Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бездә коллык психологиясе бар, аны бетерергә кирәк”

6 Март 2019 281
Cәясәт белгече Руслан Айсин белән әңгәмә. Без: “Беренче чиратта Конституцияне үтәп барыгыз!” – дигән принцип белән чыгарга тиеш. Конституция үтәлсә, чын рәвештә демократик илдә яшәячәкбез, үзебезнең мәгариф системасы да, дәүләтчелегебез дә булачак.
– Россия элитасы офшордагы байлыгыннан колак кагарга мөмкинме?

– Юк, чөнки аларның бөтен максаты, кылган гамәле, инануы шуның белән бәйле. 20 ел эчендә төрле схемалар кулланып акча урладылар, офшорларга чыгарып исәнлекләре бетте, балалары, акчалары шунда. “Акчаңны бир”, – дию белән алар ризалашмаячак. Әгәр дә ул милләтпәрвәр, иманлы кеше булса бер хәл. Иманлы, ихлас кеше андый урында эшләми.

– Сталинны юксынучылар, “Сталин җитми сезгә”, – дип әйтүчеләр бар. Бу сүз уйнатумы?

– Кызганыч, бездә патернализм (патер – ата дигән сүз) бик көчле. Патернализм ул – дәүләткә нык ышану, үз өстеңнән җаваплылыкны төшерү. “Минем өчен барысын да дәүләт, хуҗа эшләсен”, – дию. 1861 елда да крепостной хокукны бетергәннән соң күп кенә крестьяннар: “Безне кире ал, нәрсә эшләргә белмибез, ирекле рәвештә яшәргә сәләтебез юк”, – дип байга кире кайтканнар. Бу – кол психологиясе, монда да шулай: “Сталин килсен дә безнең өчен бөтен нәрсәне оештырсын”, – диләр. Ник син үзең хокукларың өчен көрәшергә әзер түгел соң? Сталин килсә, аларның да башын кисәчәк, алар шуны аңламый. Минем әбинең апасын кырга барып башак җыйган өчен ун елга утыртканнар. Себердән кайтканда исәнлеге калмаган иде.

– Күпләр “татар теле бетә”, диләр. Алайга китсә, үләсебезне беләбез, шулай да яшәргә тырышабыз бит.

– Әйе, телегез барыбер бетә, нишләп көрәшәсең, диючеләр бар. Әмма авырганда да дәваланасың бит. Альтернатив юллар табарга, татар буржуазиясен булдырырга, көчле җәмгыять оештырырга тиешбез. Бездә коллык психологиясе бар, аны бетерергә кирәк.

– Ничек?

– Шәхес, гражданин булырга тиешбез. Татарның шәһәр мәдәниятен булдыру – дәүләтчелекнең бер этабы. Демократиянең үзәк өлеше – ул кечкенә җәмгыятьләр. Шәхси татар мәктәпләрен, шәхси татар университетын ачарга тиешбез. Аны дәүләттән тыш та эшләргә була. Татарстанның 67 % салымы Мәскәүгә китә. Совет заманында 98 % иде. Төмән өлкәсеннән Мәскәү 89 % салым ала. Әгәр дә безнең элита көчсез булса, бездән дә 85 % алырлар иде.

– Татарстан Президентына бүген авырмы?

– Бик авыр. Чөнки аңа Мәскәү дә, Татарстан да басым ясый. Бүген аның янында сәяси стратегияне булдыручы кеше дә, институт та юк. Икътисад, имидж ягыннан, Аллага шөкер, безнең Президент яхшы эшли, үз эшен белә, иң көчле менеджерларның берсе ул.

– Конституция ничек төзелә, анда нинди пунктлар булырга тиеш?


* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ