Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Беркемгә дә беркем кирәк түгел...”

11 Август 2020 2208
Флүрә Коләхмәтова-Талипова – көчле, энергиясе ташып торган хатын-кыз. Тормыш юлы сикәлтәле, каршылыклы булганга шундыйдыр ул, бәлки. Автор-башкаручы бүген мәхәббәт, ярату темасын бер читкә куеп, милләт, сәясәт турында җырлый башлаган. Без күрешкән көнне Башкортстан якларыннан концерт куеп кайтып килеше иде аның.
– Концертлар белән еш чыгып китәсезме, Флүрә ханым?

– Йөрмичә булмый. Төп эш урыным – Яр Чаллының “Эврика” сәнгать үзәге. Анда җырчы булып эшлим. Ә болай аена уннан артык даими концертыбыз була. Бөтен Россия буйлап йөреп чыккан идем. Менә тагын бер урап кайтасы килә. Зур реклама булмагач, масштаблы концерт куярга мөмкинлек юк. Шулай да, Казанда 3-4 тапкыр куйдым.

– Нигә белемегез буенча эшләмәдегез?

– Укытучы булу өчен сәләт һәм балаларны ярату кирәк. Җаныңны биреп эшләгән эш кенә рәхәтлек китерә. Завуч булып туган авылымда бер ел эшләп алдым. Миңа ул чакта 24 яшь иде. Авыл тормышы канәгатьләндермәде мине, үземдә зуррак мөмкинлекләр күрдем. “Монда яши алмыйм”, – дидем дә, гаилә белән Яр Чаллыга күчендек.

– Ә ничек сәнгать юлына кереп киттегез?

– Һәрбер кеше кечкенәдән җыр-моңга кызыгып үсә. Әмма авылда шартлар юк. Минем ул җанымда гел кайнап яшәде. Ләкин мине артист итеп күрмәделәр. Бәләкәйдән гармун уйнарга кызыгып, әнидән алырга сорый идем. Ә бездә ятимлек, әти юк, акча юк. Әнинең мөмкинлеге дә, теләге дә булмагандыр. Кайда гармун күрәм, шуны барып тартам. Педагогика институтында укыганда җыр түгәрәкләренә йөрдем, агитбригадаларда катнаштым, үз өстемдә эшләдем.

– Балачагыгыз күңеле гездә матур хатирә булып уелып калдымы, әллә әтисез балачакны искә дә төшерәсегез килмиме?

– Начар дип тә, рәхәт дип тә әйтә алмыйм. Әни безгә үзе әти, үзе әни булды. Әти миңа 1 яшь чакта авырып үлгән. Ат шикелле эшләп үстек. Үземне белгәннән, дүрт яшьтән түтәл казып, бәрәңге эшкәрттем. 5 класс та әни миңа чалгы тоттырды. Аннан сәнәк, балтасын... Мин физик яктан да көчле. Йортта малайлар эшен гел үзем теләп эшләдем. Икешәр трактор утын ярып, шуннан ләззәт ала идем.

– Ир-ат холкы икән сездә...

– Мине малай булыр дип көткәннәр бит. Мин генә аларның өметен акламаганмын. Шуңа малайлар холкы булган, күрәсең. Курчак уйныйсым килми иде, сазда машина тәгәрәтергә тели идем.

– Тормыш иткәндә мондый характер авырлык тудырмыймы? Көчсез буласы килгән чакларыгыз юкмы?

– Тормыш сынады инде мине. Балачактан әтисез булу лидер булырга өйрәтте. Ә бөтен эшне беләсең икән, синең беркемгә дә баш бирәсең килми. Әлегә кадәр дөньяны үзем алып барырга туры килә. Баштарак “терәк булсын иде” дия идем, ә хәзер ныгыйм гына. Көчле булсаң, яшәве җиңелрәк. Көчле булып калырга язсын.

– Ни өчен яшегезне сер итеп саклыйсыз?

– Белмим. Әйтсәм, йә йөрәкләре ярылыр. Үземне карарга тырышам, чөнки сәхнә матурлыкны ярата. Юбилеемны үткәргәндә дә яшемне әйтмәскә тырыштым, чөнки ул кычкырып йөри торган әйбер түгел. Статистика буенча, безнең илдә кеше 60-70тә үлә, тиз китәләр. Яшәү мөмкинлеге кешенең энергиясеннән тора. Минем яшемә карата энергиям 20 яшьлекләрнеке кебек – ташып тора.

– Автор-башкаручы буларак, бүген сезгә танылу авырмы?

– Клипларны тел, милләт белән бәйле темаларга төшерәм. Әле күптән түгел “Йөрәкләргә шакыйм” дигән җырга төшердек, ләкин акча түләп тә хит-парадка алмыйлар. “Бу җырыгыз безнең кысаларга сыймый”, – диләр. Нәрсәсе белән сыймый, аңла мыйм... Тормышның кимчелеген күрсәтергә тырышканга күрәдер инде.

– Концертларыгызга халык йөриме?

– Кайбер җырчыларны исәп ләмәсәң, хәзер беркемгә дә атлыгып тормыйлар. Халык бертөрле концерттан туйган, җырчылар күп бит. Үземнең тамашачым бар, Аллага шөкер. Сәяси темаларга кереп киттем. Алайса безнең гомер буе шул мәхәббәт, әти-әни, туган як темасы. “Җырчылар сәясәттән ерак булырга тиеш!” – диләр. Дөрес түгел. Сәясәт – без яшәгән тормыш бит инде ул. Көрәшче җырчы буласым килә. Бүген тел мәсьәләсе турында ничек җырламыйсың ди?

– Композитор буларак, әгәр сездән заказга мәхәббәт темасына җыр язуыгызны сорасалар, язасызмы?

– Язасым килми. Вакытында күп язылды, җырларымны 50ләп җырчы җырлады. Сораганнарга күңел теләмәсә дә язарга тырышам.
Күңелләрен төшерәсем килми. Гел “Әпипә” җырлап, такмак әйтеп кенә булмый. Акыл тупланган яшькә җиттем хәзер. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова сүзләренә күп җырлар иҗат ителде. Халыкка проблемаларны да чыгарырга кирәк. Тормыш ул – көрәш. Ә кеше концертка бара да, сикереп биеп кайта. Бернинди рухи азык алмый. Кеше бүген матди дөнья турында гына уйлый. Ашап-эчеп, матур җыр тыңлап кына булмый. Без бу дөньяга шуның өчен килгәнме?

– Тел, милләт, сәясәт темасына язылган җырларны җырлардай җырчылар бармы хәзер?

– Кызганыч, алар санаулы. Габделфәт Сафин һәм Зөлфәт Хәким – минем кумирларым, алар миңа үрнәк.

– Сез ике фамилия белән йөрисез. Кайсы үзегезнеке?

– Коләхмәтова үземнеке. Ирдән аерылгач, Талипова тәхәллүс булып калды. Исемем дә Флүрә түгел хәзер, икенчесе – мулла кушканы бар. Начар уйлы кешеләр, сихер бар бит. Ә бу исем мине саклый.

– “Йөрәкләргә шакыйм” җырыгызда “Ялан тәпи салкын бозга басып, сүнә-сүнә балкыйм. “Ачыгыз” дип, кешеләрнең бикле йөрәкләрен шакыйм”, дип җырлыйсыз. Бикле йөрәкләр дигәндә кемнәр күз алдында тотыла?

– Гомумән, кешеләр. Хәзер йөрәккә шакып буламы соң? Бөтен кеше бикләнеп яши, кешеләр бер-берсенә ихлас түгел. Җырның авторы – Айрат Суфиянов. Бу шигырь күңелемә бик тиде. “Беркемгә дә беркем кирәк түгел, үз көчеңне җуйсаң”, – дигән юллары бик ошады. Заманасы шундый бит. Хәзер акча бирсәң генә син кирәк. Акчаң булмаса, туганыңа да кирәк түгел син.

– Таянырдай кешеләрегез бармы?

– Юк. Беркемгә дә таянмыйм. Бары үземә һәм улларыма. Ике малай үстердем. Клип чыгарганда да булышучы булмас микән, дип йөрдем. Олы улым шунда: “Әйдә, әни, булышам”, – диде. 80 меңлек клипның яртысын ул түләде.

– Улларыгыз гаиләлеме?

– Юк. Олысы Илшатка 28 яшь, кече се Илгиз быел музыка көллиятен тә мамлады. Ашыктырмыйм, соңыннан үкенечле булмасын. Үзем кияүгә чыкканда әни мине исән чагында тизрәк биреп котылырга, үз өстеннән җаваплылыкны төшерергә те ләде. Ул замана кешеләре шун дыйрак булган инде, хокуксыз, фикер сез. “Артыңнан йөрттең егет не, кияүгә чык”, – ди де. Минем теләк юк иде, тыңлыйсы калмаган, зур ялгышлык эшләгәнмен. Яраткан кешем бар иде, ул гына мине күрмәде. Ашыгырга кирәк булмаган. Үз тиңең барыбер очрый ул.

– Ирегез белән озак яшәдегезме? Ир балага әти тәрбиясе кирәк, диләр бит.

– Эләккән микән инде аларга ата тәрбиясе... Тәрбия булдымы ул, әллә бер сынаумы? 12 ел бергә тордык, аннан аерылдым. Ир белән хатын бер-берсен яратып яшәсә генә бәхетле була. Ниндидер мәнфәгатьләрне кайгырту өчен генә түгел. Әгәр ул сиңа туры килмәсә, нигә үзеңне, аны интектерергә? Ир белән хатын ике су тамчысы кебек булырга тиеш. Әгәр ул үзе дә эшләми, сиңа да каршы төшә икән, нигә алга таба яшәргә?

– Алдагы көнгә нинди өмет-хыяллар белән карыйсыз?

– Башымны иеп, моңаеп утырырга җыенмыйм. Тормышны яратып яшим. Яшәү дәрте күп миндә. Аннары, көрәшеп яшәү миңа азарт бирә. Шуларны җиңә-җиңә ләззәт алам.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 26 сентябрь 2019, № 38

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2057
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1512
ӨСКӘ