Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Банктан кредит алганда нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

14 Ноябрь 2016 1101
Еш кына газета укучыларыбыз товар сатып алганда, кредитлар мәсьәләсендә, ОСАГО полисларын рәсмиләштергәндә, түләүле хезмәтләрдән файдаланганда хокуклары бозылудан зарланып мөрәҗәгать итә. Шул уңайдан кулланучыларның хокукларын яклаучы юрист Галимҗан Газизҗан улы Ханов белән әңгәмә кордык.
– Кредитны түләмәгән өчен штраф салу буенча нинди үзгәрешләр бар?

– Яңа закон кредитны түләмәгән өчен штрафларга чикләүләр кертте. Кредитны түләмәгәндә кредит килешүендәге процентларга өстәп пеня исәпләнә. Тик аны күләме еллык 20%тан артырга тиеш түгел. Элек кредит бирүче оешма штрафларны ничек тели, шулай исәпли иде. Яңалыкларның тагын берсе: хәзер заемщик кредит алганнан соң 14 көн эчендә, алган сумманы һәм кулланган көннәр өчен процентларны кайтарып, кредиттан баш тарта ала.

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 17 ноябрь көнне чыгачак 46нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ