Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Безнекеләр дә мәктәптә кеше үтерә башлады...

13 Февраль 2014 1261
Дүшәмбе көнне Мәскәүнең бер мәктә­бендә булган фаҗига турында ишеткәч, бу хәл чыннан да Россиядә булды микән, ялгышмыйлармы, дип кат-кат мәгълүматны тикшердем.
Борын астына сирәк-мирәк кенә мыек чыга башлаган мәктәп баласының кулына корал тотып эченә җыелган бөтен үчен башкалардан алу очраклары турындагы хәбәрләр моңарчы чит илдән генә килде ләбаса! Инде безнекеләр дә шушы юлга басканмы, йә Аллам!..

Каланың 263нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары 4 январь көнен мәңге онытмас: көпә-көндез кулына мылтык тоткан классташлары Сергей Гордеев мәктәпкә кереп, иң элек коридорда очраган география укытучысын атып үтерә. Башта ул эченә, аннан “ул исәнме?” дип, башына ата. Аннары ул 24 классташын һәм биология укытучысын заложник итеп ала. Корал белән мәктәп бинасына үтеп кергән малайны ник сакчы туктатмаган, диярсез. Туктатырга маташкан ул аны, әмма тегесе атып үтерү белән янаган. Күрәсең, маңка малай кулыннан үләсе килмәгән сакчы аның юлына каршы төшмәгән. Әмма полиция чакырту төймәсенә басып өлгергән. Тик хокук сакчылары мәктәп бинасына бәреп кереп, малайны тиз арада урынына утыртабыз дип ялгышкан: кораллы укучы бер полиция хезмәткәрен атып үтергән, икенче хокук сакчысын яралаган. Әле ярый, классташларына атмаган!

Әлеге хәлнең азагы тагын да аянычрак тәмамланырга мөмкин иде. Бәхеткә, шашынган яшүсмерне әтисе тынычландыра алган. Элек махсус хезмәттә эшләгән әтисе (мылтык аныкы булган) бронежилет киеп, улын тынычландырырга кергән. Ата кеше шактый вакыт улын көйләгән, тынычландырган һәм малай бирелгән.

Эксперт һәм психологлар әлеге вакыйганы энәсеннән-җебенә кадәр тикшерергә тырыша, укучылар, ата-аналар, мәктәп персоналын сораштыра. Алар төп сорауга җавап эзли: ни өчен? Әтисенең мылтыгын алып, классташларын куркытып, укытучысын, полиция хезмәткәрләрен үтерергә мәктәп укучысын нәрсә этәргән? Укытучылар әйтүенчә, үсмер гел “бишле”гә генә укыган, мактау тактасыннан төшмәгән. Классташлары аның үз эченә бикләнгән булуына күптән күнеккән һәм көннәрнең берендә шушы тыныч холыклы малай мәктәпкә мылтык күтәреп килер дип башларына да килмәгән! Әлеге фаҗигане укытучы белән укучы арасындагы конфликт белән бәйләп караучылар да бар: имеш, гел “5”кә укыган Сергейга география укытучысы бервакыт “4”ле куйган. Яхшы билге генә алырга күнеккән, алтын медаль алу турында хыялланган малайның күңеленә бу шулкадәр тигән ки, күрәсең, ул укытучысыннан шул рәвешле үч алган...

Мәктәптә барган коточкыч вакыйгада укучыларның ни кичергәнен күз алдына китерү дә куркыныч. Күзе-башы акайган классташың сиңа мылтык төбәп торсын әле! Шушы коточкыч мизгелдә куркынган балалар әти-әниләренә “смс” язарга да өлгергән. Кемдер “Әни, мин сине яратам!” дигән, икенче берәү “Сергей акылдан язган” дип сырлаган, кемдер “Коткарыгыз” дип ялварган. Тиз арада мәктәп янына килеп җиткән әти-әниләрнең кайберләре мәктәпкә кермәкче булган, тик аларны полиция уздырмаган. Баласының үлем белән күзгә-күз очрашуын аңлаган әти-әни бу вакытта үз гомере турында уйлап та карамагандыр шул...

Кулга алынган җинаятьченең иң беренче чиратта психик яктан сәламәт булу-булмавын тикшерәчәкләр. Аннары инде аңа җәза бирерләр. Әмма җәза нинди генә булмасын, ул бит балаларын ятим итеп бакыйлыкка күчкән укытучының да, полиция хезмәткәренең дә гомерен кайтармаячак! Ә өендә мылтык тотучы ата-аналарга бу уйлану өчен җирлек булсын иде. Хәзерге балаларның психикасы зәгыйфь, алар бик түземсез дип тәкрарлыйлар. Шуңа да бүгенге көндә олылар гына түгел, бот буе балалар да куркыныч тудыра. Шуны онытмыйк...

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ