Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бер уч башак

19 Март 2019 2477
ХИКӘЯ
– Әни, бер уч башак кына алып кайт инде!..

– Ярамый бит, улым!

– Нишләп ярамасын?! Барыбер җирдә чери ул!

– Черетмәсләр, менә сезнең кебек малайларга җыйдырырлар.

– Алып кайт инде, әни!

– Төрмәгә ябып куйсыннармыни?!

– Калган башак өченме? Аның өчен нәрсә булсын!?

– Уйнап йөргән кебек кенә барып ашыйсыз мәллә соң?

– Каравылчы басу капкасында ук туктатыр. Алып кайт инде, әни! Без ашлыгын бөртекләп бүләрбез, тарткалашмабыз. Фәнил дә болай ук еламас. Көне буе ипи сорап канны корыта, – дип, кулына ябышып диярлек ишеккәчә барган Локман күз алдына килгәч, Самирә барган җиреннән туктады. Якында беркем дә юк. Юлдан да машина, ат-мазар килгәне күренми. Әллә, чыннан да, башакларда калган бөртекләрне бер уч кына булса да җыеп алырга инде?..

Иптәшләре үз алларын бетереп әллә кайчан кайтып киттеләр. Инде ничә көн авызына ризык капмаган Самирә алар тизлегенә эшли алмады. Бригадир Әнфисә, шактый явыз, миһербансыз хатын – син ялкау бөтенебезне артка калдырасың, болайга китсә, киләсе атнадан кырга ташбака рәсеме төшкән байрак күтәреп йөрерсең, дип көн буе йөрәгенә төште. Аның алдына әйләнә дә килә, әйләнә дә килә.

Әнфисәне дә аңлап була кебек. Барыбер рәнҗи. Бу хәтле явыз, телгә усал булмаса, аны кем бригадир итеп куяр иде соң?! Үзе җир җимертеп эшләүче ирдәүкә Әнфисә янында барлы-юклы ир-атың бер читтә торсын. Аның бригадасы ут уйната. Шунысы начар: аңа гел беренчелек кирәк, ул авырганыңны да, хәлсезлегеңне дә аңламый. Әллә аңлап та, каты куллы, явыз булып күренергә тырыша микән?

Ирләре фронтта үлгән хатыннарга, аналарга ярдәм заманына күрә шактый, ә менә Самирәнең ире каторжан Гайфи генә... Ул – халык дошманының хатыны, балалары шул илнең уйлап чыгарылган ике дошманыннан туган бәхетсезләр. Башкача ни дисең?! Сәвиткә, безне дә алып китмәгәнең өчен рәхмәт, дип, дога укып йокларга ятасың. Әле дә исәнбез дип шөкереңне кылып уянасың. Кем белә, Гайфи белән сөрелсәләр, бәлки бу кадәр үк авыр да булмас иде әле...

Корыч Гайфине дә җиңде сәвит, Каторжан Гайфигә, чирле Гайфигә әйләндерде. Сабантуйларда көрәшкәндә дошманын җир дерелдәтеп аркасына сала торган иде. Авылның бөтен өен ул сүсләде, һичкем яратмаган, алынырга курыккан шул авыр эшне бер дип эшләве, бик җиңелгә алуы өчен Корыч кушаматы биргәннәр иде үзенә. Себердә дә тимерче идең мәллә син, дип сораганнар, юк мүкче, сүсче дип җавап биргәч, аптыраганнар. Беләгеңдә сеңерләрең уйнап тора бит, дигәннәр, өй мүкләүнең нәрсә икәнлеген белмәүчеләр булгандыр инде.

Инде шул Корыч Гайфи дә корды... Юк, алай дип әйтү хак түгелдер, дөрес сугылмаган корыч кебек шартлап сынды ул. Беләгендәге көче дә, тәнендәге ныклыгы да Себер сазлыкларында озакка җитмәде. Каберен белгән, барып караган кеше дә юк. Бармы әле ул кабер?! Күршесе Баһау, бөтенесен бер җиргә илтеп томыралар аларның, дип сөйләп торды. Сазлык җир булса, шунда гына ыргыталар, имеш... Үлгәнлегеннән табиб тамгасы белән кәгазь килде. Ышанмаса да ышанмас икән күңел шуңа!

Болай уйга батып барса, кырны да үтеп китәчәк әле Самирә. Туктады. Як-ягына карады да камыллырак җиргә таба атлады. Юлның калку турыннан килеп чыккан Әнфисә дә бирелеп җирдә башак эзләгән хатын янына китте.

Самирә почмакларын бил турысына кыстырган алъяпкычына нибары беруч башак җыйган иде әле. Кулындагысын, Әнфисәне күреп алгач, җиргә ыргытты. Аннан алъяпкычының почмакларын ычкындырып җибәрде. Йөрәге кысылды. Балаларның өмете шушы алъяпкычта иде... Барыбер чериячәк, беркем чүпләп алмаячак инде башактан коелган бөртекләрне...

– Самирә апа, син юри бездән артка калыр өчен шулай әкрен кыймылдыйсың икән. Ә мин тагын... катырак кыландым бугай, барып үзем булышыйм инде дип киләм. Белеп сөргәннәр синең Корычны. Юлың синеке дә шул якка булмагае.

Әнфисәнең бу сүзләре Самирәне аңсызлагандай итте. Әгәр ул тиешле җиренә җиткерсә, Гайфиеңнән дә ераккарак китеп баруың бар. Нәрсәгә дип кенә керде бу җиргә? Инде балалары да ач калачак, үзе дә гаеп эштә тотылды.

– Әнфисә, җаным, гаеп миндә, хәбәр итә күрмә. Балаларым ач, үзем ач, эшемнең бармавы да шуннан гына. Кишәрлегемне дә бетердем. Оныта күр, зурга җибәрмә, – дип Самирә Әнфисә янына килгән иде, тегесе, тагын да кызыбрак китте:

– Җыеп ал җирдәге башакларыңны. Мин аны кантурга илтәм.

Самирә җыймады. Катты да калды.

Әнфисә башакларны кыска кожан­касының кесәләренә җыеп салды.

– Әнфисә, ач балаларым хакына... Башаклар үз урынында калсын! Син бит аларны миннән алмадың. Җирдән җыйдың. Мин барыбер бу хәл булмады диярмен.

– Син нәрсә, Самирә апа?! Мондый дошман эшкә күз йомып калыр дип уйладыңмы? Әти персидәтел иде. Сәгадәт абый ачлыктан шешенеп ятканда да бер телем икмәк алып кайтмады. Үлде... Энеләрем төпсез ыштан киеп үсте. Колхоз малына, сәвит малына кермәде. Инде мине башка төрледер дип уйлыйсыңмы?! Туры Шәрифҗан кызы мин. Шундый булып калырмын да. Иртәгә үк районга чакыртсалар, бигайбә!
Самирәне иртәгесен үк чакыртмадылар, әмма дә ләкин ике көн узды, инде килмәсләр, дип тынычланыбрак калгач, атлы казаклар җибәреп, район төрмәсенә алып киттеләр...

Орлыклары чүпләнмәгән бер уч башак зур гөнаһларның шаһиты сыйфатында шулай ук судка китерелгән иде.

– Менә боларны таныйсызмы? – дип сорады судья.

– Нәрсәсен таныйсың инде аның, башак башак инде ул, исеме дә, киеме дә юк, – дип җавап бирде Самирә. Ул инде ни генә дисә дә, эшнең юньле бетмәсен аңлаган иде. – Кырның кай җиреннән җыйсаң да, шундый ук була торгандыр... Бодай башагы икәнлеген аерам.

Әһә, димәк, сез бу ашлыкларны кырдан җыйганыгызга танык бирәсез? – дип кабат сорады тикшерүче. – Аларны сезнең кесәгездән кем алганлыкны да әйтегез дә...

– Кесәдән? Минем киемнәремнең кесәсе дә юк! Мин берни белмим. Бодайны бодайдан аера алмавымны гына әйтәм...

– Ә менә бригадирыгыз Василова Әнфисә аерган һәм, намуслы колхозчы буларак, тиешле органнарга бу хакта хәбәр иткән. Инде сезгә бодайны сәвит кырыннан урлаганыгызны таныйсы, аны кесәгездән тартып алуларын әйтәсе генә кала.

– Мондый хәлләрнең булганы юк, – дип җавап бирде Самирә. Кайда сезнең шаһитларыгыз?

– Безгә шаһит кирәкми. Без совет җитәкчеләренә ышанабыз. Әгәр дә сез шаһитлар таләп итәсез икән, алары тиз табылыр, борчылмагыз.

– Ходайдан курыкмасалар, табылырлар.

– Менә бит, советның дингә каршылыгын беләсез, Ходай сүзен китереп кыстырасыз. Ирегез Гайфинең Себергә сөрелүе үзе дә сезнең илгә дошман кеше икәнлегегезне күрсәтеп тора.

Хакимә бүлмәсенә чыгып китте. Алдан әзерләнгән карарны гына алып кергәндер. Озак тормады. Шул арада, кереп, яңадан үз урынына утырды.

Чыннан да, бригадада бергә эшләүчеләрдән шаһитлар табылган һәм Самирәнең язмышы инде алдан ук хәл ителгән булып чыкты. Ул электән дә бик өнәп бетермәгән ике хатын, ашлык урлау өчен, бездән арткарак калып кайта иде, дип язып биргәннәр икән...

Самирә күбрәк тә көткән иде, әмма аны, имеш, яшь балалары барлыгын исәпкә алган булып, нибары ярты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Еламады, тиле кебек ярсып көлде генә. Ире Гайфи дә бер уч ашлыкны йорт мүкләп тә эшлим мин, колхозга кереп тормыйм, дип авыл җыенында чыгыш ясаганы аркасында, халык арасында коткы тарата дип гаепләнеп, сөргенгә китеп барган иде. Инде менә шул бер уч ашлык Самирәнең башына җитте...

Самирә төрмәдән вакытын тутырып кайтты. Сөенде – балаларын детдомга тапшырмаганнар. Укырга йөрмәсәләр дә, күршеләре бергәләп җаннарын асраган, бөтенләй үк ач итмәгәннәр булып чыкты. Йортлары да җылы, ягулы икән.

Әни кеше ишектән керүгә үк муенына килеп сарылуларын, сагындык, дип әйтүләрен көткән иде. Әмма ни Локман, ни Фәнил баскан җирләреннән дә кузгалмыйча тора бирде.

Самирә чишенде. Шәлен, бушлатын ишек катындагы кадакларга элде. Самавырга әзер шакмакларын салып, чәй куеп җибәрде. Локман ваклагандыр инде дип уйлады. Балалары хакына төрмәгә утырган ана аларга таба барырлык хәлдә түгел иде.

Төрмәдә дә күз яшен тамызмаган хатынның ике бите буйлап яшь акты. Ул улларының җәйгән кочагына атылмауларын аңлый алмады.

Биштәрендә бераз күчтәнәчләре бар иде. Тынычлангач, яше туктагач, шуларны чыгарып, өстәлгә куйды. Инде самавырны да китереп утырткач, башта кечесе Фәнилне барып кочагына алды, башыннан сыйпады, үпте. Фәнил эреп киткән кебек булды, әнисен үзе дә кочаклады, әмма көләсе, сөенәсе урынга елап җибәрде.

Самирә күрешү көтелмәгән булды, ахрысы, йөрәгенә тигәндер, сөенеч яшедер дип уйлады.

Локман боларны күзәтеп һаман бер читтә тора иде әле. Инде әни кеше Локманны да үзе янына тартып китерде:

– Кил инде, балам. Танымаган да кебек торасың. Сагынып, бер күрергә тилмереп яшәдем бит үзегезне.

Локман дәшмәде. Килде. Сырышып торгандай итенде. Әмма сөенгәне сизелмәде.
Чәй эчкәндә сүз ялганыр әле дип уйлады Самирә. Фәнил әнисе янындагы урындык янына килде. Самавырдан чәй агызган әнисенә тагын бераз сырышып торгандай итенде. Аннан утырды да чөмерә-чөмерә тәлинкәдән чәй эчәргә тотынды.

Балалар өстәлдәге ризыкларны ашап бетерергә ашыкмады, һәрберсе, үзенә тигән өлештән бераз калдырып, пыялалы шкафның чынаяклар торган киштәсенә илтеп куйды.

– Без аны ипи юк көнне ашарбыз, – диде Локман. Чәй эчү бетте, сүз ялганмады.

– Миннән башка бик авыр булмадымы? Ничек яшәдегез, улым? –дип сорады Самирә Локманнан.

– Күршеләр ашарга керткәләде. Ятим балалар, дип, колхоз да өлеш биргәли иде, – диде малай. – Әни, ник төрмәдән кайттың? Безне хәзер кем ашата инде? Теге чактагы кебек тагын ач яшибез бит! Безгә үләсе генә кала... Э-э...

Фәнил дә абыйсының әйткәнен аңлап тыңлаган кебек булды. Ул инде, аңа кушылып, үкереп үк елап җибәрде. Самирә балаларын көчкә тынычландырды, инде моннан соң тук яшәселәренә ышандырырга тырышты. Мин күчтәнәчләр белән кайттым, моннан соң гел дә өстәлдән чәй, ипи өзелмәс, бераз акча эшләдем, дигән булды. Малайлар сөенешеп йокларга ятты. Бу ялганны ничек чынга ашырасын Самирә генә белми. Күчтәнәчләрне дә башындагы калын шәлен юлда юк бәягә сатып алган иде.
Төн җитте. Ул балаларга урын җәйде дә үзе мич буендагы шәрә сәкегә килеп утырды. Чыннан да, Локман хаклы кебек. Әгәр аларны туйдыра алмаса? Әгәр аларны укыта алмаса? Киендермәсә? Гомер буе әниләренә үпкә белән яшәсәләр? Әгәр аларны бу еллардан исән-сау алып чыкмаса? Җир өстеннән ничек атлап йөрерсең, кеше күзенә ничек карарсың...

Әни кеше кулына кәгазь-карандаш алды. Исәбе күршеләренә хат язу иде. Алай башларга белмәде, болай башларга белмәде. Ахырда көч-хәл белән кирәкле сүзләрен тапты. Хат Хәтимәләргә аталган булып, бу төндә тәрәзә ватып, өйләреннән ипи урласы, тәрәзә өчен төрмәдән кайткач түлиячәге, болай гына кереп алса, дәлил табылмас, ышанмаслар дип уйлаганы әйтелгән, бу хакта сер булып саклаулары үтенелгән, милициягә аны карак дип тотып бирергә кушылган иде. Ул ахириенең ире Фазылҗанга балаларын, ачлыктан үлмәсеннәр, укысыннар, һөнәр алып чыксыннар өчен детдомга урнаштыруны кайгырт дип тә язды.

Самирәне икенче көнне төнгә каршы тагын алырга килделәр. Ул бу юлы зур авырлык белән генә хушлашты. Күңеленә балалары детдом юлларында эзсез югалыр да башка күрешә алмаслар кебек тоела иде. Локман өйдән чыгып киткән чагында әнисенә:

– Әни, синең ипине безнең хакка алганыңны беләм, үпкәләмә, без сине яратабыз, дисә дә, Самирә җавапка сүз әйтә алмады, елады да елады. Фәнил бу эшләрдә Локманны гаепле саный иде, абыйсына үпкәле, рәнҗүле карады. Бу карашка түзү әнкә кешегә дә авыр булып чыкты. Ул соңгы мәртәбә Фәнилнең башыннан сыйпады:

– Елама, абыеңа үпкәләмә, улым. Алла кушса, озак тормам. Сугышлар да бетәр, тамагыбызга да туйганчы ашарбыз.

Милиционер ашыктыра башлады. Самирә буйсынды. Хушлашу авырлыгын сузу кемгә кирәк?.. Милиционер әниләре артыннан чыга башлаган ике малайны да кул ишарәсе белән туктатты:

– Өегездә калыгыз.

Самирә чыгып киткәч, Фәнил абыйсына:

– Синең аркада әнине тагын алып киттеләр! – диде дә үксеп-үксеп еларга тотынды. Локман ни дип әйтәсен алдан ук уйлаган һәм үз сүзенә бик нык ышана иде:

– Ичмаса, аны төрмәдә ашатырлар, ул булса да исән калыр. Әни озакка утыргач, безне дә балалар йортына алырлар, халык дошманы баласы булудан туктарбыз. Без үсеп, кеше булганда әни чыгар да, мин аны карармын...

Локман күп нәрсәне дөрес уйлаган булып чыкты. Тик бер нәрсәдә ялгышкан: әниләренең төрмәдә хасталыгы көчәеп, озак тормады, үлде. Бу хакта малайларга хәбәр итеп тә тормадылар. Аларны аерганнар – икесен ике балалар йортына урнаштырганнар иде.

Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ