Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Беркайчан да зур композитор яки җырчы булырга хыялланмадым”

2 Февраль 2021 400
Татарстанның атказанган артисты, композитор, меңгə якын популяр җырлар авторы, Россия авторлык җəмгыяте – РАОның Татарстан буенча җитəкчесе Зөфəр ХƏЙРЕТДИНОВ белəн əңгəмə.
– Юбилей елы кичерешлəргə бай булгандыр, Зөфəр абый. Үзгəрдегезме, яшь тəэсир итəме?

– Нəзбереклəндем соңгы арада. Хəзер җырлар да, кулга бик яхшы текст элəксə генə языла. Элек шигырьнең бер-ике юлы ошаса, калган җирен тəртəсенə кертеп, автор белəн сөйлəшеп рəтли идек. Бүген алай утырасы килми. Яшькə килгəндə, алтмыш тулса да, үземне карт дип хис итмим.

– Концертлар белəн дə бик йөрмисез...

– Концерт кую телəге тəмам бетте диярлек. Гастрольлəргə чыкмаганга да өч елдан артык. “Җырлап туеп була икəн” дип бер дə уйлаганым юк иде. Була икəн.

– Бөтен вакытыгызны РАО эшенə багышлыйсыз ахры?

– 17 ел дəверендə РАО минем җырчы буларак үсешемə комачаулады дисəң дə була. Бөтен вакытымны шушы эш ала. Безнең авторлар да гонорарларын чит илдəге кебек алып иҗат итəргə тиеш дип уйлыйм һəм шуның өчен көрəшəм дə.

Юбилей концертын февральгə калдыргансыз. Ни өчен алай кичектердегез?

– Туган көнем августта дип, җəй көне концерт куеп булмый бит инде. Халыкның ял итə торган, бакча эшлəре белəн мавыккан чагы. Минем җырларымны башкарган йөзлəп җырчы бар, аларны бер көнгə туплый алу – үзе лотереяда бүлəк отуга тиң. Һəм менə, Алла боерса, 1 февральдə “Пирамида”да эстрадабызның иң шəп җырчылары белəн үземнең иҗатымдагы иң матур җырларны тамашачыга җиткерергə ниятлəп торам. Аннары Мəскəүнең берəр зур залында да шушы концертны эшлəргə исəп бар.

– Моннан 16 ел элек: “Эстрада сəхнəсе яшьлекне ярата... Картаеп, җыерчыкланып беткəч, сəхнəдə йөрү килешми”, – дигəнсез...

– Мин бүген дə шул сүзлəрне җөплим: сəхнə ул яшьлəр өчен. Халык сиңа “картаеп беткəн инде бу мескен, һаман да җырлап йөри” дип жəллəп карамасын. Шул ук вакытта мин олыгайган кеше сəхнəдəн китəргə тиеш дигəн фикердə түгел. Ул тамашачыны сагындырып, үз дəрəҗəсен белеп елга бер-ике концерты, иҗат кичəлəре белəн сөендереп алсын. Ə менə актив рəвештə гастрольлəр белəн йөрү – үзеңне газаплау анысы. Йокысыз юллар, вакытында ашамаулар сəламəтлекне болай да нык какшата.

– Сəхнəне бизəп торырдай артист нинди булырга тиеш ул?

– Башкалар аңа карап үзенə эстетик лəззəт алырлык матур да, тəрбияле дə.

– Ирлəрне артык “матур” булсалар да бик аңлап бетермилəр...

– Ир кешегə матурлык аеруча кирəк. Чөнки концертка йөргəн халыкның күбесе хатын-кыз һəм алар күбесе шушы матур кешегə мөкиббəн. Арада каш ясыйм дип күз чыгаручылар да бар, əлбəттə, халык бəлки шуларны аңлап бетермидер. Традицион булмаган юнəлеш турында да сүзлəр куера бит, бардыр инде эстрадада, төрлесе бардыр.

– Эпотажлы чыгышларга, костюмнары белəн тамашачының ушын алучыларга ничек карыйсыз?

– Кызганыч, күп яшьлəр шушы эпатажлык белəн 1 кешене җəлеп иткəн арада, 10 кешене югалтуларын аңламый. Маркетингны өйрəнергə, тамашачыңның кем булуын белергə кирəк. Халык бит ул төрле категориягə бүленə һəм аның кемнең концертларына йөрүен аңлаган, өйрəнгəн очракта гына уңышка ирешеп була.

 – Зөфəр абый, сəнгать белəн эстрада арасындагы упкынны нишлəтергə? Əллə инде татар моңы шоу-бизнес тəгəрмəче астында изелеп калырмы?

– Изелеп калырга да мөмкин. Татар моңы – татар теле кебек ул. Аны сакларга кирəк. Дотациялəр булдырып, махсус чыгымнар планлаштырып, аны үстермəсəк, сакламасак, ул юкка чыгачак. Чөнки эстрада – бөтен дөнья күлəмендə шулкадəр демократичный жанр, аның юнəлешен контрольдə тотып булмый. Аның кануннары бары тик акча эшлəүгə, аудиторияне җəлеп итүгə корылган. Моң, моңлы җырчылар, аларның иҗади тормышы, сəнгать – бүгенге көндə дəүлəт игътибарына, ярдəмгə мохтаҗ өлкə. Əлбəттə, эстрада артистлары арасында да моңлы тавыш иялəре бар һəм алар үзлəренең концертларында халык җəүһəрлəрен бераз яңгыраталар. Лəкин традицион милли музыканы үстерү өстендə филармония кебек дəүлəт мəдəният оешмалары даими эшлəргə тиеш.
– Яшь артистларның олпат җырчыларның репертуарын башкаруына ничек карыйсыз? РАО нинди талəплəр, шартлар куя аларга?

– Ул яктан РАО беркемне чиклəми. Тиешле килешүлəрне төзегəн очракта, һəркемгə дə концертында булган барлык ретро җырларны яңгырату мөмкинчелеге бирелə. Кемдер “РАО безгə җырлатмый” дип зарлана. Анысы əкият. Ретро җырларның да авторлары барлыгын онытмаска кирəк. Аларның варисларының автор үлгəннəн соң 70 ел дəверендə гонорар алу хокукы канунда язылган. Шигырь, көй язудан башка берни дə эшли белми торган авторлар бар, аларның бердəнбер яшəү чыганагы – гонорар. Артист та үз концертын бушлай куймый бит. Билетлар сата. Ə ни өчен ул авторның өлешен түлəргə телəми?!

– Хитлар ничек туа, Зөфəр абый?

– “Менə бу җыр хит була” дип бик сирəк əйтелə һəм анысы да бармак белəн күккə төбəп фаразлаган шикелле генə.

– Мисал өчен, кайсы җырыгызны шулай дигəн идегез?

– “Пар алма”ны. Мин бу җырны төнлə, биш минут эчендə яздым да, икенче көнне сəхнəгə чыгып җырладык. “Хит була” дип язгач түгел, җырлап кергəч халыкның ничек кабул иткəнен күреп кенə əйттем. “Кайда син, гармун?” дигəн җырым бар. Аны Закир Шаһбан башкара. Мин ул җырны 1989 елда яздым. Кемгə генə биреп карамадым – алынмыйлар. Алты ел узгач, Закирга күрсəттем һəм ул: “Абзый, бу минем җырым бит”, – дип алды да, искиткеч аранжировкалар ясап, популярлаштырды ул җырны. Җыр язылу белəн генə түгел, аның үзенең башкаручысы да табылырга тиеш.

– Зөһрə апа сезнең иҗатыгызга бəя бирəме? Ул пенсиягə чыкмадымы əле?

– Пенсиядə булса да, эшли. Республика онкология үзəгендə, врачрадиолог. Иң беренче бəя бирүче ул, əлбəттə. Əле җырны яза башлаганда ук: “Бу бит синең үзеңнең əнə теге җырыңа охшаган...” – дияргə мөмкин. “Үземнекенə охшаса ярый, кешенеке генə кабатланмасын!” – дим андый чакларда.

– Үз алдыгызга шедеврлар тудыру максаты куйган идегезме, хыялларыгызга ирештегезме, Зөфəр абый?

– Мин беркайчан да зур композитор яки зур җырчы булырга хыялланмадым. Бары тик яраткан эшем белəн шөгыльлəнергə телəдем. Əти мəрхүм əйтə иде: “Үзеңə дөрес бəя бир, артыгын да, кимен дə бирмə”, – дип. Минем өчен иң мөһиме – кирəкмəгəн эш белəн вакытны уздырмау булды. Һəрвакыт үз эшемнəн канəгатьлек, лəззəт алып эшлəдем.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 январь 2020 № 4

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ