Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бер дога

23 Ноябрь 2020 1628
Габдинур Диния нәзарәтенә җые­лышка чакырулы иде. Үзенең “Шкода” маркалы машинасына утырып тиз генә чыгып китмәкче иде дә, юлына аркылы куелган, ялтырап торган кап-кара “Джип” машинасын күреп кәефе кырылды. “Болай булгач, өлгермим дә өлгермим инде! Мондый машинада йөрүчеләр кәттә булалар. Тиз генә чыкмастыр. Кайсы фатирда торучыныкы икән?” – дип як-ягына каранды ул. Биш минутлап көтсә дә, чыгучы күренмәде. Габдинур сабыр булырга тырышты. Күңелендә кайный башлаган ачу хисен сүндерергә теләп, бераз урап килде. Юк, чыгучы күренмәгән, машина урыныннан да кузгалмаган иде. Килешмәгәнен белсә дә, Габдинур машина көпчәгенә типте. Яныннан кош очып китсә дә тавыш куптара торган итеп көйләнгән машинадан колакны ярырлык сирена тавышлары чыкты. Әмма чыгучы кеше күренмәде. Якынрак җир булса, Габдинур җәяүләп китеп тә барган булыр иде, әмма шәһәрнең бер кырыеннан икенчесенә бару өчен, аңа өеннән өч сәгатькә алданрак чыгарга кирәк бит. Ә монда барлы-юклы егерме минут вакыт калып бара.
Җыелыш башланыр вакыт җитеп килә иде, чакырылган җиргә соңга калуны өнәмәгән Габдинур, кесәсеннән телефон чыгарып, үзенең соңаруы хакында хәбәр итмәкче булды. Шулчак подъезд ишеге ачылып китте. Кара машинаның хуҗасы белән сөйләшү өчен Габдинур да, үзен сабыр тотарга тырышып, машинасыннан төште. Таза гәүдәле ир белән сугышырга да, сүзләшергә дә җыенмый ул. Әмма әдәп дигән нәрсә хакында бер-ике сүз белән генә булса да аңлатмый булмас. Башка кешеләрнең дә барасы җире, эшлисе эшләре булуын белсен! Әмма ул авызын да ачарга өлгермәде, егерме яшьләрендәге ябык кына бер кыз биек үкчәле аяк киеме белән Габдинурның машинасына тибеп, яньчелгән эз калдырып китте. Габдинурның моның кадәр оятсызлыкны күргәне юк иде әле.
– Нәрсә?! Сабыр итсәң ярамыймыни? Өр-яңа машинага тибә еще! Синең драндулетың дип белдеңме әллә? Беләсеңме син бу машинаның күпме торганын? Белмисең конечно! Бераз көтеп торырга иде! – дип чәрелдәде ул.
– Мин... ашыга идем шул, – диде Габдинур, ни әйтергә белмичә.
Ул мондый машинаны йөртүче алпамша гәүдәле ир булыр дип көткән иде, ә монда чыпчык кадәрле бер кыз бала... Габдинур телсез калган хәлендә дә сабырлыгын җуймаска тырышты.
– Тукта, тукта, син мулламы әллә? Да ладно! Сезнең нинди ашыгыч эшегез булсын ди? Не смеши меня! – дип мыскыл итте кыз бала.
Габдинур тиз генә машинасына кереп утырды. Аллаһ сакласын, моның белән башың гөнаһка батар. Сабырлыгын җуйганчы...
Кара машина үз юлына китте. Габдинурның кәефе кырылган иде, һич тынычлана алмады. Карале син, ә? Нинди затлар яши безнең арада! Нинди тыныч Габдинурны чыгырыннан чыгарды!
Бу йортка күчеп килүләренә алты ел, беркем белән ызгышка кергәне, кемнеңдер аны рәнҗеткәне булмады. Үзен хөрмәт итәләр дип уйлап, шуңа сөенеп тыныч кына эшләп йөри иде...
Атна буе шушы кәеф белән йөрде Габдинур. Кешегә “Сабыр ит” дип киңәш бирүе ансат та, үз башыңа төшсә, бик яман хәл икән бу. Менә сиңа бер сынау, Габдинур!
Теге кәттә кыздан мондый явызлык көтмәгән иде ул. Хәзер, үчләшкәндәй, аңа көн саен бер-ике этлек эшләми калмый кыз. Йә машинасын аркылы куя, йә очрашканда мыскыллы елмаеп күзенә туры карап китә. Подъезд ишегеннән чыкканда очрашсалар, “ялгыш кына” бәрелеп үтә. Аның моны махсус эшләгәне көн кебек ачык булганга, Габдинур үзенең сабырлыгын җуймаска тырыша. Аллаһ сакласын, ялгыш бер сүз ычкындырса, телефонына төшереп алып, телевидениегә бирүе дә мөмкин. Аннан соң шау-шу куптарырлар, кеше көлкесенә калуыңны көт тә тор. Үзенә генә түгел, динеңә тап төшүдән дә саклану кирәк. Әйтерләр, менә безнең муллалар, үзләре акыл сатып йөриләр, үзләре хатын-кызларны рәнҗетәләр, фәлән-фәсмәтән, диярләр. Монысын көт тә тор инде!
Иренең уйчан, кәефсез йөрүен абыс­тай да сизеп алды. Габдинур сөйләп биргәч: “Әйдә, юк-бар өчен үзеңне бетермә, йөрер йөрер дә, үзе гафу сорап килер әле. Аз булмады бит инде андый очраклар”, – дип ирен юатты.
Нишләргә дә белмәде Габдинур. Бәлки ял сорап караргадыр? Ничә еллардан бирле бер көн ял иткәне юк. Әллә иманы какшады инде? Аллаһ сакласын! Сабыр булырга кирәклеген белеп торган килеш, үзен тынычландыра алмый. Каян килеп чыкты бу “кәтәнә”? Тьфү, әстәгъфирулла-а-а, гөнаһка батып бетә инде бу көннәрдә... Олы мәчетнең имамы булып торган килеш, хатын-кызны мыскыл итәргә ни хакы бар аның? Кичер, Раббым, кичер бу гөнаһлы колыңны, Габделкәрим углы Габдинурны!
Көннәр узды. Теге кыз көннән-көн оятсызланды. Аның төрле вак-төяк этлекләренә исе китмәгән Габдинурга көннәрдән бер көнне сюрприз ясап куйды. Иртүк торып машинасы янына чыккан ир, үзенең әле ике ай элек кенә алган “Шкода”сының ишеге кырылган булуын күреп алды. Машинаның ишегенә таш белән махсус кырып киткәннәр иде. Эчтән кайнап, тыштан салкын канлы булып күренергә тырышкан Габдинур янына чытлыкланып кәттә кыз килеп басты.
– Кайгырма! Сәдака акчаң күптер әле, сервиска бар, хәзер карап бирәләр машинаңны, – дип шаркылдап көлеп җибәрде ул.
– Нигә мине шулкадәр күрә алмыйсың, Аллаһ колы? Минем сиңа ни зыяным тиде? Акылыңа кил! Аллаһның ачуы яман аның, – диде Габдинур, нәфрәтеннән көеп.
– Да пошли вы... Үзегезнең Аллагыз белән... Беләсезме, кая барыгыз...
Кара машина, мондый сүзләрдән соң баскан урынында “берегеп” калган Габдинурның җиңеннән фарасы белән сыдырып, китеп барды. Йөрәгенә чыдый алмаган ир беләге авыртуын сизмәде дә. Шул минутта аның йөрәге ниндидер бәла буласын сизеп сулкылдый иде. Йа Раббым! Булдыра алсаң, кичер ул колыңны. Ни эшләгәнен үзе дә белми бу бәндә. Булдыра алсаң, көчеңнән килсә, аңа киләсе бәлане булдырмый кал!
Намаздан соң да шушы теләкләрен теләп бик озаклап дога кылгач, Габдинур мөхтәсибәткә китте. Исәбе: үзе теләп бу олы вазыйфадан баш тарту иде. Ул, адашканнарны туры юлга бастырырга тиешле кеше, яманлык белән очрашкач, ни эшләргә белми каушап калды. Вәгазьләре белән туры юлга бастырасы урында, теле белән әйтмәсә дә, күңеле белән теге бәндәгә рәнҗеде. Лаек түгел ул бу урынга! Икенче, гыйлемле кешене куйсыннар. Ә Габдинурга әле бик күп укырга, гыйлем алырга, үз өстендә эшләргә кирәк икән.
Шундый уйлар белән килеп кергән Габдинурны өлкән имам бик рәхәтләнеп тыңлап торды.
– Үзенең гаебен аңлаган кешедән дә гыйлемле кеше булмас. Гаебеңне төзәт тә, сабырлыгыңны җуйма, эшеңне дәвам ит, – дип киңәш итте ул.
– Ә ничек итеп төзәтергә соң?
– Күрәм, сине шактый талкыган бу кыз бала... Ни эшләргә дигән сорау белән яныңа килүчегә киңәш бирә торган кеше, бөтенләй югалып калгансың! Ул явыз бәндәне дә, үзеңне дә кичерүен сора, аңа ачуың килгәне өчен Аллаһ каршында тәүбә ит! Шушыннан да хәерлесе булмас. Гаебең булмый торып гафу үтенү сине җәннәткә илтер. Шайтан коткысына бирелеп, саташып йөргән бәндәне туры юлга бастыра алсаң, коткыга бирелмичә, сабырлык күрсәтә алсаң, сынауны үткән булырсың. Бар кайт, тыныч кына хезмәтеңне башкар, мин сиңа ышанам. Теге кыз бала да акылына килми калмас...
Күп уйлаганнан соң, эчке бер каршылыгын җиңеп, Габдинур гафу үтенергә булды. Әмма ул өлгермәде…
Җиңел адымнар белән подъезд ишегенә таба барганда, кайдадыр читтә машина үкергәне, тимер чыңлавы, кешеләр кычкырганы ишетелде. Ике дә уйлап тормый, Габдинур да шул якка йөгерде. Аның күз алдында коточкыч күренеш иде. Бөтен тирә-якка чәчелгән тимер кисәкләре, ватык пыяла, бетон баганага сыланган зур йөк машинасы һәм... изелеп, сытылып беткән, Габдинурга яхшы таныш кара машина... кан исе… Шул арада җыелып өлгергән, шок хәлендәге халык ни эшләргә белми карап тора. Моның кадәр изелү өчен бу ике машинаның нинди тизлектә бер-берсенә каршы килүләрен чамалау кыен түгел иде.
Ике ашыгыч ярдәм машинасы, коткаручылар килеп җитте. Йөк машинасының йөртүчесе үлгән, кара машинаның хуҗасы сытылып беткән, әмма сулышы бар иде әле. Габдинур: “Мин аның туганы”, – дип, ашыгыч ярдәм машинасына утырып хастаханәгә китте.
Кара машинаның хуҗасы Дина исемле икән. Комага киткән, исән калуы шикле булган, гәүдәсе тоташ акка уратып алынган кыз янында Габдинур өч көн утырды. Ниһаять, өч көннән соң Дина күзен ачты.
– Бу сез? – дип сорады кыз, янында утырган Габдинурны күреп.
– Әйе, мин. Син борчылма, инде күзеңне ачтың, авырлыклар артта калды, сабыр ит. Мин хәзер табиб­ларны чакырам.
– Туктагыз, миңа әйтергә кирәк... алайса өлгермим.
– Сиңа сөйләшергә ярамый!
Габдинур китәргә теләп урыныннан торды.
– Зинһар… китмәгез… Мин куркам…
– Курыкма, монда бик яхшы табиб­лар эшли, алар сине аякка бастырырлар…
– Сез моңа ышанасызмы?.. Мин тиздән үләм… Сөенәсездер… гөнаһ­лы булып китәм бит... Сез бит мулла, укыгыз миңа бер дога… Бер дога җитә…
Кызның канлы йөзен уратып алган марля аша кан төсендәге күз яше агып чыкты. “Хәзер соң инде, баштарак уйларга кирәк иде”, – дип әйтмәкче булды Габдинур. Кызның кыяфәтен, аның халәтен күреп, бу уеннан кире кайтты. Белүче бер Аллаһ кына, ә доганы укырга кирәк...
Палатага үзәкләрне өзеп “Йәсин” догасы яңгырады. Укып бетергәннән соң, Габдинур табибларны чакырды. Берничә минуттан палатадан өстенә ак җәймә ябылган каталканы алып чыгып киттеләр.
“Эх, мин сине туры юлга бастырырга тиеш идем, өлгермәдем бит!” – дип әрнеп уйланды Габдинур.
…Ике елдан соң ул яңа туган кызларына Диния дип исем кушты.

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 декабрь 2019 № 48
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2893
ӨСКӘ