Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Байбулат Батулланы “ТНТ” телесериалында күрсәтәчәкләр (АУДИО+ВИДЕО)

20 Июнь 2016 1938
Танылган язучы Рабит Батулланың улы Байбулат Батулла “ТНТ”да бара торган “Закон каменных джунглей” сериалында төшкән. Нинди образда уйнаганын һәм кайчан эфирга чыгасын үзеннән сорадык. Тагын бер зур яңалыгы бар: быел ул Мәскәү кино мәктәбен тәмамлый. Бу көннәрдә диплом якларга әзерләнеп йөргән чагы.
– Нихәл, Байбулат?

– Диплом өстендә эшлим.

– Дипломны үзең язасыңмы, әллә акча түләпме?

– (Көлешәбез.) Акчага языдырырга әлегә акча юк. Үзем яздым.

– Темасы нинди соң?

– (Авыр сулап.) Хәзерге вакытта бик сөйлисе килми. Чөнки эшләп бетермичә диплом турында сөйләүдән зур мәгънә юктыр. Чөнки сөйләсәң бертөрле кабул ителер, төшерелеп беткәч икенче төрле. Үз-үземә шаккатам. Чөнки гомердә дә мәхәббәт турында кино төшерермен дип уйламаган идем. Гади генә түгел. Бераз хулиганнарча, абсурдсыз да булмады. Хәзерге вакытта әлеге кинода катнашу өчен кастинг бара.

– “ТНТ” сериалында төшкәнсең дип ишеттем.

– Бу хәл узган елның сентябрендә булды. “Закон каменных джунглей” телесериалына кастингка чакырдылар. Үттем. Зур булмаган бер эпизодта төштем. Ә менә кайчан эфирга чыгачагын әйтә алмыйм. Мин аны һичшиксез сезгә хәбәр итәрмен.

– Сер булмаса, нинди эпизодта төштең?

– Гомеремдә беренче тапкыр татарны уйнамадым. Казанда төрле киноларда, эпизодларда төшкәндә татар егетләрен уйный идем бит. Бу юлы Егор исемле рус егетен уйнадым.

– Башка милләт кешесен уйнау ничек соң?

– Шундый рәхәт. Татар булып уйнарга арыдым инде мин (көлә). Егор булып уйнарга кызык булды.

– Татар булып арыганыңны әтиең белсә?!

– (Көлә.) Аллага шөкер, аның юмор хисе бар. Шуңа күрә ул мине дөрес аңлар.

– Мәскәү ничек соң анда? Ялларны ничек үткәрәсең?

– Ял итәргә вакыт юк. Мәскәүдә иртән уянасың да, робот шикелле эшкә яки укуга чабасың. Төнге сәгать уникедә ятсаң, ул инде зур бәхет. 12дән иртә яткан вакытны мин исемә дә төшерә алмыйм. Барсаң да, кайтсаң да, күп вакыт юлга китә. Монда энергияне бик әйбәтләп кенә ашыйлар. Һәрбер кеше үзе теләгән хыялларына омтыла. Ул яктан Казанны сагынасың. Анда рәхәтрәк, тынычрак. Казанда гаиләң дә яныңда. Тикмәгә генә миңа “Закон каменных джунглей” телесериалында төшәргә язмагандыр. Монда да таш джунгли сыман. Бик зур һәм авыр темп. Ләкин бу темп миңа ошый. Ошамаса, мин монда яшәмәс идем.

– Киләчәккә планнарың нинди: Мәскәүдә калырга телисеңме, әллә исәп Казанга кайтыргамы?

– Башта диплом фильмын төшерик әле. Казаннан китмәдем дә бит мин. Бик еш кайтып йөрим. Мәскәүгә күченгән дигән нәрсә уема да килми. Шуңа Казаннан киттем дип әйтә алмыйм. Гомумән, режиссёрның кайда яшәве артык мөһим түгел. Ул бит проекттан проектка күчеп йөри. Шуңа күрә ул Таиландта бер киносын төшереп, аннан Кытайга китә ала. Планнарга килгәндә исә, Мәскәүдә берникадәр тәҗрибә туплап, кире Казанга кайтырга телим.

Эльза ГАЗИЗОВА
Байбулат Батулланың иҗат җимеше
Телефоннан Байбулат Батулла сөйли
00:00 / 00:00

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ