Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әби-бабай­ларны белү нигә кирәк?

26 Апрель 2019 448
“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – диләр халкыбызда. Борынгылар әйткәнчә, без үзебезнең җиде буын бабабызны белергә тиеш. Бу, беренчедән, туган төбәгеңнең, йортыңның, халкыңның чыгышын белү өчен кирәк булса, икенчедән, үлгәч тә үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыру максатыннан мәслихәт. Нәселне бе­лүнең тагын нин­ди мәгънәсе бар? Бу хакта сәхи­фә­безнең даи­ми кунагы Рамил хәз­рәт Юныс бе­лән сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, ни өчен бөтен пәйгам­бәрләр бер нәселдән?

– Бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Адәм­нән (г.с.) алып Мөхәммәдкә (с.г.в.) кадәр килеп киткән барлык 124 мең пәйгамбәр дә бер нәселдән, бары­сында да бер үк кан ага. Расүлебез Мөхәм­мәднең (с.г.в.) кызы, оныклары, бүген яшәгән дәвамчылары да пәйгамбәр нәселеннән санала. Әйе, аларны изге кешегә тиңләмибез, араларында гөнаһлылары да, гөнаһсызлары да, гыйлемлеләре дә, гыйлемсезләре дә, тәкъвалылары да, зәгыйфь иманлылары да – һәммәсе дә бар. Һәрхәлдә, алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан сайланган затлар, ягъни мустафа кылынган. Көннәр арасында да бит иң хәерлесе булып Гарәфә көне тора. Төннәрдән – Кадер кичәсе, айлардан – Рамазан ае, адәмнәрдән – пәйгамбәрләр, ә алардан – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аерып куелган. Ләкин расүлләрнең һәркайсы бер юлны – бер илаһлык идеологиясен алып бара. Гайсә, Муса, Ибраһим, Нух, Лут – бөтенесе бер диндә була. Заманалар үзгәреп, китапларын күчереп язганда гына үзгәрешләр керә. Шул юл бозылмасын, барлык пәйгамбәрләр халыкка дөрес динне җиткерсен өчен, Аллаһы Тәгалә аларны бер каннан яраткан.

– Күбебез үз нәселен белми. Әби-бабай­ларны белү нигә кирәк?

– Хәзер күпләр шәҗәрә төзи һәм бу куандыра. Нәселне белү – кирәкле һәм файдалы гамәл. Галимнәр әйтүенчә, нәселдәнлек 35 процентка кадәр кешенең холкына, гамәл-гыйбадәтенә тәэсир итә. Бабаларыбызның кем булуын белсәк, үзебезнең нинди нәселдән икәнебезне аңласак, нәрсәгә охшаш, нәрсәгә тартым икәнебезне дә чамалый алачакбыз. Әйтик, берәүнең бабасы сәүдәгәр булган, ди. Димәк, алып-сатуга хирыслык нә­селләрендә бар, дәвамчылары бу кәсепне үз итсә, уңышлы гына эшләп китәргә мөмкин. Бабасы мулла, әбисе абыстай булган икән, моның да кабатлануы ихтимал. Монда бернинди гаҗәпләнү юк.

Икенчедән, шул да мөһим: расүл­ләр­­нең нәселе бер дә киселмәгән. Пәйгам­бәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) нәсел дәвамчылары әле дә Адәмгә кадәр үз шә­җә­рәләрен белә. Безнең татар халкы нык киселгән һәм чыгышыбызны да юньләп белмибез, бу уңайдан бәхәсләр дәвам итә.

Өченчедән, җиде буынга кадәр әби-бабаларыбызның исемнәрен атап дога кылабыз икән, бу – куанычлы, әрвахлар өчен әҗер, үзебезгә зур шәрәфәт, дәрәҗә бирә торган савап­лы гамәл. Ягъни эзләнеп, казынып, бабаларыбызның исемнәрен белдек. Бабалары рухына дога кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗәле була, киләчәктә балалары аның үзен дә догадан калдырмаячак. Әйе, шәҗәрә төзү җиңел эш түгел, тарихчылар ялларга, ар­хивларда казынырга кирәк. Бәясе дә шактый кыйммәт йөри. Шуңа да кара­мастан, үз нәселен генә өйрәнеп кал­мыйча, авыл шәҗәрәсен төзүчеләр бар.

– 35 процент очракта нәселдәнлек буыннан-буынга бирелә, дидек. Нәселдә авырулар, эчкече кешеләр булса, алардан ничек сакланырга соң?

– Әлмәт районында салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы яши. Аның әтисе, абыйсы йөрәк белән үлеп киткән. Бу кешегә табиблар салкын су белән коенырга киңәш иткән. Юкса, аңа да гомере өзелү куркынычы янаган. Шулай итеп ул коена башлый һәм, сәламәтлеген ныгытып кына калмый, салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионына әйләнә. Ягъни, яшәү рәвешен үзгәртеп, әле дә исән-имин яши. Нәселдә булган чирне, начар гадәтне туктату өстендә эшләү кирәк. Бервакыт шундый хәл булды: кәләшнең әтисе, егетнең нәселен өйрәнеп, анда авыру кеше барын белгәч, кызын аңа бирүдән баш тартты. Үзеңнең чыгышыңны гына түгел, хәтта булачак хәләл җефетеңнең нәселен дә белү мөһим. Егет белән кыз өйләнешергә уйлаганда, никахлары дәвамлы булсын өчен үтәлергә тиешле биш шартның берсе – нәселләр туры килү. Кайчак егет белән кыз яши алмый, чөнки нәселләре капма-каршы, әйтик, берсенеке – мулла, икенчесенеке – хокук сакчысы булып чыга. Элек бит яучы әбиләр егет белән кызның нәселен дә, туган-тумачасын да, холык-гамәлен дә, кыскасы, бөтен нәрсәне белгәннәр.

– Хәзер бала тууга ук, аның сәләтен, нинди уңышларга ирешә алуын, әйтик, аннан спортчы чыгамы-юкмы икәнен чамалый торган тикшеренүләр уздыралар. Алай гына да түгел, эмбрионнарга тәэсир итеп, әти-әни теләгән үлчәмнәргә туры килгән бала табу мөмкинлеге бар. Мондый күзәтүләр уздырырга ярыймы? Бу Аллаһыдан узып эш итү саналмыймы?

– Бер казах гаиләсенә баргач, шундый йоланың шаһите булырга туры килде: ике яшьлек бала алдына озын палас җәйделәр, башына өч төрле әйбер – акча, камчы, китап куйдылар. Сабый барып берсен сайлап ала. Кайсына туктала, ике яшьтән шул юнәлештә тәрбияли башлыйлар. Акча – сәүдәгәр, камчы – җитәкче, ки­тап – галим булачак дигәнне аңлата. Казах­ларда әнә шулай ике яшьтән өч юнә­лешнең берсендә белем бирәләр. Нәселне белү баланы киләчәктә кем итеп тәрбияләүгә булышмый калмый. Ә инде эмбрион дәрәҗәсендә өйрәнү дингә каршы килергә мөмкин.

– Халыкта нәсел чистарту дигән төшенчә бар. Әйтик, таркау гаиләләрдә бөтен туган-тумачаны җыеп, барлап торган бер кеше була. Нәселне чистартып, хак юлга кертеп буламы, әллә Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай дәвам итәчәкме?

– Ул кеше нәселне чистартучы түгел, ә вакытлыча тәртиптә тотучы гына. Аңа алмаш килмәсә, киләчәктә гаиләнең таркалуы ихтимал. Шуңа да нәселләрне белү кирәк. Хәзер “гастрольләр” күп. Күп егет-кызлар читтән килә дә, монда кияүгә чыга яки өйләнә. Аларның кем баласы икәнен дә белмиләр. Ә бит, кызны кияүгә биргәнче, егетнең әти-әнисе белән күрешеп сөйләшү мөһим. Әби-бабасын белсәң, тагын да яхшы. Яшь чакларында алар аерылышып йөрмәгәнме? Аларның никахы ныклы булмаган, талашып-сугышып яшәгәннәр икән, оныкларында бу кабатланмый калмый. Гөнаһлар тәэсир итми калмый. Генетиканы белмәү гаиләләрдә тынгысызлык китереп чыгара. Кияү белән кәләшнең матур итеп яшәп китә, бергә тора алмаулары нәселдән дә килә.

– Димәк, кылган гөнаһлар да, каргыш кебек үк, җиде буынга кадәр төшә?

– Каргыш төшми, ә гөнаһ тө­­шү ихтимал. Әйтик, әтидән балага, баладан оныкка... Туктатмаганда шулай дә­вам итә. Берәү гөнаһ кылган да, шул җиде буынга ка­дәр җи­тә­чәк дип әйтә ал­мыйбыз. Ва­кытында тукта­тып калырга кирәк. Бүгенге гарәпләрнең кү­бесенең бабалары Пәй­гам­бәре­без заманында мөшрик бул­­ган. Хәзер инде оныклары динле кешеләр.

– Ислам дәүләтләрендә улларын туганнарына өйләндерү, кызларын туган тиешле кешегә кияүгә бирү киң таралган. Никахлар ике туганнар арасында да укыла. Галимнәр моңа каршы. Бу – нәселне зәгыйфьли түгелме?

– Диндә икетуганнар арасында никахлашу ярый, диелә. Өчтуган ерак кардәш санала инде. Ләкин Расүлебез: “Бала­ларыгыз зәгыйфь булырга мөмкин”, – дип кисәтә. Әйе, моны медицина да исбатлый. Гарәпләрдә, Кавказ халык­ларында кабилә булып яшәүчеләр бар. Алар, кан буталмасын дип, даирәләренә читтән кеше кертми, хәтта ике кабилә дә кушылмый. Кан саклау йола булып тора.

* * *

"Акчарлак" газетасы, 21 март 2019 нчы ел № 11.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ