Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Без үзебездәге нигъмәтне күрмибез

21 Февраль 2019 460
Канәгатьлек – байлык, канәгатьсезлек – мәңгелек фәкыйрьлек һәм коллыктыр, диләр. Раббың күпме бирсә, шуңа риза булып, чын күңелдән шөкер итсәң, хәтта башыңа проблема төшкәндә, синнән дә авыр хәлдәгеләргә карасаң, вәзгыять җиңеләйми калмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә: “Үзегездән түбәннәргә карагыз, сездән өстен булганнарга карамагыз. Бу Аллаһының нигъмәтләрен кимсетмәскә ярдәм итә”, – ди. Даими кунагыбыз Рамил хәзрәт Юныс тә шөкер итеп яшәргә кирәген әйтә. Чираттагы әңгәмәбез шул хакта.
– Рамил хәзрәт, ни өчен адәм балалары гел зарлана?

– Дөрестән дә, соңгы вакытта шөкер итү сүзләренә караганда, зар-моңны күп ишетәбез. Һәр икенче кеше кризис дип кабатлый. Бу борынгы грек сүзе. Элек анда суд процессын шулай дип йөрткәннәр. Хөкем чыгару күңелле хәл түгел, монда карар кабул ителә, кешенең язмышы хәл ителә. Шул заманнардан килгәнчә, авыр вәзгыятьне кризис дип йөртә башлыйлар. Ягъни кризис – ул карар кабул итү һәм тормышыңның хәлиткеч мизгеле. Аннан чыгу юлы да икәү генә: йә җиңәсең, йә җиңеләсең.

Аллаһы Тәгаләнең кризис бирү сәбәпләре исә берничә. Ул авырлык аша адәм баласын тагын да үстерергә тели. Кыен хәлдә калганда һәркем яңа юл сайлый, ныграк уйлый башлый. Әңгәмәләребездә сөйләгән бар инде: яңа туган бала елый, чөнки кендеген кисәләр, әнисеннән ризык килми, тамагын туйдыру өчен үзенә тырышырга –күкрәк сөте имәргә кирәк була. Бераздан күкрәктән дә аералар – тагын кризис башлана. Монысында инде ризыкны чәйнәп үк ашарга туры килә.

Икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәнгә канәгать калмаганда да Ул авырлык җибәрә. Берәүгә дә кыенлыклар тик торганнан гына килми. Кризисның төрләре дә күп: икътисадый, матди, үсмер чордагы, гаиләдәге, психик, иҗади... Хәтта сәламәтлектә дә кризис бар. Рухи кризис булганда кеше намазын җиренә җиткереп үти алмый, Коръәнне тиешенчә укый алмый, ураза тоту авырлаша. Мондый вакытта адәм баласы йә бирешә, йә җиңә. Ләкин шуны аңларга кирәк: кризис ул – нигъмәт, без аның хаҗәтенә төшенеп кенә бетмибез. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә: “Сез нәрсәнедер яратмыйсыз, әмма моңарда хәерле әйбер бар. Нәрсәнедер яратасыз, тик анда зыян салынган. Аллаһ белә, сез юк”, – ди. Ул тагын: “Әгәр шөкер итсәгез арттырырмын, шөкер итмәсәгез, газабым каты булыр”, – ди. Шөкер итмәгән кешегә газап килми калмый. Динебездә шөкер итү – ураза тоту, намаз уку кебек фарыз гыйбадәт санала.

– Шөкер итү ысулларын әйтеп китегез әле. Аллага шөкер, дип әйтү генә җитәме?

– Шөкер итү тел белән дә, гамәл белән дә булырга тиеш. Аллаһка да, адәм баласына да шөкер ителә. Әйтик, берәрсе сиңа игелек эшләде, ди. Син аңа рәхмәт әйт, дога кыл, яхшылыгын нәрсә белән кайтара аласың, шуны уйла.

– Хәзерге заманда рәхмәт әйтсәләр дә таманга гына туры килә әле, кая ул җавап итеп яхшылык эшләү...

– Рәхмәт әйтә белмәүче – бөтенләй рәхмәтсез кеше. Аңа Аллаһы Тәгаләнең газабы килми калмый. Рәхмәтле булырга өйрәнергә кирәк. Хәтта гаиләдә ир белән хатын арасында да бу мөһим. Ике арада чыккан низагларның бер сәбәбе – бер-береңә рәхмәт әйтә белмәү. Ир яки хатын сиңа күпме әйбер алып биргән, ашаткан-эчерткән, караган, тәрбияләгән. Әйе, аларның да кимчелеге бардыр, чөнки һәркем хаталы. Тик рәхмәт сүзеннән башка яшәргә ярамый. Хәзер балалар әти-әнисенә рәхмәт әйтә белми, аларның тырышлыгын тиеш дип күрәләр. Җитәкчеләр – хезмәткәрләренә һәм, киресенчә, хезмәткәрләр җитәкчеләргә рәхмәт әйтми. Гомумән, без рәхмәтсезлек чорында яшибез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Башкаларга рәхмәт әйтмәгән кеше Аллаһыга да рәхмәт әйтмәс. Әзгә канәгать булмаган кеше күпкә дә канәгатьләнмәс”, – ди. Шөкер итү өчен Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтне аңлау, кадерен белү мөһим, юкса, шөкер итәргә өйрәнмәячәкбез.

– Кемдер рәхмәт әйтүне башкалар алдында баш ию, дәрәҗәне төшерү дип саный.

– Рәхмәт әйтү алай кабул ителергә тиеш түгел.

– Шөкер итүне ничек гадәткә кертергә?

– Иртән йокыдан уяндыңмы, әлхәм­делиллаһ, дигез. Чынлыкта күбебез будильник тавышына күзен ачуга зарлана башлый: йокы туймаган, укырга, эшкә барасы килми. Су эчә аласың, үз аягыңда йөрисең икән, сәламәтлегең өчен шөкер ит, “Йа, Раббым, әлхәмделиллаһ! Рәхмәт Сиңа”, – дип кабатла. Әмма боларны эшләп тә, намазыңны үтәмисең, дога кылмыйсың, ураза тотмыйсың һәм башка гыйбадәтләрне башкармыйсың икән, шөкер итү саналмый, тел белән әйткән сүзләр генә җитми, син Аллаһы Тәгаләгә әле дә рәхмәтсез булып каласың.

– Шөкер иткән кешегә Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак нигъмәт бирә, диләр. Шулаймы?

– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Әгәр шөкер итсәгез, арттырам”, – ди. Без күп вакытта моны малны арттыра дип дәлиллибез. Хакыйкатьтә бу аятькә тагын да тирәнрәк мәгънә салынган. Галимнәр уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, шөкер иткән кешенең гомере озыная, сәламәтлеге ныгый, бәхете арта. Белгечләр махсус җайланма белән адәм баласының организмын тикшергән. Шөкер итеп, рәхмәтле булып яшәгәндә дофамин һәм серотонин дигән гормоннар күп бүленеп чыга.

Беренчесе – шатлык, актив яшәүгә этәрә торган гормон булса, эшләү сәләтен арттырса, икенчесе кәефне күтәрә. Нәтиҗәдә, депрессия уза, йокы яхшыра, җан тынычлык таба. Шөкер итү кортизол дигән, ягъни бөтен тәнгә, психикага зарарлы булган гормонны да киметә. Аллаһка рәхмәт әйтмәүчеләр бит яшәү тәмен тоймый, гел зарлана. Хәзер күпләр тормыштан кызык тапмый, күңелләре төшеп йөри, елмая белмиләр. Нинди генә авыр заманда да шөкер итү мөһим. Ул – иң файдалы дару. Хәтта авырып урын өстендә яткан кеше дә рәхмәт әйтсен. Шул чагында барысы да җайланыр, авырлыклар узар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Нинди генә хәл булмасын, әлхәмделиллаһ дип әйтегез”, – ди. Чөнки бу сүзләр бөтен яклап безне дәвалый. Бу урында тагын бер мисал китерергә телим. Лут пәйгамбәр турындагы кыйссаны яхшы беләбез. Анда Аллаһы Тәгалә Содом шәһәрен харап итә. Әлеге кала халкы нигъмәттә яшәгән була. Лут пәйгамбәр килгәч, алар “бу Аллаһның нигъмәте, Ул безгә пәйгамбәр җибәрде”, дип шөкер итми. Шуңа күрә газапка төшәләр. Аллаһы Тәгалә: “Без бу кавемгә күктән таш яудырдык. Лутның гаиләсен коткардык. Соңыннан шушы шәһәрне һәлак иттек. Шөкер иткән кешеләрне без коткарабыз”, – ди.

– Ничек еш шөкер итәргә?

– Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): “Иртән йокыдан уянгач та беренче сүзегез “әлхәмделиллаһ, безне үлемнән терелткәнең өчен” дип Аллаһыга дога кылыгыз”, – ди. Көнең шушы тәртиптә башлануы хәерле. Аннары “Әлхәм”не укыгыз. Коръәни Кәрим дә әлеге сүрә белән башлана.

– Без “Аллага шөкер” дип әйтергә күнеккән.

– Алай дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин әлхәмделиллаһ дию Коръәни Кәримгә якын. Иманлы бәндәләр: “Йа, Раббым, күңелемә иман нуры салдың”, – дип тә дога кылырга бурычлы. Шөкер итмәүче Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтен танымаган булып чыга.

– Тулы тормыш белән яшәп, кисәк күзе сукырайган яки башка авырудан инвалид калучылар бар. Бу да шөкер итмәү нәтиҗәсеме? Аларга нишләргә?

– Бервакыт берәү: “Тормышым авыр, акчам юк”, – дип зарлана икән. Моңа: “Уң кулыңны бер миллион сумга сат”, – дигәч, ул: “Юк”, – дип җавап кайтарган. Сул кулы, аякларын да сатарга теләмәгән. Ахырдан моңа: “Дүрт миллион сум акча белән йөрисең, үзең бернәрсә юк, дип әйтәсең. Башыңны, күзең, йөрәгеңне һ.б. әгъзаларыңны санасак, күпме мал җыела бит”, – дигәннәр. Без үзебездәге нигъмәтне күрмибез, моңа ияләшкәнбез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә юлыбызга гарип-горабалар, авырулар, сукбай, фәкыйрь һ.б. чыгара да инде. Ул бәндәм болардан гыйбрәт алып шөкер итмәсме, дип өметләнә. Шуңа күрә рәхмәтле булып яшәргә өйрәнсәк иде.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ