Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бездә бизәлгән чыршыны 28 декабрьдә үк ташлыйлар”

24 Декабрь 2020 508
Интернетны әйтәм, тормышыбызны үзгәртте дә куйды. Интернет аша аралашучылар көннән-көн арта хәзер. Америкада яшәүче Наилә Бикчәнтәева да шундый танышларымның берсе. Казанда туып-үсеп, университетны тәмамлаган кыз инде өч ел Нью-Йоркта яши. Наилә ноябрь азагында бер атнага Казанга кайтты. Һәм без, ниһаять, күзгә-күз очрашып сөйләштек.
…– Узган ел ирем белән Яңа елны монда, әти-әниләр янында каршы алдык. Быел НьюЙоркта булабыз инде... Яңа ел дигәннән, Европада Яңа елга караш бүтән, Россиядәге кебек гаилә бәйрәме саналмый ул. 31 декабрь аларга ел бетүне генә аңлата. Әйе, декабрьдә америкалылар чыршы бизи, тик яңа ел чыршысы түгел, ә “Раштуа агачы”н. 24, 25 декабрь көннәрендә халык берберсен Раштуа бәйрәме белән котлый, бер-берсенә бүләк өләшәләр. Гадәттә, бүләкне “Раштуа агачы” астына куялар. Америкада бизәлгән чыршыларны 28 декабрьдә инде чыгарып ташлыйлар...

***

Язманы "Акчарлак"ның бүгенге, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ