Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Битлек артына яшеренергә мәҗбүрбез. Имамнар да уйныймы?

1 Март 2019 285
Шекспир: “Тормыш – театр. Без һәркайсыбыз да артистлар”, – дигән. Дөрестән дә, өйдә, урамда, эштә, ялда һ.б. урыннарда барыбызга да төрле рольләр уйнарга туры килә, фәлән кат битлек артына яшеренергә мәҗбүрбез. Имамнар да уйныймы? Дин моңа ничек карый? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, имам кеше халык алдында чыгыш ясаганда образга керми калмый, ягъни монда артистлык осталыгы кирәк. Сәйдә абыстай Аппакова да вәгазьләрендә “артист булырга кирәк” дип гел кабатлый. Сез­гә дә еш уйнарга ту­ры киләме?

– Татар халкында “артист” сүзе, га­дәттә, кеше көл­де­рү­че, шаян сүз остасы, спектакльдә уйнаучы яки җырчы дигәнне аңлата. Моның белән генә чикләнергә ярамый, артист һөнәре – сәнгать. Дин тормышта зур урын, юнәлеш алганга күрә, ул да сәнгатьтән ерак түгел. Әйтик, мәчетләрнең архитектурасын карыйк. Аларны төзегәндә останың үзенең күзаллавы, тырышлыгы белән сәнгать үрнәге туа.

Казандагы элеккеге мәчетләр хәтта “золотое сечение” рәвешендә сафка бастырылган. Аллаһы Тәгалә галәмне дә шушы тәртиптә яраткан. Азан әйтү – шулай ук сәнгать. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үз заманында иң матур, иң көчле тавышлы Биләлне мөәзин итеп куя. Андый вазыйфадагы кеше йомшак тавышы белән халыкка азанны җиткерергә, ул колакка гына түгел, күңелгә үк үтеп керергә тиеш.

– Бөтен кеше азан әйтә аламы?

– Азан әйтү өчен моң булган саен яхшырак. Төркия, Иран, Мисыр кебек дәүләтләрдә моңа нык игътибар бирелә, аларда мөәзиннәр әзерли торган махсус мәдрәсәләр эшли. Чөнки азан әйтүнең төрле рәвешләре бар. Коръән укуның да үз үзенчәлекләре. Көйләп уку өчен тавыш, ягъни “слух” булу зарур. Татарда Коръәнне матур итеп укучыга “карый”, диләр.

Имам – халык каршында чыгыш ясау­чы. Аны энәсеннән җебенә кадәр тикшерми калмыйлар, шуңа күрә сөйләм теле дә, нотыгы да камил булырга тиеш. Расүлебез: “Һәр сүзнең үз урыны, һәр урынның үз кешесе бар”, – ди. Имам да кем каршында, нинди уңайдан чыгыш ясаганын, халыкның нәрсә көткәнен чамаларга бурычлы. Бу – сәнгать. Имамда юмор хисе булу да хуплана. Расүлебез дә бит мәзәкләп сөйләшергә яраткан. Юмор динне матур һәм җиңел итеп җиткерергә булыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Дин ул – җиңеллек, аны авырайтмагыз”, – ди.

– Имам өчен беренче урында сүз, ягъни вәгазь торамы, әллә гамәлме?

– Беренче урында һәркем өчен га­мәл тора. “Саф” сүрәсендә: “Әй, иман­лы бәндәләр, ни өчен сез үзегез эшләмәгәнне сөйлисез? Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләнең ачуын гына китерәсез”, – диелә. Халык күңелен алдап булмый, ул эш-фигылеңне, тырышлыгыңны, яшәешеңне белә, сизә, күрә. Шуңа да беренче урында тәртип, гамәл торырга тиеш. “Бәкара” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Кешеләрне өндисез, ә үзегезне онытасыз. Сез бит китап укыйсыз. Бераз гына да уйлап карамыйсызмы?” – ди. Расүлебезнең хәдисеннән күренгәнчә, кыямәт көнендә өч төрле кеше җәһәннәмгә беренче керер. Алар арасында галимнәр булыр. Аллаһы Тәгалә: “Мин сиңа гыйлем бирдем. Син аның белән нишләдең?” – дип сорагач, гыйлем иясе: “Өммәтемне укыттым, өйрәттем”, – дияр. Раббыбыз әйтер: “Ялганлыйсың, син укыткан, сөйләгән вакытта ниятең Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен түгел, ә башкалар каршында мактану, масаю, алар белән бәхәсләшү иде”, – дияр. Аллаһы Тәгалә: “Кыямәт көнендә һәр имам үзенең өммәте белән килер”, – дип тә кисәтә. Әйтик, шәһәр халкы шушы җирлектәге имам артыннан киләчәк. Авыл имамы икән, ул бөтен авыл халкына суд булмый торып, җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кермәс. Чөнки һәркемнән намаз һ.б. турында сорау алыначак, “Имамның сүзе сиңа килеп ирештеме?” – дип сораячаклар.

– Казаныбызда мәчетләр саны шактый, шуңа да карамастан, 10 мең кешегә исәп­ләнгән тагын бер гыйбадәт йорты – Җәмигъ мәчете төзү турында сүзләр йөри. Мәчетләр саны белән дингә килүчеләрне чагыштырып карасак, хәл канәгатьләнерлекме? Динле булып яшә­мәүдә гаеп мәчет җитмәүдә генәме?

– Мәчет салу мөселманнарның ихтыя­җыннан туа. Башкалабызда 80гә якын мәчет бар, җомга көнендә алар барысы да туп-тулы. Гает намазлары турында әйтеп тә тормыйм. 25-30 еллар элек Казанда Мәрҗани мәчете генә эшли, ул җомга көнне дә тулмый иде. Бүген урын юклык мөселманнарның саны артуга ишарәли.

– Ул дәвердә Казанда хәзерге кебек халык күп яшәмәгән, Урта Азиядән килүчеләр дә булмаган.

– Беренчедән, мәчеткә йөрүчеләр арасында татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә күп. Икенчедән, Җәмигъ мәчете бөтен дөньяда бар. Аны зуррак итеп төзегән саен хәерле. Әйтик, Мәдинә мәчетенә Рәсүлебез моннан 1400 ел элек нигез сала. Бүген ул шул тикле зурайган, Пәйгамбәребез яшәгән вакыттагы шәһәр кадәр булган, әле һаман киңәя. Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчете дә зурайганнан-зурая, анда 10 млн халыкны сыйдыру турында уйланалар. Берлинда – 100, Лондонда 400 мәчет эшли. Ягъни, мәчет бервакытта да артык була алмый.

– Үзәк мәчетнең вазыйфасы нәрсә? Ул башкалардан ничек аерыла?

– Бөтен гаетләр, тантаналы чаралар шунда узачак.

– Артист дигәннән, Әтнә театры юби­леенда булган журналистлар бәй­рәм ча­расының сәхнәдә аракы эчү күре­не­шеннән башлануына, алга таба да шундый әхлаксызлык белән дәвам итүенә га­җәпләнеп сөйләде. Татар сәнгатендә хәмер, уйнаш кебек сәхнә күренешләре махсус кертелә кебек. Әллә аң дәрәҗәбез көннән-көн аска тәгәриме?

– Без үзебезне татар, мөселман дип әйтәбез, әмма югары дәрәҗәдәге мәзәкне тыңлый, аңлый алмыйбыз. Андый түбәнчелекне сәхнәдән күрсәтүчеләргә шуны әйтер идем: кемнең тормышы нәрсә белән үтә – кыямәт көнендә ул шуның өчен җавап бирә. Димәк, безгә уйланырга җирлек бар, халык чүп кәрзине түгел. Әтнә театрыннан мондый хәлне бөтенләй көтмәгән идем. Алар бит “Мулла” спектаклен нинди матур һәм оста итеп сәхнәләштерде!

– Соңгы мәртәбә театрга кайчан бардыгыз?

– Хәтерләмим, ләкин борчылып кайттым. Озакламый татар тамашачысы Качалов театрына күчеп бетмәсме икән дигән сорау туды. Югарылык юк. Элекке артистлар – Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһман, Вера Минкина һ.б. татар театры сәнгатен югарылыкта тоталар иде. Артистның уйнавы – сүз ятлап сәхнәгә чыгу, кылану гына түгел, ә эчтән ургылырга тиешле хис-кичерешләр дә. Тамашачы, спектакль карап, үзен борчыган сорауларга җавап табарга тиеш. Без хәзер менә шушы биеклекне югалтып барабыз. Моның турында уйланмасак, татар театрыннан колак кагуыбыз да ихтимал.

– Бүген үзен иманлыга санаган хәлле кешеләр мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга ашыкмый, хаҗны диңгез ярына алыштыра. Һәр өлкәдә ниндидер аңлашылмаучанлык, буталчыклык... Әллә остазлар, үз артыннан ияртә алырдай лидерлар калмадымы?

– Бүген тормышыбызда да, җәм­гыятьтә дә кыйбла юк. Әле күптән түгел Америкадан кайткан дуслар белән ара­лаштым. Анда нинди кыйбла бар дип сорагач: “Аларда гомер буе бер кыйбла – капитализм”, – диде. Бездә исә ул гел үзгәреп тора. Диндә үзен тапканнар гына зур хәзинәгә ия булды: тынычланды, ипләп кенә яшиләр.

– Андыйлар берничә процент кына түгелме?

– Казанда, әйтик, 3-5 процент чамасыдыр, шуннан артмый һәм бу бик аз. Күпләрдә кыйбла – купшы тормыш яки сәламәтлек, кемдер бөтенләй бар нәрсәгә кул селтәгән, аңа диңгез тубыктан. Кемнең акчасы бар, ә хаҗ кирәкми, кемнең, теләсә дә, анда барырга мөмкинлеге юк. Дөрес, соңгы елларда вәзгыять бераз үзгәрә, квоталар тиз тула.

– Мөмкинлек булып та хаҗга бармау – гөнаһмы, әллә күңел өлгереп җитүгә карап хәл итәргәме?

– Гөнаһ. Хаҗ кылуның өч шарты бар: сәламәтлек, мал һәм юлның имин булуы. Шулар үтәлгәндә изге сәфәрне кылу мөһим.

– Арабызда гөнаһ кылмыйча, үз көй­ләренә матур гына яшәүчеләр очрый. Тик алар намаз укымый, ураза тотмый, мәчеткә йөрми. Андыйларга нәрсә әйтер идегез?

– Кеше ничек кенә матур яшәсә дә, ул йә Аллаһы белән, йә Аннан ерак инде. Хакыйкатьтә һәркем нәрсәгәдер табына: Аллаһыга, Айга, акчага, пот­ка, бриллиантка... Үзе теләгәнчә яшәүче – үзенә табынучы. Бу – ширек. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Сез күрдегезме үзенә илаһ итеп үз нәфесен сайлаучыларны”, – ди. Моның куркынычлыгы шунда: акчага табынган кеше малыннан колак каккач мәчеткә бара. Карьера дип яшәүче дә, эше аксый башласа, хәзрәт янына чаба. Ә үзенә табынган кеше Аллаһы йортын үлгәнче атлап керми. Аннары соң була. Үземә дә: “Гомерем буе заводта эшләп, хәләл көчемә яшәдем, кеше таламадым, урламадым. Миңа дин нигә?” – диючеләр очрый. Дин һәркемгә, гадел эшләгән, намус белән яшәгән кешегә бигрәк тә кирәк. Гомереңне хәерле уздырдың икән, бик яхшы. Хәзер инде Аллаһы Тәгалә каршында да дәрәҗәле бул, ахирәтеңне җәннәтле ит. Гөнаһ кылмыйча яшәмәү тынычланырга сәбәп түгел. Син үз мантыйгың белән генә дөрес яшим дип уйлыйсың, ә дини кануннар буенча алай түгел. Тәнебездәге берәр орган үз функциясен үтәмәсә, авырый дигән сүз. Калеб, җан исә Аллаһыны танып, Аны яратып, гыйбадәт кылу өчен яратылган. Шуларны үтәмәсәң, алар да чирлегә әйләнә.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ