Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Башың авыртса, чәнти бармагыңа массаж яса

22 Октябрь 2019 561
Безнең уч та­банында баш­ка ор­ганнар бе­лән реф­лектор бәй­ләнгән нок­та­лар бар. Әлеге нокталар­га ба­сып, теге яки бу органның эш­чән­легенә йогынты ясарга мөмкин.
1. БАШ БАРМАК
Әлеге ноктага басып, ютәл, сулыш алу кыенлашу кебек проблемаларны чишәргә, шулай ук калкансыман биз эшчәнлеген яхшыртырга була.
2. БАШ БАРМАК
Бу нокта депрессиядән, куркудан коткара, стрессны җиңәргә ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге ноктага массаж ясау баш авырту, ашказаны һәм ашказаны асты бизе авыруларын җиңеләйтә.
3. ИМӘН БАРМАК
Бөер һәм бәвел капчыгында проб­лемалар бар икән, әлеге нокталарга басарга киңәш ителә. Шулай ук бу нокта мускуллар тартышу, арка авырту, теш сызлау һәм сару кайнау кебек проблемаларны да хәл итәргә сәләтле.
4. УРТА БАРМАК
Әлеге нокта бавыр һәм үт куыгы эш­чәнлеген көйли. Әгәр үзегезне ярсыган яки киресенчә кыюсыз итеп тоясыз икән, шушы ноктага басып, кәефегезне яхшырта аласыз. Моннан тыш, бу ноктага массаж ясау кан циркуляциясе һәм күз күремен дә яхшырта.
5. АТСЫЗ БАРМАК
Әлеге ноктага баскалап алу үпкәләр һәм юан эчәк функциясен стимуллаштыра, тире авырулары вакытында хәлне җиңеләйтә.
6. ЧӘНТИ БАРМАК
Бу ноктага массаж ясау йөрәк эшчәнлеге, юан эчәккә йогынты ясый, тамак авырту, сөяк тукымасы авырулары вакытында ярдәм итә. Әгәр күңелегез тыныч булмаса, нәрсәгә дә булса алынырга курыксагыз, чәнти бармагыгызны угалагыз.
7. 7 САНЛЫ НОКТА
Әлеге нокта кандагы шикәр күлә­мен көйли ала.
8. УЧ ТАБАНЫ ҮЗӘГЕ
Бу нокта ашкайнату системасындагы проблемалардан булыша, эч авыртуын басарга сәләтле.
9. УЧ ТАБАНЫНЫҢ ИТЛӘЧ ӨЛЕШЕ
Бу нокта эндокрин система һәм йөрәк эшчәнлеге өчен җаваплы.

***

Язма “Акчарлак” газетасының архив саннарыннан алынды, 18 октябрь 2018 № 41
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ