Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Беренче мәхәббәт

28 Октябрь 2019 828
Кышкы суык көн­нәрнең берсендә тулай торакка өс-башын ак бәс сарган егет килеп кергәч Мәүлия әллә нишләп китте. Тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын сыйпап узды. Бер-береңә бер карауда гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә диләр. Вахтер апа Фирдәүсәнең кыштыр-кыш­тыр иске башмакларын өстерәп килгән тавышны ишетеп икесе дә сөйләшүдән шым булдылар.
– Кемгә керәсең энем? Дука­минтларың бармы?..

Бу вакытта Мәүлия белән Илһам күз карашлары белән аңлаша иделәр.

– Өченче этажга мин апа, абый янына керәм, – диде егет кызарып. Йөрәккә әмер биреп булмый шул, кыз үзенең ничек гашыйк булуын сизми дә калды. Илһамның да күзе төште кызга. Сирәк кенә булса да очраша башладылар. Кышлар узып ямьле җәй айлары да җитте, Мәүлия Илһамнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады. Мәхәббәт ятьмәсенә ничек кереп чорналып, чыгу юлын тапмый йөргән көннәрдә Илһамның абыйсының хатыны көенечле хәбәр җиткерде.

– Мәүлия, нигә болай үз-үзеңне газаплыйсың син, безнең Илһам яшь бит әле. Каенана да улыннан олы кызга өйләнергә рөхсәт итмәячәк. Ләкин сер итеп кенә әйтәм үзеңә, аның синнән башка да йөргән кызлары бик күп. Җитмәсә, берсе авырлы да…

Мәүлиянең тәнен ток суккандай калтырата, кызыштыра башлады. Эчендә кайнаган җан ачысына түзә алмый бүлмәсенә кереп китте, мендәргә капланып үкси-үкси елап шешенеп бетте. Яшәүдә гаме калмады. Дөресме икән бу сүзләр дип әрнеде йөрәк. Дөрестер... Хәер, үзем гаепле, йөрәктәге хисләргә ашкынырга ирек бирмәскә, йөгәнләргә иде. Үзеңнән берничә яшькә кече егеткә гашыйк булып бәхетле булмаячагын аңлый иде бит ул. Көндезләрен дуслары белән елмаеп-көлеп сөйләшсә дә, кара төнгә кергәч мендәр почмагын тешләп елап чыкты кыз.
Беркөнне алар иптәш кызы Ләйсән белән дискотекага чыгып киттеләр. Зал уртасына чыгып дәртле музыкага шашынып биергә кереште кызлар. Тартынып кына янына килеп бии башлаган егет танышырга теләк белдерде. Онытылу өчен бердәнбер чара иде бу. Егет үзен Рамил дип таныштырды. Берничә атна очрашкач, Рамил белән Мәүлия бергә яши дә башладылар. Кыз нинди авырлыклар килсә дә түзеп, гаиләне таркатмыйча яшәргә карар кылды. Яшь ир хатынының бер алдына бер артына төшеп, һәр капризын үтәп йөрсә дә үзен яратмавын сизгәндер. Беркөн калмастан кино-театрларга, кафеларга йөрделәр. Бер сәбәпсездән кочак-кочак чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр ташыды гашыйк ир. Мәүлия авырга узгач ЗАГСка барып язылышып законлы ир белән хатын булып яши башладылар. Әмма бәби туарга санаулы көннәр калып барганда ире эштән исереп кайтты. Карап торышка басынкы, юаш кына күренсә дә әйткәләшергә оста иде ул. Аекның – уенда, исерекнең – телендә диләр. Бу аңлашуны күптән көткән иде хатын. “Мәүлия, утыр әле, син мине яратмыйсың бит. Мин күрәм, тоям. Хөрмәт итәсең, рәхмәт, ләкин синең йөрәгең таш – беркемне дә ярата алмыйсың... Ташлама инде син мине, яме, баланы да ятим итмик, аның гаебе юк бит”, – дип мыгырдана-мыгырдана өстәл почмагына башын салып йоклап китте Рамил. Мәүлиянең бу сүзләргә исе дә китмәде. Карынында тибенгән баласын назлап-сыпырып, өстәл җыярга кереште.
Көннән-көн усаллана, көнләшә башлады ире. Кухняда иптәш хатыннар белән сөйләшкән сүзләргә дә бәйләнеп интектерде, элек йөргән егетләрне дә эт итеп сүкте. Хатынын үзен ташлап китәр дип курыкты.
Яңа елны каршылап ун көннәр узгач, Мәүлия тупырдап торган ир малай алып кайтты. Бар мәхәббәтен, назын улына бирде яшь ана. Берничә айдан Рамил хатыны белән улын алып авылга кайтып төпләнде. Көн дә салып кайткан ир хатынына кул күтәрә, яный, теле белән теләсә ниләр әйтеп кимсетә иде. Иртән айныгач тезләнеп гафу үтенсә дә, кичкә тагы шул ук хәлләр кабатланды. Күпме талпынып шәһәргә китәргә теләсә дә, бала атасыз үсмәсен, кимсенмәсен дип тагын туктап кала иде Мәүлия.
Ире исереп йоклап киткән көннәрдә йөрәк хисләрен кәгазь битләренә терки барды, төннәр буе хикәяләр язды. Бер кочак тормыштан алынган язмаларын район газеталарына юллый барды. Бастырса-бастырмасалар да аңа барыбер иде, кем белән булса да эч-серләрен уртаклашасы килде.Хикәяләре исә газетада басыла барды, яңаларын язуын сорадылар. Республика буенча чыга торган конкурсларда катнашып призлы урыннар алды хатын. Авылдашлары беренче мәртәбә язмаларын район гәҗитендә укыгач, ай буе тинтерәткәннәр иде. “Кайда булган хәл бу, каян ишеттең, кем сөйләде?” дип. Кайбер куркак җаннар мине дә газетага яза күрмәсен дип, аның яныннан тизрәк таю җаен карады.
Гомер буе беренче мәхәббәте Илһамны уйлап яшәде Мәүлия. Кайчан да булса, кайда да булса очрашырбыз дип хыялланды. Кеше энә түгел бит югалырга, язмыш очраштырыр безне дип юрады. Илһам да аны чынлап яраткан булса эзләр идеме икән? Бәлки оныткандыр да инде. Баласы да үсеп беткәндер...
Талгын гына авылына кайтып барган автобус кисәк туктап кешеләрне төшерде. Кич тә җитеп килә. Тиздән көтү кайтыр, сыерлар савып сөт аерасы булыр. Яңа пешкән икмәк өстенә әле генә аерган каймак сылап, аякларын болгый-болгый чәй эчеп утырган малайларын күз алдына китереп үзалдына елмаеп куйды Мәүлия.


Миләүшә МАЛИКОВА

 ***
     Язма "Акчарлак"  газетасының архив саннарыннан алынды, 10 ноябрь 2016 № 45
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ