Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

БЕР ЧЫНАЯК ЧӘЙ: файдасы һәм зыяны?

28 Январь 2020 1130
Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге. Бер йотым булса да эчеп куйсаң, җаннарга җылы кереп, күңелләр күтәрелеп китә. “Бер чынаяк чәй эш калдырмый”, дияргә яраталар бездә. Нинди генә төре юк бит ул чәйнең!
Үләнле чәйләрнең файдасы булган кебек, зыяны да юк түгел. Болар хакында 40 еллык хезмәт стажы булган Буа районы Түбән Наратбаш авылында фельдшер булып эшләгән Нурдания Низамова белән сөйләштем.
– Нурдания ханым, яшел чәйне кара чәйгә караганда файдалырак диләр. Дөресме?

– Фикерләр төрле. Яшел чәйне кызу вакытта канны сыегайту өчен эчәләр. Кан басымы югары булганда да файдалы ул, эчәсе килүне баса. Ләкин бөтен кешегә дә килешми – кан басымы түбән булганда ярамый. Кара чәйне барлык кешегә дә эчәргә ярый, тонусны күтәрә, тик чамасын беләсе. Ә менә сөтле чәйнең файдасы турында медицинада сүз юк, әмма күзәтүләргә караганда мондый чәй бәвелне кудыра.

– Үзебез җыеп куллана торган үләнле чәйләр турында да сөйләп китегез әле.

– Авыл җирлегендә һәрбер бакчада карлыган, җиләк, гөлҗимеш агачлары үсә. Гөлҗимеш яфракларын да, җимешен дә кулланырга мөмкин. Яфрагында К, В1, җимешендә С витамины бар. Аның яфракларыннан ясалган чәйләр ашказаны авыртуларын баса, салкын тигәндә, температура булганда, буыннар сызлаганда кулланыла, бәвел кудыру, холестеринны төшерү үзенчәлегенә ия. Шулай ук үт куыгында таш булдырмау өчен дә файдалы. Файдасы булса да, ашказанында җәрәхәт, диабет белән авыручыларга, эч кату белән җәфаланучыларга ярамый. Кан куерганда шулай ук кулланырга ярамый. Тромблар хасил булырга мөмкин.

– Ә кура җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?

– Җимеше дә, яфраклары да файдалы. Аның җиләгендә С, Е, К витаминнары бар. Йод, марганец, калий, фолий кислотасы һәм шулай ук канны сыегайта торган матдәләре бар. Кура җиләге белән чәй борынгы заманнан файдаланыла. Тән температурасы күтәрелгәндә, йөткергәндә какырыкны чыгару өчен әйбәт. Гастрит, йөрәк-кан тамыры авырулары вакытында кулланыла, тонусны күтәрә. Авыз эчендә төрле яралар, стоматитлар булганда шуның төнәтмәсе белән авызны чайкарга мөмкин. Шулай ук яфракларыннан ясалган төнәтмәне хатын-кыз авырулары вакытында ванналар өчен кулланырга мөмкин.
– Җиләк-җимеш яфракларын җыю, сак­лауда махсус кагыйдәләр бармы?

– Яфракларны вакытында җыеп киптерергә кирәк. Аны яз көнне җиләк яфраклары чыгып бераз үскәч, үсентеләр җибәргәнче җыялар. Дөрес итеп җилле, караңгы урында киптерергә кирәк. Әгәр кояш төшсә, файдалы үзлекләре калмый. Киптергәч, кәгазь тартмаларда, яисә чүпрәктән тегелгән капчыкларда саклау мөһим. Җиләк яфраклары файдалы булса да, барыбер каршылыклы фикерләр дә бар. Аларны 35 атнага кадәр йөкле хатыннарга куллану ярамый. Шулай ук эч кату белән җәфа чиккәндә, бөер авырулары, бронхиаль астма, ашказанында язва, аллергия булганда кулланырга ярамый. Шулай ук аспирин белән бергә эчү зыянлы.

– Карлыган яфраклары белән ясалган чәйнең файдасы, зыяны турында да әйтеп китегез әле.

– Карлыган яфракларын бик яратам. Ел да күп итеп җыеп куям. Анда С витамины, төрле минераллар, антиоксидантлар бар. Алар шулай ук йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәклек, хатын-кыз авырулары вакытында кулланыла. Тонусны күтәрә, кан басымын төшерә, баш миенең эшчәнлеген яхшырта, атеросклероз вакытында ярдәм итә. Шулай ук төрле тире авырулары, дерматитлар вакытында кулланырга мөмкин. Карлыган яфрагы белән ясалган чәй нерв системасын тынычландыра, тын юллары авырулары вакытында кулланыла. Эчәргә тәмле булса да, каршылыклар да бар: язва, гепатит, кан куе булса, ашказанында әчелек югары булганда киңәш ителми.

– Мәтрүшкәле чәй генә аерылып калмасын инде...

– Халыкта электән сары мәтрүшкә кулланылышта булган. Баш әйләнгәндә, мускуллар, буыннар авыртканда, салкын тию, бронхит, вирус авырулары булганда кулланыла, температураны төшерә, ашказаны-эчәклек, бәвел юллары авыруларына ярдәм итә. Депрессия вакытында, начар йоклаганда, тирегә бетчәләр чыкканда мәтрүшкәле чәй эчәргә мөмкин. Каршылыкларга килгәндә: йөклелек вакытында, бала имезгәндә, дүрт яшькә кадәрге балаларга мондый чәй бирергә ярамый. Аллергия, гипертония булганда саклык белән кулланырга кирәк.
Барлык үләннәрне экологик чиста җирдән җыярга кирәк. Үләннең үзенә аллергия булмаска да мөмкин. Тик аның өстенә кунган төрле химикатлар тәэсирендә һәрбер үләннең кешедә аллергия китереп чыгаруы бар.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 31 январь 2019 № 4

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Сентябрь 2020 10:33 2202
19 Октябрь 2020 11:43 1450
28 Сентябрь 2020 13:16 1441
12 Октябрь 2020 09:36 1173
ӨСКӘ