Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әби-апаларны “елатучы” Фирдүс Тямаев

11 Февраль 2013 1213
Татар сәхнәсендә күренә башлавына ярты ел чамасы гына булса да, Татарстан район-шәһәрләре буйлап аена 25шәр көн концерт куеп, тулы заллар җыя бүген Фирдүс Тямаев. Моннан җиде ел элек чамасы “Татар җыры” фестивален карап утырган вакытта әнисе: “Улым, кайчан сине дә шушындый сәхнәләрдә күрербез икән?” – дип әйткән булган.
Әнисенең әлеге хыялы тормышка ашты. “Татар җыры – 2012” фестивалендә “Дусларга” җыры белән “Елның иң популяр җыры” номинациясенә лаек булды егет.

“Татар җыры” сәхнәсенә чыгып, әлеге җырны башкарган вакытта, кулына чәчәк бәйләме тотып, бер читтә аның белән горурланып басып торучы ханымга күзем төште. Әйе, Фирдүснең әнисе иде ул. Җырлап бетергәч, җырчы егетебез залда басып торучы кадерле кешесенә ихластан рәхмәт хисләрен җиткерергә дә онытмады. Әлеге концерт кичәсендә әнисен искә алган кеше бер ул гына булды бугай, ялгышмасам...

– Фирдүс, әңгәмәне гаиләң белән таныштырудан башлыйк әле...

– Әниебез Нурлат районының Түбән Нурлат авылында яши. Гомере буе сыер савучы, пешекче булып эшләде. Кызганыч, әтиебез 2011 елда кисәк кенә йөрәк белән үлеп китте... Без гаиләдә өч бала үстек. Апам Лилиянең хәзер үз гаиләсе бар. Энем Фирзәр армиядән кайту белән, 21 яшендә үз көче белән зур гына ферма салып, 11 үгез алып җибәрде. 7 сыйныфта укыганда ук минем белән тавыш операторы булып концертларымда йөри башлаган иде, әле дә минем янда кайнаша.

– Татар сәхнәсендә күренә башлавыңа ярты гына ел. Аңарчы кайларда йөрдең соң син?

– Моңарчы да концертлар куеп, туй, юбилей кебек бәйрәм, мәҗлесләрдә җырлап йөри идем. 18 яшемнән бирле җыр дөньясында, сәхнә тормышында кайныйм. Ике ел Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, аннары Булат Нигъмәтуллин концертын алып бардым.

– Эстрадага артык гади образ белән килеп кердең...

– “Үзеңне колхозча тотасың”, диючеләр бар. Мин профессиональ җырчы түгел, ә автор-башкаручы гына. Тормышта нинди – сәхнәдә дә үземне шулай тотарга тырышам. Халык ясалма йөз, тавыштан, гомумән, ясалмалыктан туйган. Тамашабыз башланыр алдыннан олы кешеләр янына чыгып, аралашып алам, алар миңа изге теләкләрен теләп, фатихасын бирә. Күп кенә концертларымнан соң, халык урыныннан кузгалмыйча, унар минут кул чабып басып тора.

– “Сөям, җаным” клибы кайсы якта төшерелде?

– Клуб, ферма күренешләре безнең авылда. Бөтен туган-тумача, дусларым, авылдашлар катнашты анда. Тик менә ак ат белән чана таба алмау сәбәпле, әлеге күренешләрне Аксубай районы Үзи авылында төшерергә туры килде. Бу җырны концертны башлаганда да, бетергәндә дә җырлыйм. Аны тыңлаганда залда утыручы олы яшьтәге апалар яшьлекләрен искә төшереп, елап утыра. Иң зур уңышны да миңа әлеге клип алып килде.

– Клипта төшкән кыз синең сөйгән ярың дип беләм...

– Әйе. Икебез дә Нурлат районыннан. Ике ел элек Казандагы бер дискотекада таныштык. Яныма килеп сүз дәшүгә үк гашыйк та булып куйдым Резидәгә. Бүгенге көндә аның белән бергәләшеп сәхнә тормышында кайныйбыз.

– Характерың нинди?

– Кызулыгым, турылыгым бар, аның каравы, гадел кеше мин. Беркайчан да дусларымны авыр вакытларында ташлап калдырмыйм. Төркемебездә 12 кеше. Әлеге состав белән 10 ел эшлибез, әле берәүнең дә “синең белән эшләп булмый”, дип ташлап киткәне булмады. Мишәрләргә хас әрсезлек сыйфаты да бар үземә дә. Әрсезлек булмаса, бүгенге заманда алга барып булмый. Тик “концертларыма билетлар алыгыз” дип, оешмаларга кереп, ярдәм сорап, түбәнсенеп йөргәнем юк. Халык сине яратып, үзе киләргә тиеш. Тырышсаң, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән сорасаң, теләгәннәр тормышка аша ул.

– Динилегең дә бар бугай...

– Беләсеңме, диндә ниндидер фанатизм китте хәзер. Соңгы вакытларда мәчетләргә дә йөрми башладым. Кеше үзенең динилеге белән мактанып йөрергә тиеш түгел, ул – күңел халәте дип саныйм. Нурлатта йорт салып маташам. Кыйбла ягына карап торучы бер бүлмәне намаз бүлмәсе итәргә хыялланам.

– Фирдүс, син бик юмор хисле егеткә охшагансың. Мөгаен, тормышыңда да кызыклы вакыйгалар еш буладыр?

– Көн саен берәр кызыклы хәл булып тормаса, ул көн бушка узган кебек тоела. Әле күптән түгел бер концерт вакытында яңа гына сатып алган туфлиемнең үкчәсе чыгып очты. Залда утырган бер әбинең башына әздән генә эләкми калды. Янына төшеп гафу үтендем. Әби шатлыгыннан “Аллага шөкер, исән калдым”, дип еласа, мин “ярый әле, әбине “үтермәдем”, дип куандым. Аннары мине кочаклый-кочаклый әби үзе көлде, залда утырган халык та безгә кушылды. Бөтен көчемне куеп биим бит, нишләтәсең инде?! Сәхнәдә андый кызык хәлләр гел булып тора. Костюмның гел сәдәфләре өзелә, халык анысыннан да рәхәтләнеп көлә. Биючеләр белән дә чак кына бәрелешми калабыз.

– Дусларың күпме?

– Аллага шөкер! Бер күрешеп, танышып китеп, якын дусларга әйләнгәннәре дә бар. Бервакыт: “Машинам юк менә...” – дип сөйләнеп торганымны ишеткән бер дустым: “Фирдүс, менә сиңа миллион ярым сум акча. Ал машина. Кайчан да булса бер кайтарырсың”, – диде. Бөтен кешегә дә байлык кирәкми бит ул, кемдер дуслыкны югарырак бәяли.

– Кызлардан игътибар зурмы?

– Телефоннан шалтыратсалар, сөй­лә­шәм, аралашам. Интернетта да киңәш сорап язучылар күп. Фанатларым да бар­лыкка килә башлады. Чистайда яшәү­че ятим бер рус кызы бар. Узган ел шул районда “сольный” концерт куйдык. Бу кыз үзенең акчасына 30 билет сатып алып, урамдагы халыкка өләшеп йөргән. Мәдәният йортыннан афишалар алып, салкын, җилле көндә аны диварларга ябыштырып чыккан. Шулвакыт каты җил чыгып, келәйле афишалар курткасын да буяган. Миңа бу хәлне соңыннан гына сөйләделәр. Күңелемә авыр булды. Чәчәкләр тотып концертыма да килгән иде. Кызны сәхнәгә чакырып чыгарып, куртка бүләк иттек.

– Бүгенге тормышыңда нәрсәне дә булса үзгәртер идеңме?

– Бүгенге уңышларымны, шатлыклы көннәребезне күрми бакыйлыкка күчкән әтине кайтарыр идем...

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ