Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Байбулат Батуллин: "Ярты ел буе хостелда яшәдем"

24 Февраль 2016 1466
"Татарстан" поездында Мәскәү кино мәктәбендә укучы Байбулат Батуллинга килеп бәрелдем. Бәйләнчек сорауларым белән аңа ташландым.
– Байбулат, Мәскәүдә кайда торасың?

– Рязань проспектындагы фатирда. Ике бүлмәдә дүрт кеше. Ярты ел буе хостелда яшәдем. Бүлмәдә 8-9 кеше. Бер ай буе  өч сәер кеше белән яшәдем. Алар көн көн саен сим-карталарын алмаштырып торалар иде. Эшләре серле, кем икәнлекләрен сөйләмәделәр. Өч көн саен хостелга кайталар һәм барыбызны да сыйлыйлар иде. Лидерлары әллә ничә ел төрмәдә утырган: "Өч көн саен акча алам, яртысын хатын белән улыма җибәрәм, яртысын өч көндә рәхәтләнеп туздырам. Чөнки берничә көннән безне тотачаклар", – ди иде.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Байбулатка Батулла улы булу кыенмы? Хәзер аңа ничә яшь? Аның өчен яхшы кино – нәрсә ул? Йөргән кызы бармы? Әтисенең беренче гаиләсендәге балалары белән дусмы? Бу сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 25 февраль көнне чыгачак 8нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ