Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Банкрот гаилә фермалары

25 Октябрь 2013 1068
Татарстанда бөлгенлеккә чыккан беренче гаилә фермалары барлыкка килә башлады. Аларның күпчелеге Нурлат, Бөгелмә, Әгерҗе, Аксубай һәм Тукай районнарында.
Фермерларның банкротлыкка чыгу сәбәпләре берничә. Бер яктан, алар үзләренең мөмкинлекләрен кирәгеннән артык бәяләп ташлаган. Икенчедән, гаеп муниципаль җитәкчеләрдә. Нәкъ менә алар үз вакытында халыкны буш вәгъдәләр белән ышандырып, гаилә фермалары төзергә чакыра. Тик ахыр чиктә бернинди дә ярдәм күрсәтми. Гаиләләр зур суммада кредитлар ала. Һәм муеннан бурычка бата.
Нурлат районында хәле аеруча мөшкел булган гаилә фермаларының саны өчәү.

Шуларның берсе Курманай авылыннан Хәлил Зәйнуллинныкы. Дәүләт яхшы гына ярдәм вәгъдә иткәч, алар гаилә фермасы төзергә булалар. Кредитларны бөтен гаилә белән җыялар. Хәлил абый үзе банктан 1 миллион 500 мең сум алган, хатыны – 300 мең, улы – 1 миллион, кызы – 700 мең сум. Зәйнуллиннар бүген банкларга 4 кредит буенча ай саен 125 мең сум түләп бара. Терлекләрдән сауган сөт тулысынча шунда китә. Үзләренә бер тиен калмый. Гаилә фермасының кырыс арифметикасы шундый. Муеннан бурычка батып ферма төзисең һәм... сөт, ит сатып шушы кредитларны түләп барасың.

Болай булыр дип кем уйлаган... Хәер, мондый борылышка Хәлил абый үзенең әзер булганын әйтте. Аны башка нәрсә борчый. Район администрациясе ферма төзегәндә Зәйнуллиннарга подрядчы оешма буларак “Перспектива” төзелеш компаниясен тәкъдим итә. Терлекчелек корылмасы төзелеп беткәч, акчаның бер өлешен Зәйнуллиннар подрядчыга түли. Ә калган 3 миллион 200 мең сум бурыч һавада эленеп кала. Нәтиҗәдә, “Перспектива” фермерны судка бирә. Приставлар әле күптән түгел Зәйнуллиннарның машинасын алып киткән. Милеккә арест салынган. “Без район хакимияте ярдәменә өметләнгән идек”, – ди Хәлил абый. Гаилә фермасын төзегәндә авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район һәм фермер арасында өч яклы килешү имзалана. Аның буенча һәр як үз өстенә йөкләмәләр ала. Дәүләт, мәсәлән, терлек корылмасын төзегәндә һәр фермерга 1 миллион сум субсидия түли. Моңа өстәп, һәр хуҗалыкка республика бюджетыннан асфальт юл да сузылырга тиеш була...

Дөрес, Хәлил Зәйнуллин 1 миллион субсидиясен алган. Ләкин килешү буенча, фермерларга район да булышырга тиеш. Бу ярдәм, килешү буенча, ферма бәясенең 30%ыннан да ким булмаска тиеш. Зәйнуллиннар мисалында сумма якынча 1 миллион килеп чыга. Нурлат хакимияте бу ярдәмне күрсәткәнме соң? Дөрес, кәгазьдә Зәйнуллиннарга 500 мең сумлык щебенка китерелә, 140 мең сумга су скважинасы бораулана, 162 мең сумга койма тотыла. Моннан тыш, 200 мең сум транспорт чыгымнарын да фермер өстенә язганнар. Чынбарлыкта исә бу әйберләрнең берсе дә эшләнми. Аның каравы, Хәлил абыйга узган ел район хакимиятеннән чиновниклар килеп, 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтү турындагы документка кул куйдырып киткән.
Биккол авылында яшәүче фермер Айрат Хәлиуллинның хәле Зәйнуллиннардан күпкә авыррак. Терлек корылмасын аңа шул ук “Перспектива” төзегән. Фермерның акчасы булмагач, подрядчы Айратны банклардан кредит алырга мәҗбүр иткән. Ул хәзер ай саен 140 мең сум түләп барырга тиеш. Менә инде 4 ай Хәлиуллиннар бу сумманы түли алмый. Приставлар Айратны машинасыз калдыра, ферма да буш. Сыерларны китергән оешма үз вакытында акча түләнмәгәч, малларны кире алып китә. Ә Нурлат районы хакимияте фермер Хәлиуллиннарның бөлгенлеккә чыгуын читтән тыныч кына күзәтеп тору тактикасын сайлый...

Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин фермер Хәлиуллин һәм Зәйнуллиннарның бөлгенлеккә чыгу сәбәбен аларның үзләрендә дип белдерде. Кемдер тырышкан, ә кемдер бары тик дәүләт ярдәменә генә өметләнеп тик ята, – ди ул. Ислам әфәнде конфликтта район хакимиятенең катнашы юклыгын аңлатырга тырыша. Имештер, низаг фермер һәм подрядчы оешма арасында гына бара.

Нурлат районы түрәләренең акланырга башка сәбәбе дә бар. Күптән түгел ра-йонда хакимият башлыгы алышынды. Наил Шәрәпов урынында хәзер Равил Кузюров. Яңа җитәкче, имештер, бурычка баткан фермерларның һәркайсына килеп, ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйткән. “Бөтен өмет хәзер Кузюровта, бәлки ул безнең авыр хәлне җиңеләйтер”, – ди Айрат Хәлиуллин. Нәтиҗә булмаса, Нурлат фермерлары Президентка ачык хат язарга җыена.

Республикада гаилә фермалары буенча проблемалар кискенләшкән икенче район – Питрәч. Быел монда сафка басарга тиешле 4 гаилә фермасының ачылышы билгесез вакытка кичектерелә. Ступин, Рязанов, Шакиров һәм Идиятуллиннар кредит һәм бер үк вакытта дәүләттән субсидия алып, терлекчелек корылмаларын төзегән. Тик алар буш. Фермерларның терлек сатып алырга акчалары юк. Банклар яңа кредит бирми.

Гаилә фермаларының берсе Андрей Ступинныкы. Башлангыч чорда ул ат үрчетергә уйлаган. Соңрак бу уеннан кире кайткан. Атлар артык кыйммәткә төшә. Хәзер Ступин мөгезле эре терлек алып симертергә ниятли. Ферманы терлек белән тутыру өчен аңа хәзер якынча 1 миллион сум акча кирәк.

Званка авылындагы гаилә фермаларына юл юк. Биредә тоташ сазлык. Ступинга терлек сатып алмыйча асфальт юл вәгъдә итмиләр. Фермер моны аңлый. Республикада бит 2010 елда ук ачылган гаилә фермаларына да яхшы юл әле һаман килеп җитә алмый. Бүген Татарстандагы заманча 500 гаилә фермасының 229ына юл юк. Кайчан булачагы да билгесез. Универсиададан соң бюджетта акча кытлыгы. Гаилә фермалары кайгысы түгел.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ