Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Безнең илдә инвалидлар якланганмы?

27 Май 2019 731
Безнең илдә инвалидлар күпме? Хәтерем ялгышмаса, моннан берничә ел элек алынган статистика буенча инвалидлар иң күп дип табылган ил – Финляндия, аннан, Бөекбритания, өченче урында – Голландия иде. Ә бездәге халыкның тугыз проценты гына инвалид булып чыккан! Әмма ни өчен безнекеләр гел каршылыкларга очрый соң? Урында ятканнары памперс та ала алмый тилмерә. Әле аны вакытында китермиләр, әле саны җитми. Юлламалар белән дә шул ук хәл! Бер тапкыр баш тартасың икән, соңыннан сине бар дип тә белмиләр. Күпме ялынып йөрсәң дә, борылып та карамыйлар.


Инвалидлык алу өчен күпме көч, күпме нерв кирәк! Әле алгач та михнәтләр бетми. Инвалидлыгыңны ел саен дәлилләп торасы. Мәсәлән, бер күкрәге алынган танышым ел саен табибларга күренеп йөри, күкрәге үсеп чыкмаган микән дип тикшерәләрдер инде. Кинәт авырып китеп, аяк-кулы көчкә хәрәкәтләнә башлаган туганыма мең бәлалар белән икенче төркем инвалидлык бирделәр. Әмма ул бер ай да акчасын ала алмады, гаиләсен, туганнарын кайгы утларына салып, 56 яшендә үлеп китте. Чәчләр үрә торырлык хәлләр инде. Югыйсә, авыруы күзгә күренеп тора, йөрешенә генә түгел, теленә дә чыккан иде. Икенче төркем биргәннәр...

Ә инвалидлык билгеләре күре­неп тормаганнар белән эшләр бөтенләй харап. Аны дәлилләү өчен 100 төрле белешмә җыярга кирәк. Әле тапшырасы анализларны, узасы тикшерүләрне дә кушсаң... Мин ришвәт биреп инвалидлык алган кешеләр турында сөйләмим. Аны сатып алып булуы бүген берәүгә дә сер түгел, редакциягә бихисап хат­лар килә. Ләкин инвалидлыкның ни­чек алынуын берәү дә тикшерми, чөн­ки, миңа калса, моның өчен аерым хез­мәт, аерым оешма кирәк булыр иде.

Казаннан килгән бер хатка тукталыйк әле. Аны 72 яшьлек Мансур Абдуллин язган: “Мин коляскада утыручы инвалид. Үзем генә беркая бара алмыйм, чөнки махсус җайланмалар юк. Автобуска ничек утырыйм да, аннан төшеп, кая барыйм? Пандуслар да, лифтлар да ышанычлы түгел. Хәер, лифтлар бөтенләй хәрәкәтсез, еллар буе “лифт вакытлыча эшләми” дигән язулар эленеп тора. Телисеңме-юкмы, өйдә утырасың инде”, – дип язган ул.

* * *

“Бәкер”гә барасым килә!

“Акчарлак” редакциясенә Арча шәһәренең Мостовая урамы, 9 йортта яшәүче Фоат Хәмидуллиннан да хат килеп төште. Менә ниләр язган ул: “Бездә кешенең сәламәтлеген кайгырту кәгазьдә генә.

Операциядән соң шифаханәгә юллама сорап, Казанга – Париж Коммунасы урамы, 14 йортта урнашкан социаль иминиятләштерү фондына ук бардым. Анда: “Быел “Бәкер”гә булмас инде, Ижевск шәһәренә карарбыз”, – диделәр. Бу – 2017 елның сентябрь азагы, октябрь башлары иде.

Ветераннар советына да бардым, алар да минем үтенеч белән кирәкле урыннарга мөрәҗәгать иттеләр. Нәтиҗәдә, унбиш көннән соң Боровое Матюшино шифаханәсенә юллама тәкъдим иттеләр. Ләкин мин: “Бу мине канәгатьләндерми”, – дидем. “Баш тартасыңмы?” – дип сорадылар. “Юк”, – дидем. Шуннан соң киңәш сорап, депутат Рәхмәтуллинга кердем. Ә ул: “Барып, өстәл сугып, сиңа “Бәкер” шифаханәсенә юллама бирегез дип әйтимме?” – диде.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 21 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ