Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Без властька тыныч юл белән киләчәкбез”

17 Сентябрь 2015 1207
КПРФның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз МИРГАЛИМОВ белән әңгәмә.
– Хафиз әфәнде, сайлаулардан канәгать калдыгызмы?

– Муниципаль сайлаулар белән канәгать түгелмен. Казанда өч кандидатыбыз шәһәр Думасына үтте. Әлмәт белән Чаллыда дүрт депутаттан икесе генә калган. Түбән Камада исә дүрт коммунисттан берәү. Тиккә генә Чаллыны “Кызыл Чаллы” димиләр, без анда 17-18 % тәшкил итәбез, ә сайлау нәтиҗәләре буенча ул 7,8 % кына. Яр Чаллыдагы сайлауларны дөрес түгел, дип саныйбыз. Президент сайлаулары буенча дәгъвам юк.

– Хафиз Гаязович, күп очракта “теге яки бу эшне эшләргә акча юк”, диләр, ә сезнең табыш бер елга 2 миллион сумны тәшкил итә. Роснефть башлыгы Сечинның бер айлык (!) хезмәт хакы 20 миллион...

– Табышым 2 миллион дисез, ул эш хакын мин куймадым бит. Сез депутат булып сайланасыз икән, сез дә шул акчаны алачаксыз. Депутатларның һәм министрларның акчалары бер тирәдә. Без хәзер капиталистик дәүләттә яшибез. Шуңа күрә дәүләт думасында буржуаз законнар кабул ителә. Буржуаз дәүләтнең нигезендә хосусый милек ята. 20 елдан артык инде реформалар бара, әле берсенең дә ахырга хәтле эшләнеп беткәне юк. Алар халык ихтыяҗына һәм мәнфәгатенә туры килми.

– Ник туры килми?

– Реформалар халык файдасына түгел чөнки. Калын кесәле министрлар, олигарх, инвесторлар файдасына. Мисал итеп, “Вамин”ны китерер идем. Ничә миллиард сум акча салынды, кая ул акчалар?! Илебездә акча бар. Сахалинның губернаторы акчаларны метрлап саный бит. Әмма илдә сәяси тырышлык юк.

– Ни өчен дип уйлыйсыз?

– Норвегиядә газ, нефть, энергетика дәүләт кулында. Һәр 100 сумның 75е дәүләткә кала. Ә бездә, әйтик, узган ел 365 миллион тонна нефть сатылган, 16 триллион сум табыш кергән. Әмма нибары 6 триллионы гына илебезгә кайткан, ә 10 триллионы кайда?! Акча юк дигән сүз дөрес түгел. Акча бар, байлыгыбыз бик зур, халкыбыз тырыш... Әмма акча байлар, олигархлар кесәсендә.

– Ә ник дәүләт Норвегиядәге кебек байлыкны үз кулына ала алмый?

– Әйткәнемчә, безнең халык мән­фәгатен кайгыртып эшли торган реформаларыбыз юк. Сәламәтлек сак­лау шәхсигә һәм түләүлегә әйләнеп бара. Министрыбыз да берни эшли алмый, чөнки Мәскәүдән шундый программа килә. Узган ел алар 3 миллиард ярым сум акча эшләргә тиеш иде. Аларның завод-станоклары бармы әллә? Совет чорында төзелгән хастаханәләр, бюджет акчасына алынган җиһазлар... Алар халыкка ярдәмне бушлай күрсәтергә тиеш. Сәламәтлекне саклауга, мәгарифкә, мәдәнияткә бюджеттан акча бирелергә тиеш, ә халык кесәсеннән түгел! Швеция, Норвегиядә уку, сәламәтлек сак­лау бушлай дияргә була. Бездә көнбатышка иярәбез диләр: салымнарны арттыралар, бәяләр котырып үсә. Ә ник көнбатыштагы кебек эш хакын да күтәрмәскә? Моның өчен җитештерүчән һәм нәтиҗәле эшли торган икътисад кирәк. Минемчә, дәүләт – аерым, халык – аерым, реформалар аерым бара. Шуларны берләштерерлек көч юк. Ә КПРФның илебезне бу кризистан чыгару программасы бар.

– Апас главасы турында “Акчарлак” язып чыкты, укыдыгызмы?

– Әлеге мәкаләне укыдым. Тикшерү алып баралар, фактларны тикшерсеннәр, аннары хәл итәрләр. Буа главасы турында да ике ел яздык – китәргә мәҗбүр булды бит. Апас­та гына түгел андый хәлләр, башка районнарда да җитәрлек. Ул турыда безгә килгән хатлар да мисал булып тора. Банкротлык турындагы закон көпә-көндез милекне үзләштерергә ярдәм итә.

– Җирне дәүләткә кайтарырга кирәкме?

– Бу власть кайтармаячак. КПРФ программасы нигезендә, җирне дәүләткә кайтарырга дигән пункт бар. Әмма капиталистик партия моны эшләмәячәк.
Исемен әйтмичә генә бер район главасын алыйк. Аның күпме туганы, күпме дусты, куштаннары бар. Менә дигән эшләп килгән икмәк, май заводлары, элеваторлар, кооперация кибетләрен юк кына бәягә саттылар бит. Кем кесәсенә кергән соң ул акчалар?! 75 ел буе Совет власте төзегән завод-фабрикаларны хосусыйлаштырдылар. Ельцин һәм аның даирәләре кабул иткән законнар нигезендә илебезне талау һәм милек үзләштерү әле дә дәвам итә.

– Хафиз әфәнде, илдә патриотизмны күтәрергә миллиард ярым сум акча бирелгән диләр. Акча исәбенә патриотизмны күтәреп буламы?

– Әйе, миңа да мөрәҗәгать иттеләр: “Акча бирелде, 7-8 %ка патриотизмны тиз генә күтәрергә кирәк!” – диделәр. 20 елдан артык патриотизм төшенчәсен тискәре яктан күрсәтеп килделәр. Хәзер аны шул акча исәбенә тиз генә кайтармакчылар. Акча белән кайтмый ул, ана сөте белән керә! Кешенең торыр җире, кияргә киеме, ашарга ашы, яхшы эш хакы булса, ул дәүләтне яраталар. Минем өйдәге балконда Җиңү һәм Советлар Союзы байраклары эленеп тора. Менә бу – патриотизм хисе. Миндә – Совет дәүләтенә патриотизм хисе. Патриотизмны акча түләп кенә арттыралар икән, димәк, бу системаның киләчәге юк дигән сүз.

Биш ел элек Чаллы каласы урамнарында “Барысы да сатыла һәм сатып алына” дигән плакат эленеп торды. Бу плакат безнең илебездәге реформаларның асылын чагылдырган иде. Барысы да сатыла, барысы да сатып алына – Россиядә, бөтенесе шуңа корылган. Үзебезнең икътисад, үзебезнең завод-фабрикалар, үзебезнең авыл хуҗалыгы булырга тиеш. 18 ел безне ВТОга кертмәделәр, тишек чалбар, сөрелмәгән җирләр белән кердек. Техникабыз көнбатыштан алынган. Кайда үзебезнең техника? Ни өчен самолетлар егылып төшә? Совет дәүләте заводларын төзеде, сугышны җиңеп чыкты, космоска менде, атом-төш коралын ясады. Сталин урынында Горбачев булса, Германия фашистлары Владивос­токка хәтле барып җитәр иде, диләр.

Ни өчен Россия икътисады күтәрелә алмыймы? Чөнки ул көнбатышка эшли: газ һәм энергетиканы өләшә. Кибеттә үзебездә җитештерелгән бер генә товар да юк. Үтүк, телевизор безнеке түгел, башка товарлар да бездә җитештерелми.

– Ленин: “Дин – халыкның опиумы”, – дигән.

– Цитаталарны гына алырга кирәкми, гомуми тексттан укырга һәм шуннан чыгып карарга кирәк. Текстта фикер үзгәрергә мөмкин. Лениннарның йортларында икона булган. Крупская белән чиркәүдә никахлашканнар. Ленин үзе бер генә чиркәүне дә ваттырмый, мәчетнең манарасын кистерми. Татарстандагы рус авылларында чиркәүләр сакланып калды бит, ә кайбер авылларда манаралы мәчетләр дә калган иде. Берсен дә шартлатмаганнар. Сталин, Ленин янында куштаннар булган. Барысын да аларга сылтарга кирәкми, законны җирле җитәкчеләр бозган. Бура бураганда йомычка оча бит. Менә, уйлап карагыз, кайсы властьның җитешсез яклары юк? Минемчә, патшаның да, генераль секретарьнең дә, Россия властенең дә җитешсезлекләре бик күп.

– Гитлер үз халкын юк итмәгән, Сталин исә үз халкын җәберләү белән шөгыльләнде.

– Тарихны карагыз: 1933 елда властька Гитлер килгәч, ул социал-демократ, коммунистларны концлагерьга куа. Күпме яһүдләр Германиядән Төркиягә, АКШка китәләр!

Гитлер – илбасар, юк итүче, Сталин – азат итүче!

– Сугыш беткәннән соң 40 елдан артык власть башында коммунистлар утырды. Ник икмәкне Канада, Австралия, Аргентинадан, ит-майны Мәскәүдән ташыдылар, чиратлар озын иде?

– Африка, Азия, Латин Америкасында союздашларыбыз бар иде, аларны ашаттык-эчерттек, техника белән тәэмин иттек. Кытай, Монголия, Эфиопия, Мисыр, Сириягә ярдәм иттек. Хәрби яктан үсүне беренче урынга куйдык, алайса әллә кайчан СССРны юк итәрләр иде.

– Коммунистлар янәдән властька килер микән?

– Иртәме-соңмы – киләчәк, чөнки бу власть – банкрот. Бу дәүләтнең киләчәге юк. Без тыныч юл белән киләчәкбез. Яңартылган социализм төзеләчәк, халык власте урнашачак. Моңа минем иманым камил.

– Әгәр властька килсәгез, эшне нәрсәдән башлар идегез?

– Илебезне Америка доллары һәм Европа евросы биләп, камап һәм яулап алды. Коммунистлар партиясе икътисадны ныгыту турында 1993 елдан бирле әйтеп килде – авыл хуҗалыгын үстерүне беренче планга кую, хәрби көчләрне яңа кораллар белән тәэмин итү, Россия дәүләтенең бәйсез сәясәт алып барырга тиешлеге, халык мәнфәгатен һәм ихтыяҗын матди яктан ныгыта торган законнар кабул итү кирәклеге.

– Гаиләгез турында да мәгълүмат бирегез әле?

– Бер кыз үстердек. Медицина институтын тәмамлады. Невролог булып эшли. Хатыным татар теле укытучысы, пенсиядә. Казанда торабыз, еш кына Чаллыга кайтабыз. Бакчачылык эше белән шөгыльләнергә яратам. Үтүк, керосин лампалары җыям. 40-50 данә үтүгем, 27 лампам бар. Балык тоту да күңелемә хуш килә. Агач эшен яратам.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 909
ӨСКӘ