Язмалар исемлегенә күчү
“Озак еллар Чистай шәһәренең Калинин урамында урнашкан ике катлы агач йортта бәхетле гомер кичердек. Бер дигән иде ул. Шуннан мәҗбүри рәвештә чыгардылар, аннан, көчләп диярлек ипотекага фатир алдырдылар. Агачтан салынган булса да, анда барлык уңайлыклар да бар иде. Ванна бүлмәсе дә ясадым, кайнар, салкын су агып торды. Яңа фатир дип моны... Беребезгә дә кирәкми ул, ипотекадан баш тарттык, хәзер квартирантлар кебек яшибез. Мондый кечкенә фатир балаларыбызга да кирәкми. Шулай итеп, картлык көнемдә мин дә фатирсыз калдым. Теге йортта дус һәм тату булып, аралашып яшәдек. Сугыш чоры балалары дип тә тормадылар. Биш “детдом”да тәрбияләндем”, – ди Дамира Хыйзбуллина.
Хәзер ул агач йорт юк инде, аны сүтеп атканнар, әйтерсең лә, шул йорт белән бергә олы яшьтәге кешеләрнең үткәненә кул сузып, аларны истәлекләрдән мәхрүм иткәннәр. Югыйсә, шулай бәргәләнмәс иде алар. Ә аларның узган гомерләреннән китап язарлык. Дамира апаны да исләрем китеп тыңладым.
***
Язманы газетабызның яңа, 48 нче саныннан укый алачаксыз
“Биш “детдом”да тәрбияләндем...”
3 Декабрь 2020 676

“Мин – бетләп бетеп, клубларда, мәчетләрдә кунып йөргән кыз”, – дип каршы алды ул мине. Чистай шәһәренең Вахитов урамындагы 127а йорт мәңге хәтеремдә калыр, мөгаен.Чөнки аннан әллә ничә кеше шалтыратып, канәгатьсезлек белдерде, җан авазы белән кычкырды.
Хәзер ул агач йорт юк инде, аны сүтеп атканнар, әйтерсең лә, шул йорт белән бергә олы яшьтәге кешеләрнең үткәненә кул сузып, аларны истәлекләрдән мәхрүм иткәннәр. Югыйсә, шулай бәргәләнмәс иде алар. Ә аларның узган гомерләреннән китап язарлык. Дамира апаны да исләрем китеп тыңладым.
***
Язманы газетабызның яңа, 48 нче саныннан укый алачаксыз
Рубрика: АНОНС
Автор: Эльмира Флүн