шигырь язар өчен хәерче булырга тиеш, диләр, моның белән килешә алмыйм. Бөтен шагыйрь дә сукбай булырга тиеш түгел. Хәерчелек мескенлеккә китерә. Мескенлек – шигъриятнең иң зур дошманнарының берсе. Мокыт, мескен кеше беркайчан да зур шагыйрь була алмый.

– Дин дәүләттән аерылган диләр, бу әле дә шулаймы?

– Әйе. Әмма бу шартлы рәвештә генә шулай. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, бергә барырга тиешләр.
  
– Хатыныгыз врач, ничек таныштыгыз?

– Алия белән Мәскәүдә таныштык. Дустыма кунакка барган идем, ул шунда иде. Медицина институтында укый, тулай торагы минем белән янәшә булып чыкты. Үзебезнең тулай торакка чакырдым. Бездә һәр атнада Евтушенко, Белла Ахмадуллина, Вознесенский, Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатовлар килеп чыгыш ясыйлар иде... Өйләнешеп тә куйдык. Башта балалар табибәсе булып эшләде, аннары энә белән дәвалау буенча Кытайда укып кайтты.

– Шигырь языламы?

– Шигырь – яшьлек юлдашы. Яшь вакытта күбрәк языла. Кайнап торган хис, дәрт кирәк. Хәзер күбрәк проза языла.

– Сез әле дә егетләр кебек. Ничек шулай сакланып калдыгыз?

– Иртән душка керәм, ярты сәгать гимнастика, массаж ясыйм. Эшкә җәяү барам, җәяү кайтам. Артык сайланмыйм, нәрсә бирәләр, шуны ашыйм. Иртә белән бер чокыр кофе эчәм, аз гына ботка. Көндез чәй генә эчәм, ашамыйм, ашасаң йокы баса башлый. Кичен әйбәт ашыйм. Велосипедта йөрим. Яшь вакытта спорт белән шөгыльләнә идем.

– Депутатның көне ничек үтә?

– Һәркөнне нәрсә эшләргә икәнен язып куям. Эшләгән берсен сызып барам. Көн саен дистәләгән кеше килә. Алдан ук шалтыратып әйтеп куялар. Алар килгәнче әзерләнәм, бу мәсьәләне ничек хәл итеп була икәнен уйлыйм. Бөтен гозерләрне дә 100% канәгатьләндереп була, дип әйтә алмыйм. Эшләрнең очы-кырые юк.

– Хәлдән таясызмы?

– Хәлдән таеп, сыгылып кайтам, кыл да кыймылдатасы килми. Оныгым белән урамга чыгып бераз йөргәч, әзрәк кенә үземә кайта башлыйм. Зарланмыйм. Бернәрсә барып чыкмый икән, шунда ук икенчесенә тотынырга кирәк, кайгырып утырырга ярамый.

– Әле дә бильярд уйныйсызмы?

– Бильярд җене миңа Мәскәүдә кагылды. Анда язучылар йортында искиткеч яхшы бильярд бар иде. Еш кертмиләр, махсус билет кирәк иде. Уйнадым дип әйтә алмыйм, уйнаучыларның осталыгына сокланып карап тордым. Ул йортта үз вакытында Маяковский да уйнаган. Әдәбият институтының тулай торагының подвалында да бильярд бар иде, шунда төшеп йөри башладым. Шәп уйнаучы егетләр бар иде. Таң атканчы уйный идек. Чын бильярдта уйнауны иҗат йортларына бара башлагач татыдым. Мостай Кәрим белән көннәр-төннәр бильярд уйный идек. Бильярд уйнау сабырлык өсти, уйларга мәҗбүр итә. Бильярд уйнаганда хәтта шигырь яза идем. Бүген дә вакыт-вакыт уйныйм. Ул чын мәгънәсендә ирләр уены.

– Дошманнарыгыз бармы?

– Беркемне дә дошман күреп йөргәнем юк. Ул күп вакытны сарыф итә, кирәк нәрсә түгел. Ә мине нишләптер дош­ман күрүчеләр бар шикелле. Бәлки мин кемгәдер комачаулыймдыр, кара көнчелек тә бар бит әле. Синең уңышыңа сөенәсе урында көенәләр. Минем хакта гайбәтне “Азатлык”та язалар: “Разил Вәлиев аена 4 млн 700 мең сум акча ала икән”, – дигәннәр... Гаиләгә теләсә кем кереп йөрергә тиеш түгел.

– Нәрсәләрне эшләргә өлгермәдегез?

– Яза башлаган әсәрләрем шактый, иң нык күңелемне тырнап торган әйбер шушы. Гомер буе депутат булмам, үземне шулай дип юатам. Күңелемә күп мая тупланды. Азмы-күпме көндәлек тә алып барам.

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 
11 июль 2019 № 27
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ