Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Бер көндә улымны һәм ике оныгымны югалттым”

14 Январь 2016 3221
Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. Бу сүзнең хаклыгына, хакыйкатьнең ачылыгына улын һәм ике оныгын бер көндә югалткан анадан да ныграк төшенүче юктыр.
Теләче районы Балыклы авылында яшәүче Мәрзия апа Хәбибрахманова йөрәгенә җыелган әнә шундый авыр таш белән яши.

Биш яшьтән әтисез калып, ачлы-туклы тормышта, тормыш арбасына җигелеп үсә кыз. 23 яшендә шушы авыл егетенә кияүгә чыга. Гомере буе колхозда эшли. Сөекле ире Габдерәшит белән биш малайга гомер бүләк итәләр.

– Казыксыз җиргә казык кагып тор¬мыш башладык, – дип тормышын бәян итә башлады ул. – Без салган өченче йорт бу. Ясле юк, каенана юк, хәзерге кебек уңайлы арбалар төшкә дә кермәде. Барысы да куенда үсте. Өченче улымны кырда бәрәңге алганда таптым. Хәзерге бала¬ларның чирләвенә аптырыйм. Биш малай үстереп, бер тапкыр да хастаханәгә бармадым. Балаларым малай булсалар да, тәртип-чисталык беренче урында иде. Чиратлап идән юдылар, мәктәпкә кергәнче газета укыйлар иде.

Мәрзия апа улларын үстергәндә укытучылар тарафыннан да, яшьтәшләреннән дә авыр сүз ишетми. Шулай итеп, бер-бер артлы биш малай – Рәфит, Рәдиф, Рәкыйф, Рәфкать, Раиф туган ояларыннан аерылып чыгып, олы тормыш башлыйлар.

Рәфкать туган нигездә төпләнә. Хатыны Әнисә белән Руслан исемле малай, Алсу һәм Миләүшә исемле ике матур кыз үстерәләр. Яңа йорт салалар, әмма анда өч кенә ел яшәп кала ул.

– Укы, балам, тракторда эшләп билләрең авырта, – дип укырга өндәдем аны. Армиядән кайткач, читтән торып 6 ел агрономлыкка укыды. Арендага җир алып эшли башлады. Үләсе елны гектарыннан 28 центнер уңыш җыйды. Аның шатланулары... – дип елап алды Мәрзия апа.

Инде барысы да башлы-күзле булып, балалар сөеп яши башлагач кына, Хәбибрахмановлар капкасын кайгы җиле шакый. Кайгының да ниндие әле! Газиз улын, балдан татлы ике оныгын бер көндә җир куенына сала Мәрзия апа.

– 1998 елның июнь ае. Оныклар җәйге ялда, без Әнисә белән көне буе бакчада чүп утадык. Кичке якта Рәфкать өч яшьлек кызы Миләүшәне, 9 яшьлек улы Русланны, Рәдифнең 10 яшьлек улы Айдарны, Рәкыйфнең улы Илдарны алып су коенырга барырга җыенды. Ана күңеле сизә, диләр бит. Үгетләдем, ялвардым. “Улым, үрдәк салып аш пешерәм, беркая барма”, – дип тә әйтеп карыйм. “Сыерны үзем савам, Әнисәне дә алып бар”, – дим. “Ни калган аңа анда?” – дип кенә елмайды. Кечкенә кызын алган, олысы үксеп елый. “Алсуны ник аерып калдырасың?” – дим. “Ул бүген эшләмәде”, – ди.

“Алмагачның алмасы –
Чәчәкләре коела.
Ярый әле, син бар, әни,
Араламыйсың гына”, – дип иң башыма кулын салды да, чыгып китте. Шул саубуллашуы булган инде, – дип күз яшьләрен түгеп алды әңгәмәдәшем.
Мишәгә барып, җәйге кояштан азрак суынып, балаларны су коендырып кайту була әти кешенең теләге. Әмма... Рәфкатьнең үз янында гына йөзеп йөргән Руслан белән Айдар чоңгылга эләгеп, берьюлы су астына төшеп китәләр. Илдарны читкә этеп җибәрергә өлгерә үзе. Бәхеткә, балаларның иң кечкенәсе – Миләүшә машинада утырып калган була.

– Илдар белән Миләүшә ике чакрым араны үтеп, Алан авылына кайткан. “Безнең монда дәү әни яши иде, аның йорты кайда икән?” дип сорашып, кайгылы хәбәрне шулар җиткергән. Әле хәзер дә уйлыйм, ул балалар сабыйлыклары белән аларны үлгән дип тә белмәгәннәрдер инде, – ди Мәрзия апа.

Әнисә белән бертуган энем Мишә буена китте. Ә мин монда уем белән икәү генә калдым. Йөрәкнең сикерүенә, ярсуына чыдап булмый. Утыра да, баса да алмыйм. Бәргәләнгән кош хәлендә... Өйдә дә торып булмый, урам буйлап, су буена төштем. Менә берзаман энем кайтты да:

– “Апа, куркырлык хәл юк, Рәфкатьне хастаханәгә алып киттеләр”, – диде. Йөрәгем ышанмаса да, акылым белән үземне барысына да әзер булырга күндергән идем инде. “Ялганлама!” – дидем. Тонык кына хәтерлим. “Рәфкать тә юк, Айдар да Руслан да”, – диде. Шуннан аңымны җуйганмын инде, калганын хәтерләмим...
Кеше 40 көн алдан үлем исереклеге белән йөри, диләр. Рәфкатьтә дә була андый сизенү. Иртәгә үләсе дигән көнне ул юк эшен бар итеп Казанга бара. Дәү абыйсына да керә, нәни абыйсының да хәлен белә, кечкенә абыйсына да сугыла.

Әйтерсең лә, алар белән алдан ук саубуллашып, балаларының үлемендә үзен гаепләмәүне сорап, гафу үтенеп йөри. Тәртип бозып эчеп йөрмәсә дә, үләр алдыннан 15 көн аракыны авызына да капмый ул.

– Соңгы арада күзләре моңсу иде аның. Кәефе гел яхшы торса да, әллә ничек, безнең Рәфкатькә бөтенләй дә охшамаган иде.

Бик матур итеп җырлый иде улым, Салаватны да уздыра дип әйтәләр иде хәтта. Сабан туеннан кайткач, шашлык пешергәндә янына чыктым да: “Улым, ник гел моңлы җырлар гына җырлыйсың?” – дидем. “Әни, күңелгә нәрсә килә, шуны җырлыйм”, – диде. Күрәсең, үләсен сизенеп йөргән, – ди ана.

Ире вафатыннан соң Әнисә ханым иңнәренә тау кадәр кайгы өелгән каенанасын ташлап китми. Менә, бер ояда, әниле-кызлы булып яшәүләренә дә 28 ел булган инде. Уйлап карасаң, ире белән дә 10 ел гына парлы тормыш кичергән Әнисә ханым. Ә иренең әнисен ничәмә еллар хөрмәт итеп, кайгыртып яши.

Инде яралар аз гына йомыла башлый. Әмма язмыш ана өчен тагын бер хәсрәт әзерләп куйган була әле. Бер ел элек төпчек улы Раифны да югалта ул.

– Балалар вакытлы-вакытсыз шалтыратсалар да котым алынып тора. Ә көннәрдән бер көнне берни әйтми-нитми иң олы улым Рәфит кайтып төште. “Хәлеңне белергә, сине күрергә кайттым”, – ди үзе. Әмма яхшысына караганда, яман хәбәр тизрәк күрештерә бит ул. Өйгә кергәч кенә, Раифны чәнчеп үтерүләрен әйтте...

Гомер көзендәге анага бу сынау артык була инде. Мәрзия апа беренче кайгысын да көн саен яңартып, йөрәген учына кысып яши юкса. Ә монысы исә аны бөтенләй аяктан ега.

Туры килүен кара әле син аның, Рәфкатькә дә, раифка да нибары 34 яшь була.

Нинди генә авырлыклар, хәсрәтләр күрсә дә, Мәрзия апа сабырлыгын җуймаган. Хәер, шул сабырлыгы гына яшәргә көч бирәдер үзенә. Ирен югалтканнан бирле намазда икән үзе.

– Балаларыгыз төшегезгә керәме? – дип сорыйм.

– Раифның төшкә керерлеге калмаган инде аның, каны агып беткән. Ә тегеләре... (Бу урында озак кына елап алды Мәрзия апа) Борчылсам да, сөенеч булса да керәләр. Оныкларны бигрәк тә еш күрәм. Әле беркөнне генә: “Дәү әни, әйдә, җиләк җыябыз, монда җиләк күп”, – диләр. Уянгач: “Барырмын, улым, әллә никадәр вакыт калмагандыр, быел кан басымым түбән”, – дип еладым.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Теләче – Балыклы – Казан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ