Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми"

17 Июль 2019 976
Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән әңгәмәдән өзек "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (15 декабрь, 2016 ел, №50).
– Саулыкны ничек кайгыртасыз? Матурлык салоннарына йөрисезме?

– Шифаханәләрдә дәва алам. Чит илдә диңгез һавасын да сулап кайтабыз. Аннары бассейнга йөрибез. Ә менә матурлык салоннарына йөргәнем юк. Өйдә бөтенләй косметика белән йөрмим. Битемне үлән сулары белән юам. Аеруча кычыткан суы белән. Мунча керергә яратам.

– Җырчыларның пластик операция ясатуларына ничек карыйсыз?

– Яшәү дәверемдә күп наркоз алдым. Биш операция кичергән кеше мин. Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми. Халык мине ничек яраткан, шундый булып каласым килә. Алар бит мине җырларым өчен яратты.

– Теплица тотабыз, дидегез. Сезнең өйдә эшләр бүленгәнме?

– Теплицада эшләгәнем юк диярлек. Анда күбрәк Азат кайнаша. Азык-төлекне дә кибеттән ул алып кайта. Әйтергә дә оялам инде, бүген ипинең ничә сум торганын да белмим.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 973
ӨСКӘ