Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Без әйтмәдек!

18 Октябрь 2013 1853
Җырчы, артист-шагыйрьләрне тынычлыкта калдырып торып, газета укучыларыбыз арасында да сораштыру эшләп алырга булдым. Баксаң, 15 октябрь – халыкара авыл хатын-кызлары көне икән.
Бөтен Җир шарында яшәүче халыкның дүрттән бер өлешен тәшкил итә алар. Кайвакыт хатын-кызлардан авылдан туюлары, шәһәргә күченеп китеп, рәхәт тормышта яшәргә теләүләре турында ишетергә туры килә. Ә сораштыруда катнашучыларның андый теләкләре булганмы? Авыл хатын-кызы булып яшәүләреннән, бүгенге тормышларыннан канәгатьме алар?

Мәрьям Миңнегулова
(Азнакай районы, Мәндәй авылы): – Шәһәргә бер дә китәсе килми. “Туйдым авылдан” дигән чакларым да булмады. Авыл хатын-кызлары шәһәрнекеннән ни белән аерыла дигәндә, кайда эшләвенә караптыр инде. 21 ел сыер савам. Шулай да мең төрле эш белән кайнашып та, үземне карарга вакыт табам. Көн саен сәгать ярым вакытымны спортка багышлыйм, йөгерәм, кул көрәше белән шөгыльләнәм. Бер дә булмаса, музыка астында булса да биеп алам. Авылдагы тормышым белән бик канәгатьмен. Ирем, балаларым исән-имин генә була күрсеннәр.

Гөлчәчәк Ибраһимова
(Балтач районы, Кенә авылы): – Авылдан шәһәргә күченеп киткәннәрнең күпчелеге кайтмый инде. Шулай булгач, бәлки мин дә яши алыр идем. Шәһәргә талпынган чаклар булса да, Казанга баргач та: “Үз казаннарында үзләре кайный күрсеннәр” дип кайтам. Аерма авыл белән шәһәрдә яшәүче арасында димәс идем мин, кешенең тормыш хәленең ни дәрәҗәдә булуындадыр хикмәт. Хәзер авылда да бик азапланып яшәми халык: мал асрамый, кош-корт тотмый. Мин авылда яшәвемнән зарланмыйм. Монда тудым, үстем, гаилә кордым. Без ирем белән икебез дә укытучылар. Шуңа күрә яшәү шартларыбыз начар димәс идем. Ә менә колхозда эшләүчеләргә авыррак инде...

Фәүзия Газизуллина
(Мамадыш районы, Шәдче авылы): – Мин авыл һәм шәһәр тормышының икесе белән дә таныш. КДУны тәмамлагач, юллама белән Әстерхан шәһәренә җибәрделәр. Авыл баласы мин, авыл тартты. Әмма авылда яшәү дә җиңел булмады. Малларны күп асрадым. Эш арасында кайнап гомер узганын сизмәдем дә. Ялгыз калдым. Картайгач беләктә көч бетә, мал-туар асрап булмый. Авыл бетүгә бара, шәһәрдә яшәү җиңелрәк. Яшәү, ял итү өчен шәһәрдә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Авылда көне-төне казынсаң гына яшәп була.

Ризидә Исламова (Башкортстан, Миякә районы, Әнәч авылы): – Юк, әлбәттә! Авылымны ташлап беркая да китмәс идем. Яратам мин аны. Шәһәргә китеп, дүрт стенага карап ятаммы сон! Авылда эш күбрәк, аның каравы бар да үзең җитештергән продукция. Балалар да, туганнар да яхшы азык-төлек белән туклана. Авылның табигате генә ни тора! Кала халкы ялларда гына авылга кайтып “пикник” оештыра, бәйрәм ясаган була. Ә без теләгән вакытта болынга чыгып табигать кочагында утыра алабыз. Хәзер авылда газы-суы кергән, шәһәрдән ким яшәмибез. Тырышсаң, бар да була.

Нәзилә ХУҖИНА
                                                                                              
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ