Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бездә юллар – газап”

22 Апрель 2019 600
Соңгы арада республикабыз юлларында бер-бер артлы берничә фаҗига булды – Чаллы-Казан арасында Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов машинасы белән юл читенә төшеп китте, Алексеевск районында дүрт студент кыз утырган автомобиль йөк машина астына барып керде... Юллардагы мондый һәлакәтләр Аллаһы Тәгалә җибәргән сынау-кисәтүләрме, әллә үзебезнең ваемсызлыгыбыз нәтиҗәсеме? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, юллардагы куркыныч аварияләр турында сөйләп, язып торалар. Юлчылар, моны белә торып, гомерләрен куркыныч астына куя-куя чабуларын дәвам итә. Әллә машина тизлеге аша аларны әҗәл ашыктырамы?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Әгәр адәм баласының әҗәле җитсә, бер мизгелгә соңга да калмас, алдан да килмәс”, – ди. Һәммәбезнең гомере Раббыбыз әмере белән туганда ук язылып куела. Беренче чиратта шуны белергә кирәк: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) “Алай эшләмәгән булса, тегеләй итмәсә, үлмәс иде” дигән сүзләр әйтеп үкенүдән тыя. Әйтик, “юлга чыкмаган булса” яки “ул автобуска утырмаса” дип, ахырдан уфтанырга ярамый. Бу – хата гына түгел, зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә тарафыннан язмышка язылганны без кабул итәргә тиеш. Ул нәрсә теләде, шул тормышка ашты; ни теләмәсә, шул булмас. Сиңа насыйп булган әйбер әйләнеп узмый; әйләнеп узганы, сиңа тиеш булмаган.

– Сәбәп дигән төшенчә дә бар бит әле...

– Әҗәлне үзгәртеп булмый һәм бу хак. Ә инде вакыйга булганчы, мәсәлән, “бу юлдан бармагыз әле, урап узыгыз” дип әйтергә мөмкин. “Төнгә каршы юлга чыкма”, дип кисәтү дә рөхсәт ителә. Ягъни вакыйгага кадәр киңәш бирү тыелмаган.

– Берәрсен үтерделәр, ди. Шулай ук язмышка сылтап калдырыйкмы?

– Монда җинаять кылынган һәм бу башка мәсьәлә. Кеше юл-транспорт һәлакәтенә очраган икән, авариянең нинди сәбәп белән килеп чыкканын да өйрәнергә хаклыбыз. Монысы – беренчедән. Икенчедән, юл йөрү буенча нинди генә кырыс законнар кабул итмәсеннәр, зур штрафлар язмасыннар, безнең халыкта юлда йөрү культурасы түбән дәрәҗәдә, шуңа да бер-беребезне санга сукмыйбыз, әдәпсез кыланабыз, ашыккан булабыз, башкаларга юл бирмибез, тизлек тә арта. Кар яугач, егетләр әле шуып машинаның яны белән йөрергә ярата. Мондый тәртипсезлекләр каныбызда дияр идем. Безнең шоферлар чит илгә чыкса, алардан да әдәпле кеше юк, үзгәрәләр дә куялар. Берничә ел читтә яшәүче милләттәшләребезнең сөйләшүләре үк икенче. Өченчедән, бездә юллар начар. Әйе, Казан белән Чаллы арасы тәртипкә керде кебек. Әмма хәз­рәтебез бит шушы киң юлдан машинасы белән төшеп киткән. Рульдә йоклаган, диделәр. Безнең юллар хәзерге машина агымына, тизлеккә исәпләнмәгән, алар дөнья стандартларына туры килми. Чаллы юлын төзүчеләр белән сөйләшкәндә: “Нишләп тауны кисәсез?” – дип сорагач: “Каршыга килгән машина фәлән чакрымнан күренергә тиеш, ә монда тау каплый”, – диделәр. Яисә туры барган юл урап китә башлый. Монысы да, машина гел бер­төрле барып, шофер йоклап китмәсен өчен эшләнә икән. Европа юллары әнә сәяхәт итү өчен салына, ә бездә газапка әйләнә.

– Без бер әңгәмәбездә динебез буенча камералар кую, алардан кергән табыш бик үк дөрес түгел дип язган идек. Андый чара аварияләргә каршы көрәштә ышанычлы була аламы?

– Европада яшерелгән камера юк. Әйтик, күмпедер арадан соң куелса, алдан бу хакта кисәтә торган юл тамгасы да эленә. Бездә яшереләр, күрмисең дә. Чаллы белән Казан арасында гына да алар ике дистәгә якын иде. Алар әле дә бар. Юкса, шоферлар тагын да азар, юл йөрү кагыйдәләрен күбрәк бозар иде. Гомумән, кагыйдәләрнең иң төгәле Австралиядә үтәлә. Чөнки анда машина йөртү таныклыгы алганда махсус талон бирәләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган саен шуңа тамга сугып баралар. Алар унбишкә тулса, гомерлеккә “права”ңнан колак кагасың. Светофорның кызыл төсенә чыксаң, шундук өч тамга чәпиләр. Шуңа күрә алар юлны аркылы чыгып барган кырмыскага да юл бирә.

– Кемдер тизлек яратам, ди. Андыйлар машинаны нигә куа?

– Берәү дә үләм дип кумый, ә тиз кайтам дип уйлый. Өстәвенә, хәзер яңа гына “права” алган, машина йөртү тәҗрибәсе булмаган йөртүчеләр күбәйде. Бүген диплом алган юристны берәү дә шундук хөкемдар итеп утыртмый бит, моның өчен ул күпмедер вакыт тәҗрибә тупларга тиеш. Әле генә укып чыккан белгеч тә тәҗрибәле табиб дигән сүз түгел, хәтта диагноз куйганда хата җибәрергә мөмкин. Ә машина таныклыгы алуга, юлга чыгарга рөхсәт бар. Үзем егерме елдан артык машина йөртәм. Хәзер инде дүрт ягымнан барган автомобиль шоферларының психологиясен бераз сизә башладым. Берәрсенең тәҗрибәсезлеген тойсам, читкәрәк китәм. Машина йөртү осталыгы шулай әкренләп килә бит.

– “Сәфәр” догасы, юлга чыгар алдыннан намаз уку хәвеф-хәтәрдән саклый, дибез. Ә монда биш вакыт намазлы, гыйбадәтле, дин юлындагы кеше – имам-мөхтәсибнең гомере фаҗигале төстә өзелде. Димәк, догалар гына безне саклап бетерә алмый түгелме? Тагын нәрсә эшләргә мөмкин?

– Пәйгамбәребез дә сихердән үлгән. Аның ашаган итен сихерләгән булганнар. Аллаһы Тәгалә: “Һәлак булучы гына үләр. Һәр үлемгә бер сәбәп булыр”, – ди. Берәр табиб авырудан үлсә: “Кара әле, үзен-үзе дәвалый алмаган”, – дибез. Берәү дә фани дөньядан нинди сәбәп белән китәчәген белми. Хәзрәт тә юлга дога кылмый чыкмагандыр, намазын да укыгандыр. Әмма үлем бар кешегә, хәтта Җәбраил фәрештәгә дә җитәчәк. Моннан берәү дә качып котыла алмый. Аллаһы Тәгалә: “Һәр адәм баласы үлемне татып карар”, – диде.

– Хәзрәтнең алты баласы – алты улы калды. Аларга ир тәрбиясе кирәк. Моны кем бирә ала: бабаларымы, абыйларымы, әллә инде әниләрен тизрәк кияүле итү хәерлеме? Мондый очраклар Ислам дине буенча ничек карала?

– Ул хатын бик әдәпле, динле, укымышлы һәм аның үзенә терәк, балаларына хәерле әти булырдай кеше табылыр, шәт. Балаларны ятим итүгә караганда аларның әти белән үсүләре мең өлеш артык. Бу ханымны хатынлыкка алып, улларын лаеклы итеп тәрбияләп үстерә алган ир зур әҗер-саваплы булыр, җәннәткә керер, иншалла!

Икенче юлдан барсак, хәзрәтнең дә, хәләл җефетенең дә әти-әнисе, туганнары бар һәм бу гаиләгә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү, ашату-эчертү, киендерү – алар өстендәге бурыч. Шундый кыйсса да сөйләп китәсем килә. Ир сугышка китә, хатыны дүрт бала белән кала. Күршеләре: “Ник иреңне җибәрдең? Дүрт бала белән алып та калырга була иде бит. Хәзер инде сезне кем ризыкландыра?” – ди икән. Хатын: “Ризыкландыручы Аллаһы Тәгалә кала, мине ашатучы гына китә”, – дигән. Аллаһының 99 исеменнән берсе – әл-раззак. Иманлы кеше ризыкны Раббыбыз биргәнен белә, дога кыла.

– Гаиләдә берәрсе үлсә, гадәттә, кечкенә балаларга “еракка китте, күктә, Алла бабай алды” дип әйтәләр, шулай итеп алдыйлар. Үлем турында балага ничә яшьтән сөйләргә була? Ислам дине буенча моны ничек итеп аңлатырга?

– Хәзрәтнең балаларын җеназа намазына алып чыгып бастырдылар. Алар барысын да күрделәр, карадылар, әтиләрен җирләгәнне аңладылар, аның турында әйтелгән хөрмәт сүзләрен ишеттеләр.

– 2-3 яшьлек бала үлемне аңлыймы?

– Матур итеп әйтсәң, әлбәттә, аңлый. Дәү әтине җирләгәндә миңа 5 яшь иде, барысын да аңладым. Төрле риваять­ләргә ышанганчы, бала хакыйкатьне күрсә-белсә әйбәт. Монда артык сораулар тумый.

– Мәетне юганда балалар катнаша аламы?

– Юк. Психикасы нык икән, зиратка күмәргә алып барырга була. 10-12 яшьтә бала өлкәннәр белән бергә каберлеккә дога кылырга йөрергә тиеш.

– Күптән түгел Кукмарада балалар янып үлде, аңа кадәр шундый ук хәл Апаста булган иде. Газдан агуланучылар күп. Әллә нишләп соңгы вакытта мондый хәвефле хәлләр булып кына тора. Бу берәр төрле кисәтү түгелме?

– Зур югалту кичергән әти-әниләргә, аларның туганнарына Аллаһы Тәгалә түземлек һәм сабырлык бирсен. Юлыбызда гарип очрау, “әлхәмдүллилаһ, мин гарип түгел”; фәкыйрь күрсәк, “әлхәмдүллилаһ, ашарга ризыгым бар” дип әйтү өчен сәбәп. Фаҗигале хәлләр булгач та, беренчедән, башта “әлхәмдүллилаһ” дияргә кирәк. Икенчедән, “Йа Раббым, боларга ярдәм ит” дип дога кылу зарур. Өченчедән, булдыра алган кадәр ярдәм итик.


* * *

"Акчарлак" газетасы, 14 март № 10

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1004
ӨСКӘ