Язмалар исемлегенә күчү
Бүген иске күпердән берни калмаган инде. Илнур яңа торбалар куйган, яңа такталар беркеткән. Ялтырап тора! – Беренчедән, металл каркас ясадым, – дип башлады сүзен Илнур. – Аны ишегалдында җыйдым. Аннан бирегә килеп сварка белән урнаштырдык.
Бәләкәй генә традиция дә башлап җибәргәннәр – хәзер яшь парлар бирегә килеп йозак элә икән. – Күпләр дәүләт биргәнен көтеп утыра, – ди Илнур. – Акчадан да тормадым, тоттым да ясадым. Әйткән нәзерем бар иде чөнки. Мин максатлар куеп яшим хәзер. Елына кимендә 20 пункттан торган бурычлар исемлеген язам. Шуларны әкрен генә үтим. Аннан, авыллар хәзер үлеп бара бит. Яшьләр китә. Ничек тә авылны саклап калырга иде...
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Бер аягын югалткан Илнур ХАННАНОВ: “Күпер төзекләндереп, авылдашларны сөендерәсем килде”
21 Сентябрь 2020 512

Сарман районы Ләшәү Тамак авылында яшәүче Илнур Ханнанов быел үз куллары белән авылның иске күперен төзекләндергән. Нәрсәсе бар инде моның, диярсез? Илнурның бер аягы юк! Шуңа да карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп, матур итеп яшәргә үзендә көч таба ул.
Бәләкәй генә традиция дә башлап җибәргәннәр – хәзер яшь парлар бирегә килеп йозак элә икән. – Күпләр дәүләт биргәнен көтеп утыра, – ди Илнур. – Акчадан да тормадым, тоттым да ясадым. Әйткән нәзерем бар иде чөнки. Мин максатлар куеп яшим хәзер. Елына кимендә 20 пункттан торган бурычлар исемлеген язам. Шуларны әкрен генә үтим. Аннан, авыллар хәзер үлеп бара бит. Яшьләр китә. Ничек тә авылны саклап калырга иде...
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Филүзә Хәмидуллина