Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бавырны бөтнек чистарта

9 Апрель 2019 873
Бавыр турысы чәнчеп авыртканда бөтнекле чәй эчәләр. Ул үтне куа, үт куыгының ялкынсынуын бетерә.
Сары авыруы булганда, ашка әрем кушарга кирәк. Андый вакытта тагын мондый төнәтмә әзерлиләр: 100 г кипкән кычытканны 1 литр “Кагор” шәрабына салып 3 атна төнәтәләр. Аннары 15 минут сүлпән утта кайнаталар һәм ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1/4әр стакан эчәләр.

Бавырны, үт куыгын таштан чистарту өчен петрушканың үләне белән тамырын төнәтеп эчәләр.

Бавырдагы ташны чыгару һәм мондый хәлдән саклану өчен, профилактика максатында 1 аш кашыгы каен яфрагын 1 стакан кайнар суга салып 20 минут төнәтәләр. Ашар алдыннан иртә-кич чирек стакан эчәләр. Дәвалану курсы – 10-20 көн.

1 аш кашыгы изелгән укроп орлыгын 1,5 стакан кайнар суга салып төнәтәләр. Көн дәвамында эчеп бетерәләр.

2шәр өлеш бөтнек, укроп орлыгы, әрем һәм 3 өлеш меңьяфрак үләне алалар. 2 чәй кашыгы катнашманы 2 стакан суга салып 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчәләр.

Кукуруз чәкәнен чәй кебек пешерәләр һәм эчәләр. Ярты ел дәвамында дәваланалар.

2 чәй кашыгы календула чәчәген 2 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә яртышар стакан кабул итәләр.

1 чәй кашыгы вакланган тукранбаш тамырын 1 стакан салкын суга салалар. Сүлпән утка куеп, 1 сәгать тоталар. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

15 г дарулы тимер үләнен (вербена лекарственная) 1 стакан суга салып төнәтәләр. Ашап 1 сәгать узгач, 1әр аш кашыгы кабул итәләр.

1 аш кашыгы шалфейны 300 мл кайнар суга салалар. 1 чәй кашыгы бал өстиләр. 1 сәгать төнәтәләр һәм эчәләр.



* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 февраль 2010 № 7
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ