Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Безнең өйне барыбер яндырдылар..."

26 Май 2017 2085
Апас районының Танай-Турай авылыннан хат килеп төште. Бер генә дә түгел, ике... Аны Әдилә Исламова язган. Салым инспекциясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан, һич кенә дә сорауларына җавап таба алмый икән. Ләкин минем игътибарны бөтенләй башка әйбер җәлеп итте – ул бер бит тутырып ниндидер чирләр исемлеге җибәргән, шуның “кан рагы”, “баштагы киста”, “инфаркт”, “калкансыман биз” дигәннәре әллә кайдан күзгә ташланып тора. Соңыннан гына барып җитте: бу диагнозларның барысын да Әдилә апага куйганнар икән! Менә бит, мин әйтәм, гомерең бетмәсә, авырый-авырый булса да, яшисең икән ул... Әле дә урыныннан торганда башын кулы белән тотып ава башлый, үзе “баштагы киста эше бу” дип рәхәтләнеп елмая...
Качу
Әдилә апа Башкортстанның Балтач районында дөньяга килгән. Аның кебекләрне “сугыш чоры баласы” диләр. Әтисе сугышка киткән һәм 1942 елның февралендә үлеме турында хәбәр килгән. Җитмәсә, әнисе урманда көлтәләр ташыганда аякларын туңдырып, урын өстендә калган.

– Ятим үстем. Мәктәптә гел “5ле”гә укыдым. Ручса өйрәнер өчен тимер юлда хезмәт куйдым. Дөнья гиздем. Арттан сөйрәлергә яратмадым. “Пенсиям аз”, диючеләргә ачуым килә. Эшләгән кешенеке җитәрлек, 22 мең сум алам, – ди Әдилә апа.

Әдилә апаның кече яшьтән үк калкансыман бизе белән проблемалар була. Үзе бик тә матур җырлый ул, аны “Фәридә Кудашева” дип йөртәләр. Әмма кызның җырлап йөрергә мөмкинлеге булмый, абыйсы 14 яшендә Казахстанга алып китә. Монда күрмәгәнен күрә бала. Нечкә беләкләре белән трактор сөйрәп китергән саламны каерып, тәмам хәлдән тая, чөнки сарыкларны көнгә өч тапкыр ашатырга кирәк. Шулай итеп, Әдиләнең 18 яше тула. Һәм ул юк-бар кешегә түгел, ә югары белемле геологка кияүгә чыга! Тора-бара кызлары туа, яшь гаилә Кустанайда яши. Ире яхшы акча эшли, үзе отряд җитәкчесе, үзе шофер, үзе эшче дә була һәм өч кеше өчен хезмәт хакы ала. Әмма гаиләгә афәт килә: ир каты эчә башлый.

– Өйгә бер тиен акча алып кайтмый, хәтта минекен дә эчеп бетерә башлады. Беркөнне кайтты да, “син дә эшлим дип йөрисең инде” дип, китереп сукты. Аңышмый да калдым. Зур гәүдәле кеше иде. Кыз бер якка, кулымдагы сумкам икенче якка очты... Үзе ашыгыч ярдәм чакырткан. Икенче балага авырлы идем, малай булган, ясалма тудырттылар. Хастаханәдә ике ай яттым, гомумән, урыннан торырга ярамады. Ирем табиблардан рөхсәт сорап, өйгә алып кайтты. “Беркая да чыкмыйсың!” – диде. Өйләрне җыештырып, мичкә ягып, ашарга пешереп куйган, – ди Әдилә апа.


                               4023162743_1d263433dd_z.jpg


Ләкин Әдилә ирен кичерә алмый, алай гына да түгел, ул бу хәлнең тагын кабатланачагын һәм моңа түзеп яшәмәячәген яхшы белә. Ире китүгә документларын күтәреп паспорт өстәленә йөгерә, андагыларга хәлне аңлатып бирә. Пропискадан төшүгә өч яшьлек сабыен күтәреп вокзалга чаба. Анда да милиционерларны “хәзер мине ирем эзләп киләчәк” дип кисәтеп куя. Чыннан да килә ир, хатынына кесәсеннән пычагын да чыгарып күрсәтә, әмма аны милиция хезмәткәрләре тоткарлый, ә Әдилә апага курыкмаска кушып, хәерле юл теләп калалар.

– Шулай итеп, Башкортстанга әниләргә кайтып төштем. Хәлем бик үк яхшы түгел иде. Өстәвенә, өйгә кайтуга тамак шешеп чыкты, миңа җылы климат кирәк булды. Шуңа күрә туганнар янына – Үзбәкстанга киттем, – ди ул.

“Кызым кияүгә бирде”

Монда да югалып калмый ул. Пропискага керә, әрҗәләр ясау заводында эш таба, әле авылга посылка җибәрергә дә җай чыга. Тора-бара тагын да әйбәтрәк эш тәкъдим итәләр: Әдилә склад мөдире булып эшли башлый, кызын алып килә.

– “Бүтән кияүгә чыкмыйм”, – дип антлар иткән чакларым. Кызым да әтисенең кыланмышларын хәтерли, аны “теге кеше” дип атый иде. Әмма кечкенә кызчыгым безнең белән бер тирәдә яшәүче Бернат атлы ир-егет белән “танышкан”. Сөйләшеп, аралашып киткәннәр. Мин дә күңеленә хуш килгәнмендер инде, кызыма: “Мине әти итеп аласыңмы?” – дигән. Бернат тумышы белән Сарман районыннан.

46 ел бергә яши инде алар. “Кул күтәреп сукмады, авыз тутырып сүкмәде, кызыбызны зурлап кияүгә бирдек, фатир, машина алдык”, – ди Әдилә апа. Шушы гомер эчендә кайларда гына булмый алар. Байкал-Амур магистраленә эшкә җибәрәләр үзләрен. Бернат абый кебек бульдозерчы-тракторчылар сирәк була, эчми, тәртипсезләнеп йөрми. Гомумән, ул вакытларда БАМга эшчеләрне мактау такталарыннан карап, сайлап ала торган булалар. Кыскасы, җиде ел хезмәт куя алар монда. Ул да булмый, Ямалга алып китәләр. Кайда гына хезмәт куйсалар да, эшләре авыр, әмма өсләре бөтен, тамаклары тук, кесәләрендә акча була.

“Сезне яндырачаклар!”

Әмма Әдилә апа туктаусыз авырый, операция арты операция кичерә, яңа авырулар өстәлеп тора. Чир дигән зәхмәт Бернат абыйны да читләтеп үтми. Табиблар: “Юан эчәгегездә шеш, операция ясап, һава кертергә ярамый, авылга кайтсагыз бер-ике ел яшисез, кайтмасагыз юк”, – дип Исламовларның һушын ала да гаиләне Сарман якларына кайтырга мәҗбүр итә.

– БАМда эшләгәч, бөтен әйберебез бар иде. Ул бездәге кием! Чиста күннән дүрт пар итек, бриллиантлы балдак, алкалар, ул урын-җир... БАМда “дефицит” дигән әйбер булмады. Көчкә кайтып төштек. Ташкенттагы фатир шул килеш калды, сата да алмадык. Кайткач машина алдык, – ди Әдилә апа.

Сүз Сарман районының Боламык авылы хакында бара. Җиде йортлы авыл була ул, тора-бара ике-өч кенә өй кала анда.
  
– Кайтып төшүгә: “Сез баеп кайткансыз, яндырырлар дип курыкмыйсызмы?” – диделәр. “Юк” дидек. Аннан “яндырабыз” дип әйттеләр. Барыбер өйне зур итеп салдык һәм 2005 елның сентябрендә яндырдылар! Бер әйберебез калмады. Алай гына да түгел, кулым белән тәрәзәне ватып, мәңгелек чир алдым, акылдан шаша яздым. Шыбырдап аккан канлы кулымны күлмәгемнең итәгенә урап, әллә ничә чакрым киткәнмен. Кем икәнен белеп тә, әйтмәдек. Алар утырып чыгар да, шуннан ни файда? Чүпрәкне таякка урап, бензинга манып, кечкенә якның форточкасыннан өйгә ыргытканнар. Төнлә мәчебез кереп-чыгып йөрсен өчен ачык калдыра идек.

        84505.jpg

Янгач, район тарафыннан бернинди ярдәм булмады, дөрес, колхозның бер кечкенә генә иске өен бирделәр. Бер почмагындагы өч бүрәнәсе череп төшкән иде, кирпеч белән эшләдем, аннан бөтен стенаны сылап, аклап куйдым. Гарип кул белән! Су юк, икенче урамнан ташырга кирәк. Яңа торба суздылар да, безнең арт урамда өзеп калдырдылар. Өстәвенә, юл юк, ферма бетте. Кыш көннәрендә юлны ачмыйлар, ягулыкка кытлык, кыскасы, анда яшәп булмады. Мәскәүдән кызыбыз кайтып, Апаска алып китте. Анда танышлар бар иде. Йорт сатып алдык, – ди Әдилә апа.

Менә шул Апастагы йортта булдык без. Бернат абый инсульттан соң әле һаман сәламәтләнеп бетә алмый. Әдилә апа белән, алда әйткәнемчә, бөтенләй эшләр хөрти. Йөрәктә нинди авырулар булырга мөмкин: анда барысы да бар! Ике мәртәбә инфаркт кына алган.

Адәм баласы шундый бит ул: организмын тыңлый, аңлый белә. Алай гына да түгел, кеше үз уйлары белән идарә итәргә тиеш, диләр.

– Кулларым-аякларым тартышып та интегәм әле. Кайвакыт укмашып ук каталар. Халык ысулы белән дәваланам. Ләкин бик тә сак булырга кирәк, чөнки туңып, хастаханәгә эләгүчеләр бар. Ике кашык тозга дүрт кашык кар кушам да авырткан урынга куям. Уарга ярамый, тән алсу төскә кергәнче суккалап кына торырга, соңыннан балалар кремы сөртергә кирәк. Ике-өч көннән куллар эшли, авырту онытыла башлый. 2009 елдан башлап гомерем гел хастаханәдә үтте.

“Аңламыйм...”

Алда әйткәнемчә, Әдилә апаның бетмәс авыруларыннан башка тагын бер проблемасы бар. Ул салым инспекциясеннән килгән сумманың күләме белән килешми, дөресрәге, аның ни өчен артып барганын аңламый.

– Сарманда 18 сутый бакчабыз һәм иремнең 6,8 гектар пай җире бар. Башта бакча салымы 107 сум килә иде. Хәзер нишләптер бик күп. Аңлатып язмыйлар. Телефоннарын алмыйлар, анда барып җитә алмыйбыз. Бернат өйдә дә көчкә йөри. Җирләрне сата да алмыйбыз, чөнки алучы юк, – ди Әдилә апа.

Әдилә апа, эшләр менә болайрак тора. Мортыштамак җирле үзидарәсендә (Боламык шул җирлеккә керә) әйтүләренчә, Бернат абыйның пай җирләре рәсмиләштерелгән һәм алар өчен салымны “Сарман” агрофирмасы түли.

– Агрофирма пай җирләре өчен бер капчык он, ике центнер арпа бирә һәм 574 сум күләмендә салым түли, – диде җирле үзидарә рәисе урынбасары Гүзәлия Гавәсетдинова.

Димәк, сез 18 сутый бакча өчен генә салым түлисез. Түбән Кама шәһәре салым инспекциясендә аңлатуларынча, акчагызның артып килүенең сәбәбе: бурычыгыз җыелган булган, ягъни вакытында түләмәгәнсез, шуңа күрә, пеня, ягьни штрафлар кушылган. Бүгенге көндә дә бурычыгыз бар, ул 12 сум 60 тиенне тәшкил итә һәм аны кичекмәстән түләргә кирәк. Алайса тагын пеняләр өстәләчәк.

Квитанциядә күрсәтелгән номер дөрес түгел, шуңа күрә трубканы алмаганнар. Сорауларыгыз булса, (8 8555) 49-34-61 номеры белән шалтыратыгыз.

Әдилә апа белән очрашуыбыз юкка булмагандыр Аның сорауларына җавап таптык кебек. Иң мөһиме: шуны аңларга кирәк: беркайчан да бирешергә, кул селтәргә, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Әдилә ападан үрнәк алыгыз! “Язмышымнан канәгать мин, зарланмыйм”, – дип яши ул!
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ