Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Бер дә аерылышмабыз кебек иде"

16 Июль 2019 982
Әңгәмәдән өзек "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (23 апрель, 2015 ел, № 17).
– Исламия апа, туй көнегез истәме?

– Туйны бөтен коллектив белән Кремльдә уздырдык. Аракы юк заман, Кукмарадан спирт алып кайттык. Табынны театр коллективы белән бергә әзерләдек. Һаҗәр Шәкүрова базар янында гына тора иде. Зур кәстрүлләрдә аш, итләр пешереп, 4нче троллейбус белән алып килде. Ул ашның исе бөтен салонга таралган. Кешеләрнең эштән кайткан чагы. “Аһ, алып куегыз әле боларны!” – дип әйткәннәр. Әти-әниләр, туганнар килеп, бик матур итеп туй уздырдык. Каенанам картайгач, 28 ел безнең белән яшәде. “Мәхәббәт чишмәсе”дә Хәлилнең әнисенең образын гәүдәләндердем. Гомер буе әткәйне көтте ул.

– Гомерегезнең кайсы чорын сагынасыз?

– Хәлил белән узган һәр мизгелен. Бер дә аерылышмабыз кебек иде. Бервакыт шаярышып сөйләшеп утырабыз шулай: “Икебезне дә безнең авылга җирләрләр инде”, – ди. “Хәзер, сезнең авылга кайтып ятам, көтеп тор”, – дим. “Ник, аерылышабызмыни?” – ди бу. “Син безгә кайтырсың”, – дим. Көлештек инде. Аннан соң: “Син мине җәннәткә керергә көтеп торырсың, синең аягың җиңел”, – ди. Мән әйтәм, хәзер, мин синнән яшьрәк тә, алданрак үлим дә, анда барып та сине көтеп торыйммы? Алай-болай сине күрсәм, “Карале, җирдә яшәгән Мәхмүтов түгелме соң бу?” – дип, танымаска тырышып китәрмен дип көләм. “Мыек астыннан гына “мишәр” дип куйды бахыркаем. 46 ел шулай уен-көлке белән яшәдек без. Шул вакытта да: “Бер дә борчылма, сезнең гомер озын нәселле”, – дип юаттым. Әнисе 89да вафат булды. Әнисенең апалары 90ны уздылар. Әмма гомер тигез түгел шул...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ